Skip to content
Opens in a new window

[1] Исраил халкы белән Хореб тавында төзегән килешүгә өстәмә буларак, Раббы Мусага Мәаб җирендә дә килешү төзергә әмер итте.

[2] Муса, бөтен Исраил халкын җыеп, шушы килешүнең шартларын ирештерде: – Мисыр фиргавененә, аның бөтен хезмәтчеләренә һәм җиренә Раббының нәрсә эшләгәнен, бу зур бәла-казаларны һәм гаҗәеп могҗиза-галәмәтләрне сез үз күзләрегез белән күрдегез.

[4] Әмма бүгенге көнгә кадәр Раббы сезгә аңлардай акыл, күрә торган күз, ишетми торган колак бирмәде.

[5] «Кырык ел буе Мин, Раббы, сезне чүл буйлап йөрттем, тик сезнең өс киемегез дә, аяк киемегез дә тузмады.

[6] Сез икмәк ашамадыгыз, шәраб та, исерткеч эчемлек тә эчмәдегез. Мин сезнең Раббы Аллагыз икәнне сез белсен өчен шулай эшләдем».

[7] Бу урынга килгәч, безнең белән сугышырга Хишбун патшасы Сихон һәм Башан патшасы Ог чыктылар, ләкин без аларны тар-мар иттек.

[8] Без, аларның җирләрен алып, Рубин, Гәд ыругына һәм Менашше ыругының бер яртысына биләмә итеп бирдек.

[9] Бу килешүнең шартларын төгәл үтәгез; шулай итсәгез, һәр эшегез уң булыр.

[10] Ыруг башлыкларыгыз, өлкәннәрегез, җитәкчеләрегез, Исраилнең барлык ирләре, балаларыгыз, хатыннарыгыз, арагызда яшәүче килмешәкләр һәм утын ярудан су ташуга кадәр бөтен эшегезне башкаручылар – һәммәгез дә бүген Раббы Аллагыз каршында басып торасыз.

[12] Раббы Аллагызның бүген сезнең белән төзеячәк антлы килешүен кабул итәр өчен, сез барыгыз да биредә басып торасыз.

[13] Сезгә әйткәнчә һәм ата-бабаларыгыз Ибраһимга, Исхакка һәм Ягъкубка вәгъдә иткәнчә, шушы Килешү буенча, Ул сезне Үз халкы дип, ә Үзен сезнең Аллагыз дип игълан итәр.

[14] Антлашып төзегән бу килешүне Ул сезнең белән – биредә Раббы Аллабыз каршында торганнар белән генә түгел, ә бәлки киләчәк буыннар белән дә беркетә.

[16] Сез бит Мисыр җирендә ничек яшәгәнебезне, бирегә килгәндә башка халыкларның илләре аша ничек үткәнебезне беләсез.

[17] Аларның агачтан, таштан, көмеш һәм алтыннан ясалган җирәнгеч сыннарын күрдегез.

[18] Бүген сезнең арада шул халыкларның илаһларына хезмәт итәр өчен күңеле белән Раббы Аллабыздан читкә борылган ир яки хатын, гаилә яки ыруг булмасын. Андый кешеләр агулы әрем үстерүче тамыр кебек булырлар иде.

[19] Бу килешүдәге сүзләрне ишетеп тә, шундый кешеләр, кәпрәеп: «Үземчә йөрүгә карамастан, миңа куркыныч янамый», – дип уйларлар, ләкин алар башкаларга да, үзләренә дә афәт китерерләр.

[20] Раббы андый кешеләрне гафу итмәс – аларга Раббының нәфрәте һәм ярсуы кабыныр; бу китапта язылган ләгънәт-каргышлар алар башына төшәр, Раббы аларның исемнәрен җир йөзеннән юк итәр.

[21] Раббы аларны барлык Исраил ыругларыннан аерып алыр да шушы Канун китабында язылган килешүдәге бөтен ләгънәт-каргышларны алар өстенә яудырыр.

[22] Киләчәк буын, сездән туачак балалар һәм ерак илләрдән килгән кешеләр Раббының бу җиргә нинди авырулар һәм бәла-казалар җибәргәнен күрер:

[23] бөтен тирә-як күкерт һәм тоз яндырып бетергән бушлыкка әйләнер – анда берни чәчмәсләр дә, бернинди үсемлек тишелеп чыгып үсмәс тә. Ул җирләр Раббы ярсуыннан һәлак булган Сәдүм, Гамура, Адма һәм Сәбоим шәһәрләре кебек булыр.

[24] Халыклар: «Ни өчен Раббы бу җирне шулай эшләтте икән? Нигә Ул шулай ачуланган икән?» – дип сорарлар.

[25] Җавап мондый булыр: «Бу халыкны Мисыр җиреннән алып чыкканда, Раббы, ата-бабаларының Алласы, алар белән килешү төзегән иде, ә алар ул килешүне онытты.

[26] Алар үзләре белмәгән, Раббы аларга билгеләмәгән башка илаһларга табына һәм сәҗдә кыла башладылар.

[27] Шуның өчен Раббының бу җиргә нык ачуы чыкты, һәм Ул аның өстенә бу китапта язылган бөтен ләгънәт-каргышларны юнәлтте.

[28] Раббы аларга бик каты ачуланып, ярсып-нәфрәтләнеп, аларны яшәгән җирләреннән куып җибәрде, башка урынга сөрде; һәм алар хәзер дә шунда гомер кичерә».

[29] Яшерен булганы – Раббы Аллабызныкы, ә ачык булганы, без бу Канунның бөтен сүзләрен үтәсен өчен, – гомерлеккә безнеке һәм безнең балаларныкы.

Канун — Chapters