[1] Әгәр сез, Раббы Аллагызның сүзенә колак салып, бүген мин сезгә ирештергән бөтен әмерләрен төгәл үтәсәгез, ул вакытта Раббы Аллагыз сезне җирдәге бөтен халыклардан өстен куяр.
[2] Әгәр Раббы Аллагызның сүзенә колак салсагыз, түбәндәге фатихалар сезгә килеп ирешер һәм гамәлгә ашыр.
[3] Сез шәһәрдә дә, авылда да фатихалы булырсыз.
[4] Балагыз, җирегезнең җимеше, эре һәм вак терлегегезнең үрчеме – бозаулар вә бәтиләр – фатихалы булыр.
[5] Ашлык тырысларыгыз, күәсләрегез фатихалы булыр.
[6] Чыгып киткәндә дә, кайтып кергәндә дә фатихалы булырсыз.
[7] Сезгә каршы күтәрелгән дошманнарыгызны Раббы җиңелергә мәҗбүр итәр; алар сезгә каршы бер юлдан килсәләр, җиде якка таралып качарлар.
[8] Раббы сезнең амбарларыгызга һәм барлык эшләрегезгә фатихасын бирер. Сезгә бирәсе җирдә Раббы Аллагыз сезне фатихалы итәр.
[9] Раббы Аллагызның әмерләрен үтәсәгез, Аның юлыннан йөрсәгез, биргән антына тугры калып, Ул сезне Үзенең изге халкы итәр.
[10] Раббы сезне «Үз халкым» дип атаганны җир йөзендәге барлык халыклар белеп, сездән куркып торырлар.
[11] Раббы сезне һәр яктан бәрәкәтле итәр: балаларыгыз күп, терлегегез үрчемле булыр, ата-бабаларыгызга, балаларыгызга бирәм, дип ант иткән җирләрнең туфрагы мул уңыш китерер.
[12] Яңгырны җирегезгә вакытында яудырыр һәм барча эшегезгә фатихасын бирер өчен, Раббы сезгә Үзенең күк хәзинәсен мул итеп ачар. Сез күп халыкларга бурычка акча бирерсез, ә үзегез бурычка алмассыз.
[13] Раббы Аллагызның бүген минем аша сезгә җиткергән әмерләренә колак салып, аларны төгәл үтәсәгез, аста түгел, һәрвакыт өстә булырсыз: Раббы сезне койрык итеп түгел, ә баш итеп тотар.
[14] Бүген мин сезгә боерганнардан уңга да, сулга да тайпылмас өчен, башка илаһлар артыннан ияреп, аларга хезмәт итмәгез.
[15] Әгәр Раббы Аллагызның сүзенә колак салмасагыз, бүген мин сезгә җиткергән бөтен әмерләрен, кагыйдәләрен тырышып үтәмәсәгез, түбәндәге ләгънәтләр сезнең өскә килеп төшәр.
[16] Шәһәрдә дә, авылда да сезгә ләгънәт төшәр.
[17] Ашлык тырысларыгызга, күәсләрегезгә ләгънәт төшәр.
[18] Балаларыгызга, җирегезнең җимешенә, эре һәм вак терлегегезнең үрчеменә – бозау вә бәтиләрегезгә – ләгънәт төшәр.
[19] Чыгып киткәндә дә, кайтып кергәндә дә сезгә ләгънәт төшәр.
[20] Нәрсә генә эшләсәгез дә, кырылып, тиз арада һәлак булганчыга кадәр, Раббы сезгә ләгънәт-каргыш, борчу, бәхетсезлекләр җибәрер. Болар сезнең яман эшләрегез өчен, сез Аны ташлаган өчен булыр.
[21] Билисе җирегездән сезне тәмам юк иткәнче, Раббы сезгә коточкыч авырулар җибәреп торыр.
[22] Раббы сезне хәлдән тайдыра торган чир, бизгәк, шеш авыруы, көйдергеч эсселек, корылык һәм киптергеч җил, күгәрек белән зарарлар – сез үлгәнче артыгыздан ияреп йөрер алар.
[23] Күк сезнең баш өстегездә бакыр төсле кызган булыр, аяк астыгыздагы җир тимер кебек каты булыр.
[24] Сез юк ителгәнчегә кадәр, Раббы яңгыр урынына ком яудырыр – күктән өстегезгә тузан төшәр.
