Skip to content
Opens in a new window

[1] «Мин сөйләячәкмен – тыңла, күк! Минем сүзләремне тыңла, җир!

[2] Нәсыйхәтем яңгыр кебек яусын, яшеллеккә иртәнге чык кебек, ләйсән яңгыр кебек төшсен сүзләрем, үләннәргә коеп яуган яңгыр кебек төшсен.

[3] Раббы исемен игълан итәм – Аллабызның бөеклеген данлагыз!

[4] Ул – кыя; Аның эшләре камил, бөтен юллары гадел. Аллаһы тугрылыклы, ялган юк Аңарда; Ул гадел һәм хак.

[5] Бу кире һәм азгын буын Аның алдында бозыклыкка бирелде – хурлыкка калган бу кешеләр инде Аның балалары түгел.

[6] Раббыга сез шулай җавап бирәсезме, уйлый белми торган аңсыз халык?! Сезне бар иткән Атагыз түгелмени Ул?! Сезне халык буларак Ул бар кылмадымыни?!

[7] Борынгыда калган көннәрне исегезгә төшерегез, элеккеге еллар турында уйлагыз – аталарыгызның аңлатуын, өлкәннәрнең сөйләвен үтенегез.

[8] Аллаһы Тәгалә кешелек дөньясын бүлгәндә, халыкларга биләмәгә җир биргәндә, халыкларның чикләрен күк ияләренең саны буенча билгеләде.

[9] Раббының өлеше – Аның халкы, Ягъкуб нәселе – Аның биләмәседер.

[10] Ул аларны буш, кеше аягы басмаган чүлдә тапты; аларны карады, кайгыртты, күз карасыдай саклады.

[11] Оясын саклап очып йөргән, канатларын җәеп, кошчыкларын каурыйларында йөрткән бөркет кебек,

[12] Раббы Үз халкын шулай йөртте – Аның янында башка алла булмады.

[13] Ул аларны таулы илне яулап алырга китерде, кырлардагы уңышны ашатты, таштан – бал, кыя таштан зәйтүн мае агызып тукландырды,

[14] сыер мае һәм сарык сөте, бәрәннәрнең, кәҗәләрнең, Башан сарыкларының эч мае белән, өлгергән тук бодай белән тукландырды, шәраб – йөзем куагының канын эчертте.

[15] Ешурун кабарынды, буйсынмый башлады, көрәйде, юанайды, симерде; үзен бар иткән Аллаһыны ташлады, үзен коткаручы Кыядан баш тартты;

[16] башка илаһларга табынып, Аның көнчелеген кузгатты, җирәнгеч эшләре белән Аны ярсытты.

[17] Аллаһыга түгел, ә җеннәргә, үзе белмәгән илаһларга, ата-бабаларыгыз искә дә алмаган, күптән түгел читтән килеп кергән яңа илаһларга корбаннар китерде.

[18] Әй Ешурун, үзеңне тудырган Кыяны оныттың син, үзеңне бар иткән Аллаһыны исеңнән чыгардың.

[19] Бу хәлне күргәч, Раббының ачуы чыкты, һәм Ул Үз угылларыннан һәм кызларыннан баш тартты;

[20] Ул әйтте: „Алардан йөз чөерермен дә ахырда үзләренә нәрсә буласын күрермен. Алар бит сатлык буын, ышанычсыз балалар.

[21] Ялган аллаларга табынып, көнчелегемне кузгаттылар, пот-сыннары белән ачуымны китерделәр. Мин дә аларны халык дип саналмаганнар белән көнләштерермен, томана бер халык белән ачуларын китерермен.

[22] Ярсуымнан ут кабыныр, һәм шул ут, яндырып, үлеләр дөньясына кадәр җитәр; шул ут җирне һәм аның уңышын кырып, тауларның нигезләрен яндырып бетерер.

[23] Аларга Мин бер-бер артлы бәла-казалар җибәрермен, бөтен укларымны аларга атып бетерермен.

[24] Алар ачлыктан җәфа чигәрләр; коточкыч авырулар, үләт зәхмәте аларны юкка чыгарыр. Мин алар өстенә кыргый җанварлар, чага торган агулы еланнар җибәрермен.

[25] Балалары урамда кылычтан кырылыр, ә үзләре өйләрендә калтырап утырыр. Үсмер егет, үсмер кызны да, имчәк баласын, чал чәчле картны да үлем үзеннән калдырмас.

