[1] Раббы Аллагыз, билисе җирләрегезгә сезне китереп, күз алдыгыздан байтак халыкларны – сезгә караганда ишлерәк һәм көчлерәк җиде халыкны – хиттиләрне, гиргәшиләрне, амориләрне, кәнганиләрне, фәризиләрне, хиввиләрне һәм явүсиләрне куып җибәрер.
[2] Раббы Аллагыз бу халыкларны сезнең кулга тапшырыр, һәм сез аларны җиңәрсез. Шул вакытта аларны тәмам юк итегез; алар белән килешү төземәгез һәм мәрхәмәт күрсәтмәгез,
[3] бу халыклар белән никахка кермәгез, кызларыгызны аларның угылларына бирмәгез, ә угылларыгызга аларның кызларын алмагыз.
[4] Югыйсә алар сезнең балаларыгызны Раббыдан читләштерер, балаларыгыз башка илаһларга табына башлар. Моның өчен Раббының сезгә ачуы чыгар, һәм Ул сезне бик тиз юк итеп бетерер.
[5] Бу халыкларга менә нинди гамәлләр кылырга тиешсез: мәзбәхләрен җимерегез, изге баганаларын ватыгыз, алиһә Аширә хөрмәтенә куелган баганаларны кисегез, сыннарын яндырыгыз!
[6] Чөнки сез – Раббы Аллагыз өчен изге халык; Раббы Алла сезне җир йөзендәге барлык халыклар арасыннан Үз халкы итәр өчен сайлап алды.
[7] Ни өчен Раббы сезне сайлаган, һәм сез Аның күңеленә хуш килгән соң? Башка халыклардан ишлерәк булган өчен түгел – сез бит бүтән халыкларга караганда азрак та.
[8] Сезне яратканга күрә, Раббы, ата-бабаларыгызга биргән антына тугры калып, кодрәтле кулы белән сезне Мисырдан алып чыкты – коллык җиреннән, Мисыр патшасы кулыннан коткарды.
[9] Шуңа күрә онытмагыз: Раббы Аллагыз – бердәнбер Аллаһы, Ул – тугрылыклы Аллаһы. Аны яратканнарга, Аның әмерләрен үтәүчеләргә, Үзенең Килешүенә тугры кала Ул, мәрхәмәтен меңенче буынга кадәр саклый.
[10] Ә Аны күрәлмаучыларны Ул, вакытында җәзасын биреп, юкка чыгара – Аны күрәлмаучыларга җәзасын озак көттерми.
[11] Карагыз аны, бүген мин сезгә ирештергән әмерләрне, кагыйдәләрне һәм кануннарны үтәгез.
[12] Әгәр бу кануннарны саклап, аларны төгәл үтәсәгез, Раббы Аллагыз, ата-бабаларыгызга ант иткәнчә, төзегән Килешүенә тугры калыр, һәрвакыт сезгә мәрхәмәтен саклар.
[13] Ул сезне яратыр, Аның фатихасы белән балаларыгыз күп булыр. Ант эчеп, ата-бабаларыгызга вәгъдә иткән җирдә балаларыгызны ишле итәр, җирегезнең уңышын – ашлыкларыгызны, яңа өлгергән шәрабыгызны һәм зәйтүн маегызны, шулай ук эре һәм вак терлегегезне мул кылыр.
[14] Башка халыклардан аермалы буларак, сез иң фатихалысы булырсыз: ир-хатыннарыгыз – баласыз, терлегегез кысыр булмас.
[15] Раббы сезне һәртөрле авырулардан саклар. Мисырда кичергән коточкыч авыруларны сезгә түгел, ә башкаларга – сезне күрәлмаучыларга җибәрер.
[16] Раббы Аллагыз кулыгызга тапшырган бар халыкны юк итегез; кызганып тормагыз, илаһларына табынмагыз, чөнки алар сезгә тозак.
[17] Бәлки, сез күңелегездән: «Бу халыклар бездән күбрәк, ничек итеп аларны куарбыз?» – дип уйлыйсыздыр.
[18] Әмма алардан курыкмагыз, Раббы Аллагызның фиргавенгә һәм бөтен Мисырга нәрсә эшләгәнен исегезгә төшерегез.
[19] Сез Раббы Аллагызның аларга нинди бәла-казалар җибәргәнен үз күзләрегез белән күрдегез; Аның могҗиза-галәмәтләрен, көчле-кодрәтле бөек кулы белән сезне Мисырдан алып чыкканын хәтерегезгә төшерегез. Раббы Аллагыз сез курыккан башка халыкларга да мисырлыларга эшләгәнне эшләр.
[20] Шулардан тыш, сездән качып калучылар кырылып беткәнчегә кадәр, Раббы Аллагыз алар арасында курку тудырыр.
[21] Алардан курыкмагыз, чөнки сезнең арада – Раббы Аллагыз; Ул – бөек һәм дәһшәтле Аллаһы.
[22] Раббы Аллагыз бу халыкларны сезнең күз алдыннан әкренләп куып бетерер. Сез аларны берьюлы кырып бетерә алмассыз, югыйсә әйләнә-тирәгездә кыргый җанварлар, үрчеп китеп, сезгә куркыныч тудырыр.
[23] Раббы Аллагыз бу халыкларны сезнең кулга тапшырыр – алар юкка чыгып беткәнче, бу халыкларга Ул коткы салып торыр.
[24] Ул аларның патшаларын да сезнең кулга тапшырыр, һәм сез аларның исемнәрен җир йөзеннән юкка чыгарырсыз. Берәү дә сезгә каршы тора алмас – сез аларның барысын да кырып бетерерсез.
[25] Шул халыклар табынган илаһларның сыннарын утта яндырыгыз; сыннардагы алтын-көмешкә кызыгып, аны үзегезгә алмагыз, югыйсә тозакка төшәрсез. Бу сыннар Раббы Аллагызга җирәнгечтер.
[26] Үзегез дә шул җирәнгеч нәрсәләр кебек тәмам юк ителмәс өчен, аларны йортыгызга алып кермәгез. Алардан чирканыгыз һәм җирәнегез, чөнки алар тәмам юк ителергә тиеш.