[25] Раббы сезне дошманнарыгыздан җиңдерер; аларга каршы бер юлдан барсагыз, алардан җиде якка таралып качарсыз. Сезнең бәла-казаларыгызны күреп, җир йөзендәге барлык халыклар куркуга калырлар.
[26] Мәетләрегез күктәге кошларга һәм җәнлекләргә азыкка әйләнер – аларны куучы да булмас.
[27] Раббы сезне дәвалап бетереп булмый торган Мисыр чуаннары, чи җәрәхәт, кутыр һәм корчаңгы белән зарарлар.
[28] Раббы сезне акылдан яздырыр, сукырайтыр, йөрәк өянәге белән җәфалар.
[29] Сукыр кеше караңгыда кармаланып йөргән кебек, сез яктыда кармаланып юл эзләрсез, эшләрегез уңышсыз тәмамланыр, сезне һәрвакыт кыерсытырлар, таларлар, сезне берәү дә кайгыртмас һәм якламас.
[30] Кыз белән ярәшелерсең – аның белән икенче берәү якынлык кылыр; йорт салырсың – анда тора алмассың; йөзем бакчасы утыртырсың – җимешен авыз итә алмассың.
[31] Күз алдыңда үгезеңне суярлар – итен ашый алмассың; күз алдыңда ишәгеңне талап алырлар һәм кайтарып бирмәсләр. Дошманнар сарыкларыңны куып алып китәрләр – сине берәү дә якламас.
[32] Күз алдыңда угылларың вә кызларың чит халыклар арасына куылыр; көн дә аларны көтеп, күзләрең күгәрер, әмма ярдәм итәргә көчең булмас.
[33] Син белмәгән халык җиреңнең җимешләрен, эшләгәнеңне ашар, ә сине һәрвакыт кыерсытырлар һәм җәфаларлар гына.
[34] Күзләрең күргәннән акылыңнан язарсың.
[35] Дәвалап булмый торган чуаннар белән Раббы ботларыңны, тезләреңне җәфалар – алар сине баш түбәңнән алып аяк табаныңа кадәр каплар.
[36] Раббы сезне һәм үзегез куйган патшагызны сез дә, ата-бабаларыгыз да белмәгән халыкка илтеп тапшырыр, һәм сез шунда агачтан, таштан ясалган башка илаһларга хезмәт итәрсез.
[37] Раббы сезне тараткан барлык халыклар арасында сез телдән төшми торган, коточкыч бер адәм мәсхәрәсе булырсыз.
[38] Кырларыгызда ашлыкны күп итеп чәчәрсез, ләкин саранча ашаганга, уңышны аз җыярсыз.
[39] Йөзем куаклары утыртырсыз, аларны эшкәртерсез, ләкин, корт ашаганга, йөземен җыя, шәрабын эчә алмассыз.
[40] Сезнең бөтен җирегездә зәйтүн агачлары үсәр, ләкин зәйтүнегез җиргә коелганга, үзегезне майлау өчен зәйтүн маегыз булмас.
[41] Угылларыгыз, кызларыгыз булыр, ләкин әсир ителгәнгә, алар яныгызда калмас.
[42] Җирегездәге барча агачларны һәм җимешләрне саранча кырыр.
[43] Арагыздагы килмешәкләр һаман сездән югары күтәрелер, ә сез һаман түбән төшәрсез.
[44] Алар сезгә бурычка биреп торырлар, ә сез бурычка бирә алмассыз; алар – баш, ә сез койрык булырсыз.
[45] Раббы Аллагызның сүзенә колак салмаган, Аның сезгә биргән әмер-кагыйдәләрен үтәмәгән өчен, шушы бөтен ләгънәтләр башыгызга төшәр, сезне һәлакәткә китергәнче эзәрлекләр.
[46] Һәм бу сезгә дә, нәсел варисларыгызга да гомерлек кара тамга, бер билге булыр.
[47] Булган муллыкка чын йөрәктән шатланып, куанып, Раббы Аллагызга хезмәт итмәгәнгә күрә,
[48] Раббы муеныгызга тимер камыт асар, һәм сез, әҗәлегез җиткәнче, ризыкка, суга, кием-салымга мохтаҗлык кичереп, дошманнарга хезмәт итәрсез.
