Skip to content
Opens in a new window

[1] Һәр җиденче елның ахырында бурычларны кичерегез.

[2] Бурычларны кичерү болай эшләнә: үзенең исраили кардәшенә бурычка биргән кеше бурычны кичерергә тиеш, аны якыныннан кире кайтарып бирүне сорарга тиеш түгел, чөнки әлеге ел Раббының бурычларны кичерү елы дип игълан ителде.

[3] Читтән килгән кешедән түләтергә була, әмма исраили кардәшегезгә биргән бурычны кичерергә тиешсез.

[4] Раббы Аллагыз тарафыннан үзегезгә биләмә итеп биреләсе җирдә Ул сезне мул итеп фатихалар. Шуңа күрә сезнең арада ярлылар булырга тиеш түгел.

[5] Әмма бары Раббы Аллагыз сүзенә колак салсагыз һәм бүген мин сезгә ирештергән бу әмерләрне төгәл үтәсәгез, шулай булыр.

[6] Вәгъдә иткәненчә, Раббы Аллагыз сезгә фатихасын бирер, шул чагында сез күп халыкларга әҗәткә бирерсез, ә үзегез әҗәткә алмассыз. Сез күп халыклар өстеннән хакимлек итәрсез, ләкин алар сезнең өстән хакимлек итмәсләр.

[7] Әгәр Раббы Аллагыз сезгә бирәсе җирдә, сез яшәгән урында, исраилиләрнең берәрсе фәкыйрьлеккә төшсә, каты бәгырьле булмагыз, ярлы кардәшегезгә ярдәм итүдән баш тартмагыз,

[8] юмарт булыгыз, аңа күпме кирәк, шуның кадәр биреп торыгыз.

[9] Карагыз аны, җиденче ел – бурычларны кичерү елы якынлаша, дигән усал уй күңелегезгә кермәсен, һәм, шулай уйлап, ярлы кардәшегезгә караңгы чырай күрсәтмәгез, ярдәмегездән ташламагыз. Югыйсә бу хакта ул Раббыга белдерер, ә сез гаепле булырсыз.

[10] Аңа мул итеп, жәлләмичә бирегез; шулай эшләсәгез, Раббы Аллагыз эшләп тапканнарыгызга, бар эшегезгә фатихасын бирер.

[11] Чөнки җирегездә мохтаҗлар һәрвакыт булыр; шунлыктан мин сезгә кушам: ярлы һәм мохтаҗ кардәшегезгә кулыгыз юмарт булсын.

[12] Әгәр гыйбри ир яки хатын-кыз кардәшегез үзен сезгә кол итеп саткан булса, ул сезгә алты ел хезмәт иткәч, җиденче елында сез аны азат итәргә тиеш.

[13] Азат иткәндә, аны буш кул белән җибәрмәгез.

[14] Бу кешегә үз сарыкларыгыздан, ашлыгыгыздан һәм шәрабыгыздан мул итеп өлеш чыгарыгыз; сезгә Раббы Аллагыз нинди фатиха бирсә, сез дә колыгыз булган кешегә мул итеп бирегез.

[15] Мисырда үзегезнең кол булуыгызны һәм Раббы Аллагызның сезне коткаруын исегездән чыгармагыз, шуңа күрә мин хәзер сезгә шулай кушам.

[16] Әгәр инде колыгыз, сездә үзенә яхшы булганлыктан: «Минем синнән китәсем килми, чөнки мин сине һәм гаиләңне яратам», – дисә,

[17] ул вакытта колыгызны ишек янына бастырып, колагын без белән тишегез. Шуннан ул гомерлеккә колыгыз булыр. Хатын-кыз колыгыз белән дә шулай эшләгез.

[18] Колыгызны азат итеп җибәргәнгә үкенмәгез, чөнки ул сезгә алты ел хезмәт итү дәверендә ялланып эшләүчегә караганда икеләтә файда китерде. Колыгызны азат иткән өчен, Раббы Аллагыз бөтен эшегезгә фатихасын бирер.

[19] Эре һәм вак терлектән беренче булып туган һәр иркәк хайванны Раббы Аллагызга багышлагыз: беренче булып туган үгезне эшкә файдаланмагыз, сарык һәм кәҗәдән туган беренче бәтинең йонын кырыкмагыз.

[20] Һәр елны гаиләгез белән бергә Раббы Аллагыз каршында, Ул сайлаган урында шул терлекләрнең итен ашагыз.

[21] Әгәр хайванның ниндидер кимчелеге табылса (аксак, сукыр яки башкача имгәнгән булса), аны Раббы Аллагызга корбан итәргә тиеш түгелсез.

[22] Аны үзегезнең торагыгызда ашый аласыз. Пакь адәм дә, пакь булмаган адәм дә, тау кәҗәсе яки болан ите ашагандай, аны ашый ала.

[23] Әмма сез кан ашарга тиеш түгел; аны, су кебек, җиргә түгегез.

Канун — Chapters