Skip to content
Opens in a new window

[1] Әйтик, берәр кеше хатын ала да, нинди дә булса ярамаган ягын табып, аннан күңеле кайта, һәм ир, аның кулына талак хаты тоттырып, өеннән куып җибәрә,

[2] ә ул хатын, аның өеннән китеп, икенче кешегә кияүгә чыга.

[3] Әгәр бу ир дә, күңеле кайтып, хатынга талак хаты биреп өеннән куып җибәрсә, яки шушы хатынга өйләнгән соңгы ир үлә калса,

[4] ул чакта беренче ире бу хатынга яңадан өйләнә алмый, чөнки бу хатын аның өчен нәҗес санала. Шундый никах Раббыга җирәнгеч. Мондый гөнаһ белән Раббы Аллагыз сезгә биләмә итеп бирәсе җирне пычратмагыз.

[5] Кем дә булса күптән түгел генә өйләнгән икән, ул кешене сугышка җибәрмәсеннәр. Аңарга бернинди дә җаваплы эш бирелмәсен. Бер ел буена ул, үз өендә иркенләп яшәп, алган хатынын куандырсын.

[6] Берәү дә бурычка биреп торган өчен икенче кешенең тегермән ташын яки аның өске өлешен рәһен итеп алмасын, чөнки кешенең көндәлек ризыгы шул ташка бәйле.

[7] Әгәр исраили кардәшен урлап, аны кол иткән яки саткан кеше табылса, мондый карак үлемгә хөкем ителергә тиеш. Үзегезнең арадан явызлыкны шулай юк итегез.

[8] Карагыз аны, кемгә дә булса махау зәхмәте кагылса, Леви нәселеннән булган руханилар сезне нәрсә эшләргә өйрәтсә, барысын да төп-төгәл үтәгез. Мин аларга нәрсә кушсам, шуны үтәгез.

[9] Сез Мисырдан чыгып киткәннән соң, Раббы Аллагызның Мәрьямне ни эшләткәнен онытмагыз.

[10] Берәр кешегә нәрсә дә булса биреп торгансыз икән, аңардан рәһен алырга дип, өенә кермәгез.

[11] Урамда басып торыгыз, теге кеше рәһенне сезгә үзе чыгарып бирсен.

[12] Әгәр ул ярлы кеше икән, рәһен итеп салып биргән киеме сездә калган килеш йокларга ятмагыз.

[13] Ул үз киемендә йокласын өчен, хәер-фатихасын сезгә бирсен өчен, кояш баеганчы, киемне хуҗасына кайтарып бирегез; Раббы Аллагыз бу эшегезне тәкъвалык билгесе итеп кабул кылыр.

[14] Кардәшегезме ул, шәһәрегездә сезнең арада яшәүче килмешәкме – фәкыйрь ялчыны кыерсытмагыз.

[15] Аңарга хезмәт хакын шул көнне үк кояш баеганчы түләгез, чөнки, ярлы булганлыктан, ул шушы акчага гына исәп тотып яши; аңарга түләмәсәгез, ул, сездән зарланып, бу турыда Раббыга белдерер, һәм сез гаепле булырсыз.

[16] Бала гаебе өчен атаның җаны кыелмас, ата гаебе өчен дә баланың җаны кыелмас; һәрбер адәм үзенең гөнаһы өчен үлем җәзасына тартылсын.

[17] Килмешәккә һәм ятимгә дөрес булмаган хөкем чыгармагыз, толның киемен үзегезгә рәһен итеп алмагыз.

[18] Исегезгә төшерегез: Мисырда сез коллар идегез, Раббы Аллагыз сезне аннан коткарды, шуның өчен мин сезгә шулай эшләргә кушам.

[19] Урак урганда, көлтәгез кырда онытылып калса, аны алырга кире барып йөрмәгез – килмешәккә, ятимгә, толга калсын; шулай эшләсәгез, Раббы Аллагыз сезнең бар эшегезгә Үзенең фатихасын бирер.

[20] Зәйтүн агачларын селкетеп җимешен койганда, ботакларда калганын карап тормагыз – килмешәккә, ятимгә, тол хатынга калсын.

[21] Бакчагызда йөзем җыйганда, куакта калган җимешләрне кайта-кайта өзмәгез – килмешәккә, ятимгә, толга калсын.

[22] Исегездә тотыгыз: Мисыр җирендә сез үзегез дә коллар идегез. Шуның өчен мин сезгә шулай эшләргә кушам.

Канун — Chapters