Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 5:15

[1] Шушы хәлләрдән соњ Тибериас дињгезе буенда Гайсә шәкертләренә янә күренде. Аныњ күренүе болай булды:

[2] Шимун Петер, Игезәк кушаматлы Томас, Гәлиләядәге Кәна шәћәреннән Натанаил, Зебедәй уллары ћәм Гайсәнењ тагын ике шәкерте бергә иделәр.

[3] Шимун Петер: – Балык тотарга барам, – дигәч, калган шәкертләр ања: – Без дә синењ белән барабыз, – диделәр. Алар кѳймәгә утырып, йѳзеп киттеләр, әмма ул тѳнне ћичнәрсә тота алмадылар.

[4] Тањ атканда яр буенда Гайсә басып тора иде, әмма шәкертләре Аныњ Гайсә икәнен танымадылар.

[5] Гайсә аларга: – Егетләр! Сезнењ ашарга берәр нәрсәгез бармы? – диде. Алар Ања: – Юк, – дип җавап бирделәр.

[6] Ул аларга: – Ятьмәне кѳймәнењ уњ ягына салыгыз, тотарсыз, – диде. Алар шулай иттеләр ћәм эләккән балыкныњ күплегеннән ятьмәне тартып чыгара алмадылар.

[7] Шунда Гайсәнењ яраткан шәкерте Петергә: – Бу – Раббы, – диде. «Бу – Раббы», – дигәнне ишеткәч, Шимун Петер, ѳс киемен киеп (ул чишенгән иде), суга сикерде.

[8] Ярдан йѳз кырык аршын чамасы гына ераклыкта булган башка шәкертләр, кѳймә белән килеп, балык белән тулган ятьмәне сѳйрәп ярга алып чыктылар.

[9] Ярга чыккач, алар икмәкне ћәм учакта яткан балыкны күрделәр.

[10] Гайсә аларга: – Тоткан балыкларыгызныњ беразын монда алып килегез, – диде.

[11] Шимун Петер зур балыклар белән тулган ятьмәне ѳстерәп җиргә чыгарды. Анда йѳз илле ѳч балык бар иде. Балыкныњ шундый күп булуына да карамастан ятьмә ертылмады.

[12] Гайсә аларга: – Ашарга килегез, – диде. Шәкертләрнењ берсе дә: «Син кем?» – дип сорарга батырчылык итмәде, чѳнки алар Аныњ Раббы икәнен белделәр.

[13] Гайсә якынрак килеп икмәкне алды ћәм аларга ѳләште, шулай ук балыкны да алып аларга бирде.

[14] Бу инде Гайсәнењ, үледән терелтелгәннән соњ, шәкертләренә ѳченче тапкыр күренүе иде.

[15] Ашаганнан соњ Гайсә Шимун Петердән: – Яхъя улы Шимун! Син Мине башка шәкертләремә караганда күбрәк яратасыњмы? – дип сорады. Петер Ања: – Әйе, Раббым! Син минем яратуымны беләсењ, – дип җавап бирде. Гайсә ања: – Минем бәрәннәремне кѳт, – диде.

[16] Гайсә икенче мәртәбә: – Яхъя улы Шимун! Син Мине яратасыњмы? – дип сорады. Петер Ања: – Әйе, Раббым! Син минем яратуымны беләсењ, – дип җавап бирде. – Минем сарыкларыма кѳтүче бул, – диде.

[17] Өченче мәртәбә Ул аннан: – Яхъя улы Шимун! Син Мине яратасыњмы? – дип сорады. Петер, Аныњ: «Син Мине яратасыњмы?» – дип, ѳченче мәртәбә соравына кѳенеп, Ања: – Раббым! Син бѳтенесен беләсењ. Син яратуымны да беләсењ, – дип җавап бирде. Гайсә ања: – Минем сарыкларымны кѳт, – диде. –

[18] Сиња хак сүз әйтәм: син яшь чакта үзењне-үзењ билбаулап, теләгән җирењә бара идењ. Ә картайгач, кулларыњны сузарсыњ, ћәм башка берәү, сине билбаулап, теләмәгән җирењә алып барыр.

[19] Ул бу сүзләрне Петернењ нинди үлем белән Аллаћыны данлаячагын белдереп әйтте. Шуннан соњ Гайсә ања: – Минем артымнан бар, – диде.

[20] Шул вакыт Петер, артына әйләнеп карагач, артларыннан Гайсәнењ яраткан шәкерте килүен күрде. Бу – кичке аш вакытында Гайсәнењ күкрәгенә терәлеп диярлек утырган, «Раббым! Сиња кем хыянәт итәчәк?» – дип сораган шәкерт иде.

[21] Петер, аны күргәч, Гайсәдән: – Раббым! Аныњ белән нәрсә булачак? – дип сорады.

[22] Гайсә ања: – Мин килгәнгә кадәр аныњ яшәвен теләсәм дә, анда синењ ни эшењ бар? Син Минем артымнан бар, – диде.

[23] Шуња күрә кардәшләр арасында: «Ул шәкерт үлмәячәк», – дигән сүз таралды. Әмма Гайсә: «Үлмәячәк», – димәде, ә: «Мин килгәнгә кадәр аныњ яшәвен теләсәм дә, анда синењ ни эшењ бар?» – диде.

[24] Бу вакыйгаларга шаћитлек биреп, бу сүзләрне язган шәкерт – шул шәкерт була. Без аныњ шаћитлегенењ хак икәнен беләбез.

[25] Гайсә болардан башка да күп эшләр башкарды. Аларныњ ћәммәсе турында да язылса, язылган китаплар дѳньяга сыймас иде дип уйлыйм. 1

Яхъя Бәян Иткән Яхшы Хәбәр — Chapters