[1] Кардәшеңнең адашып йөргән үгезен яки сарыгын күрсәң, аларны калдырып китмә, хуҗасына кайтарып бир.
[2] Әгәр инде хуҗасы синнән ерак яшәсә, яки син аны белмәсәң, ул вакытта хайванны йортыңа алып кайт һәм үзеңдә тот. Хуҗасы эзләп килгәч, хайванны аңа кайтар.
[3] Кардәшең югалтып, син тапкан ишәк белән дә, кием-салым һәм башка әйберләр белән дә нәкъ шулай эшлә; аңа ярдәм итүдән баш тартма.
[4] Кардәшеңнең юлда егылган ишәген яки үгезен күрсәң, аны калдырып китмә, торгызырга ярдәм ит.
[5] Хатын-кыз – ирләр кебек, ә ирләр хатын-кыз кебек киенмәсеннәр, шулай эшләүче һәркем Раббы Аллагызга җирәнгеч.
[6] Юлың өстендә агачта яки җирдә кош оясын очратып, анда анасы белән кош балаларын йә йомырка өстендә утырган кошны күрсәң, анасын балалары белән бергә алма.
[7] Кошчыкларын үзеңә алсаң да, әнкәләрен иреккә җибәр; шулай эшләсәң, сиңа яхшы булыр, һәм син озак яшәрсең.
[8] Яңа йорт төзегәндә, түбә кырыена саклагыч такта куй: берәрсе шуннан егылып төшеп үлсә, гаебең булмас.
[9] Үзеңнең йөзем бакчаңа тагын берәр төрле орлык чәчмә, югыйсә чәчкән орлыгың уңышыннан да, йөзем уңышыннан да файдалану хокукын югалтырсың.
[10] Үгез белән ишәкне бер камытка җигеп сөрмә.
[11] Йон белән җитен бергә кушып тукылган кием кимә.
[12] Төренә торган япанчаңның дүрт почмагына чуклар тегеп куй.
[13] Әгәр берәүнең, өйләнеп, хатыны белән якынлык кылганнан соң, аңардан күңеле кайтса,
[14] һәм хатынын нахакка гаепләп ул: «Мин, өйләнеп, аның белән якынлык кылдым, ә ул кыз түгел иде», – дип, начар хәбәр таратса,
[15] ул вакытта кызның әти-әнисе, шәһәр капкасына килеп, шәһәр өлкәннәренә кызның саф булуын исбатлаучы әйбер китерсеннәр.
[16] Кызның әтисе өлкәннәргә: «Мин кызымны бу кешегә хатынлыкка бирдем, ә хәзер аның кызымнан күңеле кайтты.
[17] Аны нахакка гаепләп: „Аның кыз булмавын белдем“, – ди ул, тик менә кызның сафлыгын исбатлаучы әйбер», – дип, әти-әнисе шәһәр өлкәннәренә җәймәне күрсәтсен.
[18] Шунда ул шәһәрнең өлкәннәре бу кешегә җәза бирсеннәр
[19] һәм, Исраил кызы турында начар хәбәр тараткан өчен, кызның атасына йөз данә көмеш түләтсеннәр. Кыз исә аның хатыны булып кала, һәм бу кеше гомере буе аны аерып җибәрә алмый.
[20] Әгәр инде ирнең сүзе дөрескә чыгып, хатынның сафлыгын исбатлаучы әйбер булмаса,
[21] ул вакытта әлеге хатынны атасы йортының ишегенә китерсеннәр, һәм шәһәр ирләре аны таш атып үтерсеннәр, чөнки, атасы йортында фәхешлек итеп, Исраилдә оят эш эшләгән ул. Үзегезнең арадан явызлыкны шулай юк итегез.
[22] Әгәр берәр ирнең башка ир хатыны белән йоклавы ачыкланса, ул вакытта икесе дә – хатын белән якынлык кылган ир дә, хатын да үтерелсен. Исраилдән явызлыкны шулай юк итегез.
[23] Әгәр берәр ир, башка кешегә ярәшелгән кызны шәһәрдә очратып, аның белән ятып якынлык кылса,
[24] ул вакытта аларның икесен дә шул шәһәрнең капкасы янына китерегез һәм таш атып үтерегез: кызны, шәһәрдә булып та, ярдәмгә кеше чакырмаган, ә ирне – икенче кешегә ярәшелгән кызны хур иткәне өчен. Үзегезнең арадан явызлыкны шулай юк итегез.
[25] Әгәр берәр ир икенче кешегә ярәшелгән кызны кырда очратса һәм, тотып алып, аны көчләсә, ул вакытта көчләгән ир генә үтерелергә тиеш.
[26] Ә кызга берни дә эшләмәгез – кызда үлем җәзасына хөкем ителерлек гөнаһ юк: кем дә булса икенче берәүгә ташланып үтергән кебектер бу эш.
[27] Чөнки ир аны кырда очраткан: кыз, бәлки, кычкыргандыр да, әмма ярдәмгә килергә һичкем булмаган.
[28] Әгәр берәр ир ярәшелмәгән кызны очратса, аны тотып алып көчләсә, һәм моны башкалар күрсәләр,
[29] көчләгән ир әлеге кызның атасына илле данә көмеш бирсен һәм кызга өйләнсен. Кызны хур иткәнгә күрә, ир аны гомере буена аерып җибәрә алмый.
[30] Берәү дә, атасының хатынына өйләнеп, атасының ятагын хур итәргә тиеш түгел.