Skip to content
Opens in a new window

[1] Абиб аенда, Раббы Аллагызны олылап, Котылу бәйрәме үткәрегез, чөнки шул айда Раббы Аллагыз төнлә белән сезне Мисырдан алып чыкты.

[2] Раббы Үз исеме өчен сайлаган урында Котылу бәйрәме хөрмәтенә, Раббы Аллагызга корбан итеп, вак һәм эре терлектән хайван чалыгыз.

[3] Аны ачыга пешкән икмәк белән ашамагыз. Сез Мисырдан бик ашыгыч чыгып киттегез, шунлыктан, Мисыр җиреннән чыгып киткән көнегезне гомер буе исегездә тоту өчен, җиде көн дәвамында төче камырдан пешкән икмәк – «хәсрәт икмәге» ашагыз.

[4] Җиде көн дәвамында бөтен илегездә сезнең берегездә дә ачыткы булмасын, беренче көнне кичен корбанга чалган иттән иртәнгә бернәрсә дә калырга тиеш түгел.

[5] Котылу бәйрәме корбанын сез Раббы Аллагыз сезгә яшәр өчен бирә торган шәһәрләрнең теләсә кайсында чалырга тиеш түгел,

[6] сез аны Раббы Аллагыз Үз исеме өчен сайлаган урында гына чалыгыз. Котылу бәйрәме корбанын сез нәкъ Мисырдан чыгып киткән вакытта – кичен кояш батканда чалыгыз.

[7] Корбан итен Раббы Аллагыз сайлаган урында пешереп ашагыз, иртәгесен исә чатырларыгызга кайтыгыз.

[8] Алты көн дәвамында төчегә пешкән икмәк ашагыз, ә җиденче көндә Раббы Аллагызны хөрмәтләргә җыелыгыз. Бу көнне сез эшләргә тиеш түгел.

[9] Иген ура башлаган көннән җиде атнаны санап куегыз.

[10] Шул җиде атнадан соң Раббы Аллагыз хөрмәтенә Атналар бәйрәме үткәрегез, Раббы Аллагызның сезгә биргән фатихасына карап, ихтыяри бүләкләр китерегез.

[11] Раббы Аллагызның каршына килеп, угыл-кызларыгыз, ир-ат вә хатын-кыз колларыгыз, сезнең белән бергә яшәгән левиләр, арагыздагы килмешәкләр, ятимнәр һәм толлар белән бергә Раббы Аллагыз Үз исеме өчен сайлаган урында күңел ачыгыз.

[12] Мисырда кол булганыгызны хәтерегездән чыгармагыз, бу кагыйдәләрне төгәл үтәгез.

[13] Икмәгегез җыелып сугылгач, йөзем сулары сыгылгач, җиде көн буе Чатырлар бәйрәме үткәрегез;

[14] һәм угыл-кызларыгыз, ир-ат вә хатын-кыз колларыгыз, сезнең белән бергә яшәгән левиләр, килмешәкләр, ятимнәр, толлар белән бергә күңел ачыгыз.

[15] Раббы Аллагыз бөтен уңышыгызга һәм эшләрегезгә фатихасын биргәнгә, Раббы Аллагыз хөрмәтенә Ул сайлаган урында җиде көн дәвамында шатланып бәйрәм итегез.

[16] Елга өч мәртәбә барлык ирләр Раббы Аллагыз каршына, Ул сайлаган урынга килергә тиешләр: Төче күмәч бәйрәменә, Атналар бәйрәменә һәм Чатырлар бәйрәменә. Раббы каршына берәү дә буш кул белән килмәсен.

[17] Раббы Аллагызның сезгә биргән фатихасына карап, һәркайсыгыз бүләген китерсен.

[18] Раббы Аллагыз сезгә бирәчәк бар урында, халыкны гадел хөкем итсеннәр өчен, һәр ыругка хөкемчеләр һәм җитәкчеләр куегыз.

[19] Гаделлекне бозмагыз, кемнең кем булуына карап хөкем итмәгез, ришвәт алмагыз, чөнки ришвәт акыллыларның күзен томалый, гаепсезләрне харап итә.

[20] Гаделлеккә, бары тик гаделлеккә омтылыгыз. Шулай эшләсәгез – яшәрсез һәм Раббы Аллагыз сезгә бирәсе җирне үзегезгә алырсыз.

[21] Раббы Аллагызның мәзбәхе янына, алиһә Аширәгә атап, бернинди агач баганалар утыртмагыз.

[22] Шулай ук таш баганалар да куймагыз, чөнки Раббы Аллагыз моңа нәфрәт белән карый.

Канун — Chapters