[26] Аларны таратып, кешеләр хәтереннән хәтта исемнәрен җуйдырырмын, дип әйтер идем дә,

[27] әмма дошманнары, кәпрәеп: ‘Бу эшне Раббы түгел, ә безнең кодрәтле кулыбыз эшләде’, – дип мактанмасыннар өчен, кире уйладым.

[28] Алар – аңсыз халык, аларда уйлау сәләте юк.

[29] Әгәр акыллары булса, моны аңларлар, ахырда үзләренә нәрсә буласын төшенерләр иде“.

[30] Әгәр Исраилнең Кыясы Үз халкыннан йөз чөермәсә, Раббылары аларны дошманнарына тапшырмаса, ничек инде бер кеше мең кешене куа алсын, ике кеше ун мең кешене качырсын?!

[31] Чөнки дошманның кыясы безнең Кыя кебек түгел – алар моны үзләре дә белә.

[32] Дошманнарның йөземе – Сәдүм куагында, Гамура кырларында үскән; аларның җимеше агулы, йөзем тәлгәшләре ачы.

[33] Шәраблары – елан агуы, кара еланның үтерә торган агуы.

[34] „Хәзинә саклагычларымда мөһер астында менә нәрсәләр яшереп тотам Мин!

[35] Аяклары калтырар вакыт җиткәч, дошманнардан Мин үчемне алырмын, тиешлесен кайтарып бирермен; аларның һәлакәт көннәре инде якын, аларга дигән афәт тиз килер“.

[36] Үз халкының көчсезләнүен һәм һичкемнең – ирекленең дә, ирексезнең дә калмавын күргәч, Раббы аларны кызганыр, Үз колларын яклар.

[37] Раббы шул чагында әйтер: „Кайда сезнең илаһларыгыз, сез сыенырга урын эзләгән кыягыз,

[38] корбаннарыгызның маен ашаучы, бүләккә китерелгән шәрабыгызны эчүче илаһлар? – Күтәрелеп, алар килсен сезгә ярдәмгә, яклаучыгыз алар булсын!

[39] Инде күрегез: Мин – бердәнбер, Миннән башка икенче алла юк. Үтерүче дә, яшәтүче дә – Мин, чирләтүче дә, терелтүче дә – Мин; берәү дә Минем кулдан коткара алмый.

[40] Кулымны күккә күтәреп, мәңге яшәвем белән ант итәм:

[41] ялтырап торган кылычымны үткенләгәч, кулым хөкем итәргә күтәрелгәч, дошманнарымнан үч алырмын, Мине күрәлмаучыларга тиешлесен бирермен.

[42] Минем укларым һәлак булганнарның вә әсирләрнең канына манчылып кәефләнер, кылычым дошманнарның озын чәчле башларын кисеп канәгатьләнер“.

[43] Аның халкы белән куаныгыз, әй чит халыклар! Чөнки Ул Үз колларының каны өчен үч алыр, дошманнарын Ул җавапка тартыр, Үз халкының җирен пакьләр».

[44] Нун углы Ешуа белән килеп, Мусаның Исраил халкына җиткергән җыр сүзләре әнә шундый.

[45] Бу сүзләрнең барысын Исраил халкына әйтеп биргәч, Муса

[46] болай дип өстәде: – Бүген сезгә мин җиткергән барлык сүзләрне йөрәгегездә тотыгыз һәм бу Канунның бөтен сүзләрен үзегезнең балаларыгызга төгәл үтәргә кушыгыз.

[47] Буш сүзләр түгел бу, аларда – сезнең тормыш. Әлеге Канунны үтисез икән, Үрдүн елгасын кичеп билисе җирдә гомерегез озын булыр.

[48] Шул көнне үк Раббы Мусага болай диде:

[49] – Шушы Әбарим тауларына, Әрихә шәһәре каршындагы, Мәаб җирендәге Нәбу тавына менеп, Мин исраилиләргә биләмәгә бирәсе Кәнган җиренә кара.

[50] Һор тавында үлеп, ата-бабаларына кушылган агаң Һарун кебек, син әнә шул тауда үләрсең һәм ата-бабаларыңа кушылырсың.

[51] Чөнки сез икегез дә Сыйн чүлендәге Мериба-Кадыш сулары янында, исраилиләр күз алдында изгелегемне танымадыгыз һәм Миңа тугры булмадыгыз.

[52] Син ул җирне ерактан күрерсең, тик Мин исраилиләргә бирәсе шул җиргә аяк басмассың.

Канун — Chapters