[49] Раббы сезнең өскә җир читеннән, ерактан бер халыкны китерер. Сез телен дә аңламаган бу халык, бөркет кебек, өстегезгә ябырылыр.
[50] Бу халык рәхимсездер: ни олыны хөрмәт итмәс, ни кечене кызганмас.
[51] Сезне тәмам бөлдереп бетергәнче, алар яшь терлегегезне, җирегезнең уңышын ашар. Алар сезгә ни ашлык, ни шәраб, ни май, ни сыер белән сарыкларыгызның үрчемен калдырмас, һәм сез һәлак булырсыз.
[52] Җирегездәге барлык шәһәрләрнең сез ышанып торган биек һәм ныклы диварлары җимерелгәнче, алар сезне һаман кысрыклый бирерләр – Раббы Аллагыз бирәсе җирдәге барлык шәһәрләрдә сезне камалышта тотарлар.
[53] Дошманыгызның камау-кысулары шундый авыр булыр ки, сез үз балаларыгызны – Раббы Аллагыз биргән угыл-кызларыгызны ашарсыз.
[54] Сезнең арада иң йомшак, иң ягымлы саналган ир дә үзенең кардәшенә, сөйгән хатынына, әле исән калган балаларына рәхимсез күз белән карар.
[55] Үз балаларының итен ашаганда, ул һичкем белән бүлешмәс, чөнки дошман шәһәрләрегезне камалышта тоткан чакта, шул авыр вакытта ашардай һични калмас.
[56] Сезнең арада иң йомшак, иң ягымлы, җиргә каты басып йөрергә дә курыккан хатын үзенең сөйгән иренә, угыл-кызына рәхимсез күз белән карар.
[57] Яңа туган баласын да, соңгылыгын да ул беркемгә бирмәс – дошман шәһәрләрегезне камалышта тоткан чакта, шул авыр вакытта ачлыктан ул үзе генә яшереп ашар.
[58] Әгәр шушы китапта язылган Канунның бөтен сүзләрен төгәл үтәмәсәгез һәм Раббы Аллагызның дәһшәтле, шөһрәтле исемен хөрмәтләмәсәгез,
[59] Раббы сезгә һәм нәсел варисларыгызга шаккатарлык, бетмәс-төкәнмәс бәла-казалар, озакка сузылган коточкыч авырулар җибәрер.
[60] Сез Мисырда күргән һәм сезнең котыгызны алган бөтен авыруларны Ул сезгә җибәрер, һәм шул авырулар сезгә ябырылыр.
[61] Раббы сезнең өскә хәтта шушы Канун китабында язылмаган барлык авыруларны вә бәла-казаларны җибәрер, һәм сез һәлак булырсыз.
[62] Элек сез күктәге йолдызлар санынча күп булсагыз да, бик азыгыз гына исән калыр, чөнки сез Раббы Аллагызны тыңламадыгыз.
[63] Раббы сезне ишәйткәндә, сезгә игелекләр кылганда ничек куанса, сезне һәлак иткәндә, кырганда да нәкъ шулай куаныр. Билисе җирегездән дә сез соңыннан сөрелерсез.
[64] Раббы сезне җирнең бер кырыеннан икенче кырыена кадәр, чит халыклар арасына таратыр, сез анда ни үзегез, ни ата-бабаларыгыз белмәгән, агачтан һәм таштан ясалган башка илаһларга табынырсыз.
[65] Әмма бу халыклар арасында да үзегезгә тынычлык таба алмассыз, сезгә анда тыныч урын булмас; Раббы сезгә анда куркудан калтырап торган йөрәк, сагыш тулы өметсез күзләр һәм күңел әрнүе бирер.
[66] Тормышыгыз һәрвакыт куркыныч астында булыр: куркудан көнегезне дә, төнегезне дә калтыранып үткәрерсез; алдагы көнгә ышанычыгыз бетәр сезнең.
[67] Йөрәгегезне чорнап алган куркудан һәм үз күзләрегез белән күргәннәрдән сез иртән: «Кич җитсен иде!», ә кичен: «Таң атсын иде!» – диярсез.
[68] Мин сезгә: «Моннан ары бу юлны күрмәссез!» – дип әйткән юлдан Раббы сезне корабта Мисырга кире кайтарыр; анда дошманнарыгызга кол ир вә кол хатын булып сатылырга теләсәгез дә, сезне алучы табылмас.