[1] Күкәйлеге сытылган яки җенес әгъзасы киселгән бер генә кеше дә Раббы халкы исәбенә керә алмый.
[2] Раббы халкы исәбенә уйнаштан туган кеше дә, хәтта унынчы буынга кадәр аның нәсел варислары да керә алмый.
[3] Аммони вә мәабиләрдән берәү дә, хәтта аларның нәсел варислары да унынчы буынга кадәр беркайчан Раббы халкы исәбенә керергә тиеш түгел,
[4] чөнки Мисырдан чыгып килгән чагыгызда алар сезне икмәк вә су белән каршы алмадылар, Арам-Наһараимдәге Петор шәһәреннән булган Бигур углы Билгамны сезне каргарга ялладылар.
[5] Әмма Раббы Аллагыз Билгам сүзләренә колак салырга теләмәде һәм аның каргышын фатихага әверелдерде, чөнки Раббы Аллагыз сезне ярата.
[6] Шуңа күрә үзегез исән чакта аларга тынычлык һәм иминлек китерердәй берни дә эшләмәгез.
[7] Эдомиләрдән йөз чөермәгез, чөнки алар сезнең кардәшләрегез; мисырлылардан да йөз чөермәгез, чөнки сез, килмешәкләр булып, алар җирендә яшәдегез.
[8] Шушы халыкларның өченче буында туган балалары Раббы халкы исәбенә керә алалар.
[9] Дошманнарыгыз каршында стан булып торганда, һәртөрле шакшыдан сакланыгыз.
[10] Әгәр кем дә булса төнлә нәҗесләнсә, бу кеше гаскәр урнашкан станнан читкә китәргә һәм анда кабат керергә тиеш түгел.
[11] Кич җиткәч, ул юынсын, ә кояш баеганнан соң, станга керсен.
[12] Гаскәр урнашкан станнан читтә хаҗәтегезне үтәр өчен бер урыныгыз булсын.
[13] Коралыгыздан тыш, кечкенә көрәгегез булырга тиеш: хаҗәтегезне үтәгәч, шуның белән чокыр казыгыз да шакшыгызны күмеп куегыз.
[14] Раббы Аллагыз сезне саклар һәм, дошманыгызны сезнең кулга тапшырыр өчен, гаскәрегез урнашкан тирәдә йөрер, шуңа күрә Ул сездә бернинди дә шакшылык күрмәсен. Аның күңеле сездән кайтмасын өчен, гаскәрегез тукталган урын чиста булырга тиеш.
[15] Хуҗасыннан качып, сезгә сыенган колны кире хуҗасына кайтарып бирмәгез.
[16] Яшисе урынын ул үзе сайлап алсын. Шәһәрләрегезнең берәрсендә сезнең арада яшәгәндә, аны кыерсытмагыз.
[17] Исраил хатын-кызларының һәм ир-атларының берсе дә фәхешлек белән шөгыльләнергә тиеш түгел.
[18] Раббы Аллагыз өчен бу җирәнгечтер. Аларның шундый юл белән тапкан акчасын, берәр төрле нәзер үтәү максатыннан, Раббы Аллагыз йортына алып кермәгез.
[19] Бурычка биреп торган акчадан, ризыктан, риба алырга мөмкин булган башка нәрсәдән кардәшегездән риба алмагыз.
[20] Читтән килгән кешегә биргән бурычыгыздан риба алырга мөмкин, әмма кардәшегезгә биргән бурычтан риба алмагыз. Әгәр шулай эшләсәгез, сез билисе җирдә һәрбер эшегезгә Раббы Аллагыз Үзенең фатихасын бирер.
[21] Раббы Аллагызга нәзер әйткәнсез икән, кичектермичә үтәгез, чөнки Раббы Аллагыз аның һичшиксез үтәлүен таләп итәр, әгәр үтәмисез икән, гаепле булырсыз.
[22] Әгәр инде нәзер әйтмәгән икәнсез, гаепле булмассыз.
[23] Ә берәр нәрсәне үз теләгегез белән Раббы Аллагызга нәзер итеп әйткәнсез икән, шуны, вәгъдә иткәнегезчә, төгәл үтәгез.
[24] Берәүнең йөзем бакчасына керсәгез, йөземен җаныгыз теләгәнчә, туйганчы ашый аласыз, тик савытыгызга салмагыз.
[25] Берәүнең кырына аяк бассагыз, башакларны кулыгыз белән өзә аласыз, тик игененә урак тидермәгез.