Skip to content
Opens in a new window

[1] Шулай итеп, Раббы Аллагызны яратыгыз һәм Аның кушканнарын, кагыйдәләрен, кануннарын, әмерләрен һәрвакыт үтәгез.

[2] Шуны онытмагыз: Раббы Аллагызның ничек сабак биргәнен балаларыгыз түгел, ә сез үзегез күрдегез һәм башыгыздан кичердегез. Сез Аның бөеклеген, көчле-кодрәтле кулын,

[3] Мисыр патшасы фиргавенгә, бөтен Мисыр иленә кылган галәмәтләрен вә эшләрен күрдегез.

[4] Мисырлылар сезне куганда, ничек итеп Раббы аларның гаскәрен, атларын һәм арбаларын Камышлы диңгез суларына батырды – аларны юк итте! (Бүгенге көндә дә бу шулайдыр.)

[5] Сез чүлдә йөргәндә, шушы урынга килеп җиткәнче, нәрсәләр эшләде Ул сезнең өчен!

[6] Бөтен Исраил алдында Рубин ыругыннан Элиаб угыллары Датан һәм Абирамны ни эшләтте Ул! – гаиләләрен, чатырларын һәм бар хезмәтчеләре белән малларын җир ярылып йотканын үзегез күрдегез.

[7] Дөрестән дә, сез үз күзләрегез белән Раббы кылган барлык бөек эшләрне күрдегез.

[8] Шулай итеп, мин бүген сезгә кушканнарның барысын да үтәгез, шул чагында, Үрдүн елгасын кичеп, үзегез барасы җирне яулап алырга көчегез җитәр, һәм

[9] сез Раббы ата-бабаларыгызга һәм аларның нәсел варисларына бирергә ант иткән, сөт вә бал агып торган җирдә озын гомер итәрсез.

[10] Сез биләмәгә керәсе җир сез калдырып чыккан Мисыр җире кебек түгел. Анда бит, орлык чәчсәң, суны үз кулларың белән ташып сибәргә кирәк иде.

[11] Елганы кичкәннән соң, сез билисе җирдә таулар һәм үзәнлекләр бар, һәм алар күктән яуган яңгыр белән сугарыла,

[12] бу җир турында Раббы Аллагыз Үзе кайгырта, Раббы Аллагыз аны ел әйләнәсе күз уңыннан төшерми.

[13] Бүген мин сезгә әйтә торган әмерләрне төгәл үтәсәгез – Раббы Аллагызны бөтен йөрәгегез, бөтен җаныгыз белән яратсагыз, Аңа хезмәт итсәгез,

[14] «Мин, Раббы, җирегезгә яңгырны көзен дә, язын да кирәк вакытта яудырырмын, һәм сезнең икмәгегез дә, шәрабыгыз да, зәйтүн маегыз да булыр;

[15] Мин малларыгыз өчен кырларыгызда үлән үстерермен; һәрвакыт туйганчы ашарлык ризыгыгыз булыр».

[16] Күңелегез алданып, Аның юлыннан тайпылудан, башка илаһларга хезмәт итүдән һәм табынудан сакланыгыз.

[17] Югыйсә Раббының сезгә ачуы кузгалыр, һәм Ул күкне бикләр дә, яңгыр яумас, ә җир үзенең уңышын бирмәс, һәм сез Раббы бирәсе бәрәкәтле җирдән юк ителерсез.

[18] Шулай итеп, минем бу сүзләремне йөрәгегезгә һәм күңелегезгә салыгыз, билге итеп кулыгызга, искә төшерү өчен, маңгаегызга бәйләгез.

[19] Аларны балаларыгызга өйрәтегез, өйдә утырганда да, юлда йөргәндә дә, ятканда да, торганда да телегездән төшермәгез.

[20] Аларны өегезнең ишек яңакларына, шәһәр капкаларына язып куегыз.

[21] Шулай эшләсәгез, Раббы ата-бабаларыгызга бирергә ант иткән җир өстендә күк күпме торса, ул җирдә сезнең һәм балаларыгызның гомере шулкадәр озын булыр.

[22] Әгәр сез «Раббы Аллагызны яратыгыз, Аның юлыннан гына йөрегез, Аңа сыеныгыз» дигән әмеремне үтәсәгез,

[23] ул чагында Раббы шушы халыкларның барысын күз алдыгыздан куып җибәрер, һәм сез үзегездән ишлерәк, көчлерәк булган халыкларның җирен яулап алырсыз.

[24] Аягыгыз баскан һәр җир сезнеке булыр, җирегез чүл буйлап Ливанга, чигегез хәтта Фырат елгасыннан көнбатыш диңгезгә кадәр җитәр.

[25] Берәү дә сезгә каршы тора алмас: Раббы Аллагыз, вәгъдә иткәненчә, сезнең аягыгыз баскан һәр җирдәге халыкларны сездән куркып калтырый торган итәр.

[26] Менә, мин бүген сезгә фатиха йә ләгънәт сайларга тәкъдим итәм:

[27] әгәр Раббы Аллагызның мин бүген сезгә ирештерә торган әмерләрен үтәсәгез, фатиха алырсыз,

[28] ә инде Раббы Аллагызның әмерләрен үтәмәсәгез һәм мин бүген сезгә барырга кушкан юлдан тайпылсагыз, элек үзегез белмәгән илаһларга иярсәгез, ләгънәт алырсыз.

[29] Раббы Аллагыз сезне билисе җирләрегезгә китереп җиткергәч, Гәризим тавында Раббының фатихасын, ә Эвал тавында ләгънәтен игълан итәргә тиешсез.

[30] Бу таулар, белгәнегезчә, Үрдүн елгасының аръягында, Араба тигезлегендә яшәүче кәнганиләр җирендә урнашкан. Көнбатышка бара торган юл буенда, Гилгәл каршында, Мөре имәнлегеннән ерак түгел алар.

[31] Раббы Аллагызның сезгә бирәсе җирен үзегезгә алыр өчен, Үрдүн елгасын кичеп чыккач һәм, аны алып, шунда яши башлагач,

[32] карагыз аны, бүген мин сезгә ирештергән барлык канун-кагыйдәләрне төгәл үтәгез.

Канун — Chapters