Skip to content
Opens in a new window

[1] Үләр алдыннан, Аллаһы бәндәсе Муса, исраилиләргә фатихасын биреп,

[2] болай диде: «Раббы килде Синай тавыннан, Үз халкына кояш кебек чыкты Сәгыйрь тавыннан, балкып торды Паран тавыннан. Ул ун меңләгән изгеләр белән килде, Аның уң ягында яшеннәр ялтырый иде.

[3] Ул Үз халкын чынлап ярата – бар изгеләр Аның кулында. Алар Аның аягына егылалар, Аңардан нәсыйхәт алалар.

[4] Канун бирде безгә Муса, мирас итеп Ягъкуб нәселенә.

[5] Башлыклары белән бергә Исраил ыруглары җыелгач, Раббы Ешурунга патша булды».

[6] Рубин ыругы турында Муса болай диде: «Рубин яшәсен, үлмәсен, гәрчә халкының саны аз булса да!»

[7] Ә Яһүдә ыругы турында боларны әйтте: «Йа Раббы, Яһүдә ыругының тавышын ишет, аны башка ыруглар белән берләштер; көч бир аңа, дошманнарына каршы торырга ярдәм ит».

[8] Леви ыругы турында болай диде: «Туммим һәм урим – изге жирәбә – Синең тугры хезмәтчең Левинеке. Левине Син Массаһта сынадың, аның белән Мериба сулары янында көрәштең.

[9] Атасы вә анасы хакында ул: „Мин алар турында уйламыйм“, – диде; туганнарын калдырып, балаларын онытып, ул бары Синең сүзеңне саклады, Синең Килешүеңә тугры калды.

[10] Ягъкуб нәселенә Синең карарларны, Исраил халкына Кануныңны өйрәтә, Синең алда хуш исле сумала-майлар көйрәтә, мәзбәхеңдә тулаем яндыру корбаннары китерә.

[11] Йа Раббы, Леви токымын фатихала – аны көчле кыл, эшләгән эшләрен кабул ит, дошманнарын из – аны күрәлмаучылар бүтән бервакыт баш күтәрмәсен».

[12] Беньямин ыругы турында болай диде: «Раббының сөеклесе тыныч яши, Аллаһы Тәгалә һәрвакыт аның турында кайгырта, Беньямин үз калкулыклары арасында тыныч яши».

[13] Йосыф ыругы турында болай диде: «Раббы аның җирен күк байлыгы булган чык һәм җир асты сулары,

[14] кояшта өлгергән иң яхшы уңыш, үз аенда пешкән җимеш,

[15] борынгы тауларның байлыгы, мәңгелек калкулыкларның муллыгы,

[16] җир үстергән нигъмәтләрнең иң яхшысы белән фатихаласын; янып торган куакта пәйда булган Зат аны Үзенең рәхим-шәфкате белән фатихаласын. Болар барысы туганнары арасында баш булган Йосыфка яусын.

[17] Йосыфның гайрәте – беренче булып туган үгезнеке кебек, аның мөгезләре – кыргый үгезнеке кебек; Эфраимнең меңнәрчә һәм Менашшеның ун меңнәрчә халкы – аның мөгезләре. Шулар белән халыкларны җир читенә кадәр сөзеп атар ул».

[18] Зәбулун ыругы турында болай диде: «Әй Зәбулун, юлга чыкканда куан! Син, Исәсхәр, чатырыңда куанып утыр!

[19] Алар халыкларны тауга чакырырлар, шунда алар тиешле корбаннарны китерерләр, диңгез байлыкларыннан һәм комда яшерелгән хәзинәләрдән файдаланырлар».

[20] Гәд ыругы турында болай диде: «Гәд җирен Арттыручыга – дан! Гәд – башларны яки кулларны өзгәләргә торган арыслан кебек:

[21] ул үзенә иң яхшы җир сайлады, аңа җитәкчелек итү мөмкинлеге бирелде. Халык башлыклары җыелгач, Раббының гадел таләбен, Исраилгә кагылышлы карарларын үтәде».

[22] Дан ыругы турында болай диде: «Дан – Башаннан сикереп чыккан арыслан баласы».

[23] Нәптали ыругы турында болай диде: «Нәптали Раббының рәхим-шәфкатенә, Аның мул фатихасына тиенде; биләмәсе көньякка һәм диңгезгәчә сузылган».

[24] Ашер ыругы турында болай диде: «Туганнары арасында иң фатихалысы Ашер булсын, кардәшләре арасында сөекле булсын, аягы зәйтүн маенда коенсын!

[25] Капка бикләрең синең, Ашер, тимердәндер, бакырдандыр; көчең дә, гомерең кебек, бетмәс булсын».

[26] «Әй Ешурун, синең Аллаңа тиң юк! Үзенең кодрәте белән Ул сиңа ярдәмгә, болытларга атланып, күк буйлап чаба.

[27] Синең сыену урының – әзәли Аллаһыдыр; мәңгелек Затның куллары сине күтәреп йөртә. Ул күз алдыңнан дошманнарыңны куар һәм сиңа аларны юк итәргә кушар.

[28] Исраил халкы тыныч яши, күктән төшкән чык белән сугарылган, мул икмәкле һәм шәраблы җирдә Ягъкуб нәселе иминлектә көн күрә.

[29] Бәхетле син, Исраил! Сиңа – Раббы коткарган халыкка тиңнәр юктыр. Раббы – синең яклаучы калканың, җиңү китерүче кылычың! Дошманнарың, килеп, синнән шәфкать сорыйлар, син аларны таптап узасың».

Канун — Chapters