[1] Дошманнарыгызга каршы сугышка чыккач, сез атларны, арбаларны һәм сан ягыннан сездән күпкә артык сугышчыларны күрерсез, ләкин курыкмагыз, чөнки сезне Мисыр җиреннән алып чыккан Раббы Аллагыз сезнең яныгыздадыр.
[2] Сугыш башланганчы, иң элек гаскәр алдына сүз әйтергә рухани чыксын
[3] һәм: «И исраилиләр, тыңлагыз! Бүген сез дошманга каршы сугышка барасыз: батыр булыгыз, курыкмагыз, борчылмагыз һәм алар алдында коелып төшмәгез.
[4] Сезгә җиңү китерергә, дошманыгызга каршы сугышырга сезнең белән бергә Раббы Аллагыз бара», – дип әйтсен.
[5] Җитәкчеләр гаскәргә: «Кемдер, яңа йорт төзеп, анда яшәргә өлгермәгән булса, йортына кайтсын, чөнки сугышта үлә калса, йортына башка кеше кереп урнашыр.
[6] Кемдер, йөзем бакчасы утыртып, аннан файдаланмаган булса, ул кеше үзенең йортына кайтсын, чөнки сугышта үлә калса, аннан башка кеше файдаланыр.
[7] Кемдер, кыз белән ярәшеп тә, әле аңа өйләнмәгән булса, йортына кайтсын, чөнки сугышта үлә калса, аның кәләшенә башка кеше өйләнер», – дип әйтсеннәр.
[8] Җитәкчеләр гаскәргә тагын шуны әйтсеннәр: «Әгәр кемдер курка һәм аның кыюлыгы җитми икән, иптәшләренең йөрәген дә үз йөрәге кебек кыюсыз итмәсен өчен, өенә кайтып китсен».
[9] Җитәкчеләр боларның барысын да гаскәргә җиткергәннән соң, сугышчылар өстеннән гаскәрбашлары куелсын.
[10] Сез шәһәрне яуларга килгәч, башта аңа солых төзергә тәкъдим итегез.
[11] Әгәр шәһәр, сезнең тәкъдимне кабул итеп, капкаларын ачса, бу шәһәрдәге бар халык сезгә хезмәт итәргә мәҗбүр булыр.
[12] Әгәр инде ул сезнең белән солых төзергә риза булмыйча сугыша башласа, ул вакытта шәһәрне камап алыгыз.
[13] Раббы Аллагыз аны сезнең кулга тапшыргач, андагы барлык ирләрне кылычтан уздырыгыз.
[14] Хатын-кызларны, балаларны һәм терлекне, шәһәрдәге бөтен нәрсәне исә үзегезгә алыгыз һәм Раббы Аллагыз сезгә биргән, дошманыгыздан яулап алган шушы малдан файдаланыгыз.
[15] Шактый еракта урнашкан, әйләнә-тирәгездәге халыкларныкы булмаган шәһәрләр белән шулай эш итегез.
[16] Раббы Аллагыз сезгә биләмә итеп бирәсе җирдәге халыкларның шәһәрләрендә исә бер җан иясен дә исән калдырмагыз.
[17] Раббы Аллагыз сезгә кушканча, бу халыкларны – хиттиләрне, амориләрне, кәнганиләрне, фәризиләрне, хиввиләрне, явүсиләрне – тәмам юк итегез.
[18] Юкса алар сезне үз илаһларына табынганда кылган җирәнгеч гадәтләренә өйрәтерләр, һәм сез, шулай итеп, Раббы Аллагыз каршында гөнаһлы булырсыз.
[19] Әгәр ниндидер шәһәрне, яулап алмакчы булып, озак вакыт камалышта тотасыз икән, әйләнә-тирәдәге агачларга балта тидермәгез – сез аларның җимешен ашый аласыз. Кырдагы агач – камалышта калган кеше түгел бит.
[20] Бары җимеш бирми торган агачларны гына кисәргә мөмкин. Шәһәр җиңелгәнче, сез алардан һөҗүм вакытында ярдәм итүче корылмалар ясый аласыз.