Skip to content
Opens in a new window

[1] И исраилиләр, тыңлагыз! Бүген сез, Үрдүн елгасын кичеп, шәһәрләре зур, ныгытмалары күккә кадәр ашкан, сездән күбрәк, көчлерәк халыкларның җирләрен яулап алырга барасыз.

[2] Анда озын буйлы, көчле халык – анакыймнар яши. «Берәү дә анакыймнарга каршы тора алмый», – дип әйткәнне ишеткәнегез бар инде.

[3] Тик белеп торыгыз: Раббы Аллагыз, елганы сездән алда кичеп, яндырып юк итүче ут кебек, алдыгыздан барыр. Сез һөҗүм итеп алга барганда, Раббы бу халыкларны буйсындырыр һәм кырып бетерер; Ул сезгә вәгъдә иткәнчә, сез аларны бик тиз куып таратырсыз һәм юк кылырсыз.

[4] Раббы Аллагыз бу халыкларны күз алдыгыздан кугач, эчегездән: «Без тугры халык булганга күрә, Раббы безне бу җиргә китерде», – дип уйламагыз. Раббы аларны, явыз булганнары өчен, күз алдыгыздан куар.

[5] Дөрес яшәгән, күңелегез тугры булган өчен түгел, ә бәлки Раббы Аллагыз ул халыкларны явызлыклары өчен күз алдыгыздан куган һәм ата-бабаларыгызга – Ибраһимга, Исхакка, Ягъкубка биргән антын үтәр өчен, аларның җирен алырга киләсез.

[6] Шуңа күрә белеп торыгыз: Раббы Аллагыз бу бәрәкәтле җирне сезгә тугры булганыгыз өчен биләргә бирми, чөнки сез бик кире халык.

[7] Раббы Аллагызны чүлдә ничек ярсытканыгызны онытмагыз, исегезгә төшерегез: Мисыр җиреннән чыккан көннән алып, шушы урынга килеп җиткәнче, сез Раббыга гел карышып тордыгыз.

[8] Хореб тавында сез Раббыны шул дәрәҗәдә ярсыттыгыз ки, Ул ачуыннан сезне юк итәргә әзер иде.

[9] Раббы сезнең белән төзегән килешүнең сүзләре язылган таш такталарны алырга дип тауга менгәч, мин анда кырык көн, кырык төн ашамый-эчми тордым,

[10] һәм Раббы миңа анда Үз кулы белән язган ике таш такта бирде: бу таш такталарда сез барыгыз бергә җыелган көнне тауда ут-ялкын эченнән Раббы сөйләгән сүзләр язылган иде.

[11] Кырык көн һәм кырык төн үткәч, Раббы миңа Килешү язылган шул ике таш тактаны бирде.

[12] Аннары болай диде: «Бар, тизрәк аска төш, чөнки Мисырдан алып чыккан халкың бозылды; Мин кушкан юлдан тиз тайпылды алар: үзләре өчен, коеп, сын ясадылар».

[13] Раббы миңа тагын: «Күреп торам: бу халык, чыннан да, бик үҗәт.

[14] Туктатма Мине, Мин аларны кырып бетерәм, җир йөзеннән исемнәрен юк итәм; ә синнән алардан да көчлерәк һәм ишлерәк халык булдырам», – диде.

[15] Мин, ике таш тактаны кулыма алып, таудан төшеп киттем. Тау ул чакта ялкынланып яна иде.

[16] Карасам, Раббы Аллагызга каршы гөнаһ кылгансыз: үзегезгә, коеп, үгез бозау сыны ясагансыз. Раббы кушкан юлдан бигрәк тиз тайпылгансыз!

[17] Кулымдагы ике таш тактаны күз алдыгызда җиргә атып бәрдем, һәм алар чәлпәрәмә килеп ватылды.

[18] Сезнең барлык гөнаһларыгыз өчен, Раббы каршында явызлыклар кылып Аны ачуландырганыгыз өчен, элеккеге кебек кырык көн, кырык төн ашамый-эчми Раббы алдында җиргә капланган килеш тордым.

[19] Раббының нәфрәтеннән һәм ярсуыннан курыктым мин, чөнки Ул сезне юк итәргә теләде. Әмма Раббы мине бу юлы да тыңлады.

[20] Һарунга бик каты ачуы килеп, Раббы аны да юк итәргә теләде, мин ул вакытта Һарун өчен дә ялвардым.

[21] Ясаган гөнаһлы әйберегезне – үгез бозауны алдым да утка салдым, аннары ваттым, тузан хәленә килгәнче ваклап, таудан агып төшкән инешкә сибеп җибәрдем.

[22] Сез Раббыны Табыгырада да, Массаһта да, Кыйбрут-Һаттавада да ярсыттыгыз.

[23] Раббы, сезне Кадыш-Барниадан җибәргәндә: «Барыгыз, Мин сезгә бирәсе җирне үзегезгә алыгыз», – дип әйтте, ләкин сез Раббы Аллагызның кушканына каршы килдегез, Аңа ышанмадыгыз, сүзен тыңламадыгыз.

[24] Мин сезне белә башлаган көннән бирле Раббыга гел карышып тордыгыз.

[25] Мин Раббы каршында кырык көн, кырык төн җиргә капланган килеш тордым, чөнки Ул сезне юк итәргә теләде.

[26] Раббыга ялварып, мин: «И Хуҗам-Раббым, бөеклегең белән коткарган, кодрәтле кулың белән Мисырдан алып чыккан Үз халкыңны, Үз биләмәңне юк итмә, – дидем. –

[27] Колларың Ибраһим, Исхак, Ягъкубны исеңә төшер; бу халыкның үҗәтлегенә, яманлыгына, гөнаһына карама.

[28] Югыйсә Син безне алып чыккан җирдә яшәүчеләр: „Раббы аларны Үзе вәгъдә иткән җиргә алып килә алмады, аларга нәфрәтләнгәнгә күрә, чүлдә үтерер өчен, моннан алып чыгып китте“, – диярләр.

[29] Ә алар – Үзеңнең бөек көч-кодрәтең белән Мисыр җиреннән алып чыккан Үз халкың, Үз биләмәң».

Канун — Chapters