[1] Шуннан Муса, Мәаб тигезлегеннән кузгалып, Нәбу тавының Әрихә ягына караган Фесгә түбәсенә менде, һәм Раббы аңа бөтен җирне – Данга кадәр Гилыгад җирен,
[2] Нәптали җирен, Эфраим һәм Менашше җирләрен, Көнбатыш диңгезгә кадәр сузылган бөтен Яһүдә җирен,
[3] Нәгебне, хөрмәләр шәһәре Әрихәдән Согарга кадәр җиткән тигезлекне күрсәтте.
[4] Раббы аңа әйтте: – Мин, ант итеп, Ибраһимга, Исхакка һәм Ягъкубка «Синең нәсел варисларыңа бирәм» дигән җир – менә ул. Ул җирне Мин сиңа үз күзләрең белән күрергә мөмкинлек бирдем, әмма син аңа аяк басмассың.
[5] Раббы әйткәнчә, Раббы колы Муса Мәаб җирендә вафат булды.
[6] Муса Мәаб җирендә, Бәйт-Пигур шәһәре янындагы үзәндә гүргә иңдерелде. Бүгенге көнгә кадәр Мусаның кайда күмелгәнен берәү дә белми.
[7] Үлгәндә, Мусага йөз егерме яшь булып, ул элеккечә көчле, күзләре дә яхшы күрә иде.
[8] Муса үлгәч, Исраил халкы утыз көн буе Мәаб тигезлегендә яшь түкте. Шуннан соң Муса өчен матәм тоту көннәре тәмамланды.
[9] Нун углы Ешуа, Муса аның өстенә кулларын куйганлыктан, зирәклек рухы белән сугарылган иде. Исраил халкы, Ешуага буйсынып, Раббы Мусага биргән әмерләрне үти барды.
[10] Шул заманнардан бирле Исраилдә шулай, Муса кебек, Раббы йөзгә-йөз танып белгән башка бер пәйгамбәр дә булмады.
[11] Раббы ихтыяры белән Мисырда ул нинди могҗиза-галәмәтләр кылды – фиргавен, аның хезмәтчеләре, җире белән нәрсә эшләде!
[12] Мусадан башка бер пәйгамбәр дә Исраил халкының күз алдында андый гаҗәеп вә дәһшәтле эшләр башкармады!