[1] Мин бүген сезгә ирештергән барлык әмерләрне төгәл үтәгез, шул чагында исән-имин яшәрсез, ишәерсез, Раббы, ант эчеп, ата-бабаларыгызга вәгъдә иткән җиргә керерсез һәм аны биләрсез.
[2] Шуны онытмагыз: Раббы Аллагызның әмерләрен йөрәгегездә сакларсызмы, юкмы икәнен белер өчен, Ул сезне кырык ел буе чүл буйлап озын юллардан йөртеп тәрбияләде һәм сынады.
[3] Ул сезне ач тотып басынкылатты, ә аннан соң сез дә, ата-бабаларыгыз да татып карамаган манна ашатты. Шуның белән Ул сезгә адәмнең икмәк белән генә түгел, ә бәлки Раббы әйткән һәр сүз белән яшәвен күрсәтте.
[4] Шушы кырык ел буена киемегез дә тузмады, аягыгыз да шешмәде.
[5] Исегездә тотыгыз: ата үз баласына нәсыйхәт биреп ялгышларын төзәткән сыман, Раббы Аллагыз да сезне шулай өйрәтә.
[6] Шуңа күрә, Раббы Аллагыз юлыннан барып, Аңардан куркып, Аны хөрмәтләгез, Аның әмерләрен үтәгез.
[7] Раббы Аллагыз сезне бәрәкәтле җиргә алып бара. Анда елгалар һәм чишмәләр бар, калкулыклардан, үзәнле җирдән агып чыккан сулар,
[8] бодай һәм арпа, йөзем куаклары, инҗир, анар агачлары, зәйтүн мае бирә торган агачлар һәм бал бар,
[9] туйганчы ашарга ризык, нәрсә кирәк булса, шул бар; җирендәге ташлардан – тимер, ә тауларыннан бакыр чыгарып була.
[10] Ашап туйгач, сезгә биргән шушы бәрәкәтле җир өчен Раббы Аллагызга рәхмәтегезне әйтегез.
[11] Карагыз аны, Раббының бүген минем аша сезгә ирештергән әмерләрен, кануннарын һәм кагыйдәләрен үтәмәүдән, Раббы Аллагызны онытудан сакланыгыз!
[12] Сезнең туйганчы ашарга ризыгыгыз булганда, яхшы йортлар төзеп, шунда яшәгәндә,
[13] күпләгән эре һәм вак терлегегез, алтын-көмешегез һәм башка мал-мөлкәтегез җитәрлек булганда,
[14] карагыз аны, һаваланып китеп, сезне Мисырдан, коллык җиреннән алып чыккан Раббы Аллагызны исегездән чыгармагыз.
[15] Ул сезне агулы еланнар һәм чаяннар булган зур, коточкыч чүлдән алып барды, сезгә коргаксыган, сусыз җирдә кыя таштан су чыгарып эчертте,
[16] шул чүлдә ата-бабаларыгыз белмәгән манна ашатты. Сезне буйсындырыр һәм сынар, ә соңыннан сезгә игелек кылыр өчен, шулай эшләде Ул.
[17] «Бу байлыкны мин үз кулларым, үз көчем белән булдырдым», – дип уйламагыз.
[18] Раббы Аллагызны күңелегездә тотыгыз, чөнки Ул сезгә байлык булдыру өчен көч бирә. Ата-бабаларыгыз белән беркеткән антлы килешүне Ул, шул рәвешле, бүгенгәчә үтәп килә.
[19] Әгәр инде Раббы Аллагызны онытып, башка илаһларга ияреп, аларга табына һәм баш иясез икән, бүген сезне бик каты кисәтеп куям: һичшиксез, һәлак булачаксыз!
[20] Раббы Аллагызның сүзенә колак салмасагыз, Ул, сезнең күз алдыгыздан башка халыкларны юк иткән кебек, сезне дә юк итәр.