Skip to content
Opens in a new window

[1] Раббы Аллагыз сезгә бирәсе җирнең халыкларын юк итеп, җирен үзегезгә алгач, шәһәрләренә һәм йортларына кереп урнашкач,

[2] Раббы Аллагыз сезгә биләмәгә бирәсе җирне өч өлешкә бүлегез, һәр өлешендә берәр шәһәр сайлап алыгыз. Шул шәһәрләргә илтә торган юллар ясагыз, бу шәһәрләр кеше үтергән һәр кешегә сыену урыны булыр.

[4] Һәм менә нинди үтерүче, анда качып, үзенең тормышын саклап кала ала: күңелендә электән дошманлык булмыйча, икенче берәүне ялгышлык белән үтергән кеше.

[5] Мәсәлән, ике кеше урманга агач кисәргә барып, аларның берсе агач чабарга кулын күтәргәндә, балтаның тимере, ычкынып китеп, икенче кешегә килеп тисә һәм аны үтерсә, үтерүче кеше, исән калыр өчен, шул шәһәрләрнең берәрсенә кача ала.

[6] Сыену шәһәре бик ерак булса, үлгән кеше өчен кан үче алырга тиешле туганы, ярсуы кайнаган хәлдә куып җитеп, үтерүченең җанын кыярга мөмкин; ә бит үлемгә дучар ителергә тиеш түгел ул, чөнки үлгән кешегә аның электән дошманлыгы булмаган.

[7] Шуңа күрә мин сезгә өч шәһәрне сайлап алырга кушам.

[8] Әгәр мин бүген сезгә үтәргә кушкан барлык шушы әмерләрне төгәл итеп башкарсагыз: Раббы Аллагызны яратсагыз, Аның юлыннан гына йөрсәгез, Раббы Аллагыз, ата-бабаларыгызга ант иткәнчә, җирегезнең чикләрен киңәйтер һәм аларга вәгъдә иткән бөтен җирне сезгә бирер. Ул чакта бу өч шәһәргә тагын өч сыену шәһәре өстәлер.

[10] Раббы Аллагыз сезгә биләмә итеп бирәсе җирегездә гаепсезнең каны түгелмәсен, һәм түгелгән кан өчен сезнең өстә гаеп булмасын.

[11] Әмма кем дә булса, икенче берәү белән дошманлашып, аны сагалап торып үтерсә һәм теге шәһәрләрнең берәрсенә качса,

[12] ул чакта үз шәһәренең өлкәннәре, артыннан кешеләр җибәреп, аны кан үче алырга тиешле кеше кулына тапшырсыннар.

[13] Аны кызганмагыз; Исраилне гаепсез кешенең канын түгүдән коткарыгыз, һәм сезгә яхшы булыр.

[14] Раббы Аллагыз сезгә биләмә итеп бирәсе җирдә яши башлагач, ата-бабаларыгыз куйган, күршегез белән чиктәш ызан ташын урыныннан күчермәгез.

[15] Нинди дә булса җинаять яки гөнаһ кылган кешенең гаебен исбатларга бер генә шаһит җитми, һәр эш ике яисә өч шаһит белән расланырга тиеш.

[16] Әгәр дә берәрсе, кемне дә булса җинаять кылуда нахак гаепләп, ялган шаһитлык итсә,

[17] ул чагында үз араларында барган дәгъва белән гаепләүче дә, гаепләнүче дә Раббы каршына, руханиларга һәм шул көннәрдә хөкемчеләр вазифасын алып баручыларга килсеннәр.

[18] Хөкемчеләр эшне яхшылап тикшерсеннәр: әгәр шаһитның икенче кешегә каршы ялган шаһитлык иткәне беленсә,

[19] шул чакта икенче кешегә ул нәрсә эшләргә теләгән булса, аның үзенә шуны эшләгез, үзегезнең арадан явызлыкны шулай юк итегез.

[20] Бу турыда башкалар да ишетеп куркуга калырлар, арагызда мондый явызлыкны бүтән эшләмәсләр.

[21] Кызгану күрсәтмәгез: җанга – җан, күзгә – күз, тешкә – теш, кулга – кул, аякка – аяк.

Канун — Chapters