[1] Муса белән Исраил өлкәннәре халыкка: – Бүген мин сезгә биргән барча әмерләрне төгәл үтәгез, – диде. –
[2] Үрдүн елгасын кичеп, Раббы Аллагыз сезгә бирәсе җиргә кергән көнне үк зур ташлар бастырып куегыз һәм аларны акшарлагыз.
[3] Үрдүн елгасын кичеп, ата-бабаларыгызның Раббы Алласы сезгә бирергә вәгъдә иткән, сөт вә бал агып торган җиргә кергәннән соң, шул ташларга Канунның бөтен сүзләрен языгыз.
[4] Үрдүнне кичкәч, бүген мин сезгә кушканча, ул ташларны Эвал тавына бастырып куегыз да акшарлагыз.
[5] Анда Раббы Аллагызга мәзбәх ясагыз. Аны ташлардан, тимер кораллар кулланмыйча эшләгез.
[6] Раббы Аллагызның мәзбәхен шомартылмаган тоташ ташлардан ясагыз һәм шунда Раббы Аллагызга тулаем яндыру корбаннары китерегез.
[7] Татулык корбаннарын да шунда китерегез, корбан итен ашагыз һәм Раббы Аллагыз каршында куаныгыз.
[8] Канунның бөтен сүзләрен аңлаешлы, ачык итеп ташларга языгыз.
[9] Муса белән левиләрдән булган руханилар Исраил халкына болай диделәр: – Исраил халкы! Игътибар белән тыңлагыз: сез бүген Раббы Аллагызның халкы булдыгыз.
[10] Шулай итеп, Раббы Аллагызга буйсыныгыз, Аның бүген сезгә ирештергән боерыкларын, кагыйдәләрен үтәгез.
[11] Муса ул көнне халыкка шундый боерык бирде:
[12] – Сез Үрдүнне кичкәч, халыкка фатиха бирер өчен, Шимун, Леви, Яһүдә, Исәсхәр, Йосыф һәм Беньямин ыруглары Гәризим тавына менеп бассыннар.
[13] Ә халыкка ләгънәт-каргыш әйтер өчен, Рубин, Гәд, Ашер, Зәбулун, Дан һәм Нәптали ыруглары Эвал тавында басып торсыннар.
[14] Левиләр көчле тавыш белән бөтен Исраил халкына болай дисеннәр:
[15] «Уеп яки коеп потлар ясаган, аны яшереп тоткан кешегә – ләгънәт-каргыш! Осталар кулы ясаган мондый потлар Раббыга җирәнгеч». Бөтен халык: «Амин!» – дип җавап бирсен.
[16] «Анасын яки атасын хөрмәтләмәгән, аларга каршы сүз әйткән кешегә – ләгънәт-каргыш!» Бөтен халык: «Амин!» – дисен.
[17] «Күршесенең ызан ташын күчергән кешегә – ләгънәт-каргыш!» Бөтен халык: «Амин!» – дисен.
[18] «Сукырны юлыннан адаштырган кешегә – ләгънәт-каргыш!» Бөтен халык: «Амин!» – дисен.
[19] «Килмешәкне, ятимне яки тол хатынны үз хокукларыннан мәхрүм иткән кешегә – ләгънәт-каргыш!» Бөтен халык: «Амин!» – дисен.
[20] «Атасының хатыны белән якынлык кылган кешегә – ләгънәт-каргыш, чөнки ул үзенең атасын хурлыйдыр». Бөтен халык: «Амин!» – дисен.
[21] «Нинди дә булса хайван белән якынлык кылган кешегә – ләгънәт-каргыш!» Бөтен халык: «Амин!» – дисен.
[22] «Бертуган кыз кардәше, анасыннан яки атасыннан туган кыз кардәше белән якынлык кылган кешегә – ләгънәт-каргыш!» Бөтен халык: «Амин!» – дисен.
[23] «Хатынының анасы белән якынлык кылган кешегә – ләгънәт-каргыш!» Бөтен халык: «Амин!» – дисен.
[24] «Кемне дә булса яшертен үтергән кешегә – ләгънәт-каргыш!» Бөтен халык: «Амин!» – дисен.
[25] «Гаепсез адәмнең җанын кыяр өчен акча алган кешегә – ләгънәт-каргыш!» Бөтен халык: «Амин!» – дисен.
[26] «Бу Канунның сүзләрен үтәмәгән, Канун кушканча эшләмәгән кешегә – ләгънәт-каргыш!» Бөтен халык: «Амин!» – дисен.