Skip to content
Opens in a new window

[1] И исраилиләр, мин сезгә өйрәтәсе кагыйдәләрне вә кануннарны тыңлагыз! Исән калыр өчен һәм ата-бабаларыгызның Раббы Алласы бирәсе җирне биләр өчен, әлеге кануннарны үтәгез.

[2] Мин әйткән сүзләргә берни өстәмәгез дә, аларны киметмәгез дә. Раббы Аллагызның сезгә минем аша ирештергән әмерләрен үтәгез.

[3] Раббының Багал-Пигур тавында нәрсә эшләгәнен үз күзләрегез белән күрдегез. Раббы Аллагыз Багал-Пигур илаһына табынучыларны арагыздан юк итте.

[4] Ә Раббы Аллагызга тугры калганнарның һәммәсе әле бүген дә исән.

[5] Мин, Раббы Аллам кушканча, сез кереп билисе җирдә үтәргә тиешле карарларны аңлаттым, кануннарны өйрәттем.

[6] Аларны төгәл үтәгез, һәм башка халыклар сезнең акыллы, зиһенле булуыгызны күрер; ул кагыйдәләр турында ишеткәч: «Чынлап та, бу бөек халык акыллы һәм зирәк икән», – дияр.

[7] Ялварган чакта Раббы Аллабыз безгә якын булган кебек, аллалары шулай якын булган тагын берәр бөек халык бармы икән?!

[8] Бүген мин сезгә биргән бу канун җыелмасына охшаган гадел кагыйдәләре һәм карарлары булган башка берәр бөек халык бармы икән?!

[9] Әмма сак һәм игътибарлы булыгыз! Күзегез белән күргәннәр исегездән чыкмасын һәм гомерегез буена күңелегездән җуелмасын өчен, ул гамәлләрне балаларыгызга да, оныкларыгызга да өйрәтегез.

[10] Хореб тавы янында Раббы Аллагыз каршында басып торган көнегезне хәтерләгез. Ул чагында Раббы миңа: «Халыкны җый, Мин сөйләгән сүзләрне ишетсеннәр, җирдә яшәгән көннәрендә алар, Миннән куркып, Мине хөрмәтләргә өйрәнерләр, балаларын да шуңа өйрәтерләр», – дигән иде.

[11] Сез тау итәгенә якын килеп бастыгыз: тау яна иде, аннан ут чыгып күккә кадәр күтәрелде, тирә-юньне кара болытлар белән куе караңгылык каплады.

[12] Ут эченнән Раббы сезгә эндәште. Аның сүзләрен сез ишеттегез, әмма Үзенең сурәт-кыяфәтен күрмәдегез, бары тавышын гына ишеттегез.

[13] Раббы сезгә Үз Килешүен, ун канунын белдерде һәм аларны, үтәргә кушып, ике таш тактага язды.

[14] Шулвакыт миңа Раббы сез, елганы кичеп, биләмәгә җир алганнан соң үтәргә тиешле кагыйдә вә кануннарны өйрәтергә кушты.

[15] Ул көнне Хореб тавында, Раббы ут эченнән сөйләгәндә, сез бернинди дә сурәт-кыяфәт күрмәдегез. Шуңа күрә сак булыгыз:

[16] үзегезгә һичнинди потлар, ир яки хатын, җир хайваны яки күктә оча торган кош, җирдән сөйрәлүче хәшәрәт яки җир астында суда йөзә торган балыкка охшатып, табына торган сыннар ясап, гөнаһ кылмагыз.

[19] Кояшка, айга һәм йолдызларга – күк җисемнәренә – күзләрегезне күтәреп караганда, сак булыгыз һәм коткыга бирелмәгез: аларга табынмагыз һәм сәҗдә кылмагыз, чөнки Раббы Аллагыз аларны күк астындагы бүтән барлык халыкларга билгеләде;

[20] ә сезне Раббы, Үз халкы, Үз биләмәсе итәр өчен, тимер эретә торган кызу мичтән алган кебек, Мисырдан алып чыкты; бүген күренгәнчә, сез – Аның Үз халкы, Үз биләмәсе!

[21] Сезнең аркада Раббы Аллагыз миңа ачуланды һәм сезгә биләмә итеп бирәсе бәрәкәтле җиргә мине Үрдүн елгасы аша чыгармаска ант итте.

[22] Мин, Үрдүн елгасын кичмичә, шушы җирдә үләрмен. Сез исә, тиздән елганы кичеп, ул бәрәкәтле җирне биләрсез.

[23] Раббы Аллагыз сезнең белән төзегән килешүне онытудан сакланыгыз. Раббы Аллагыз тыйган төрле нәрсәләргә охшатып, сыннар ясамагыз.

[24] Чөнки Раббы Аллагыз – яндырып юк итүче ут, Ул бары тик Үзенә генә тугры булып калуны таләп итә.

[25] Бу җирдә сез озын гомер итәрсез, балаларыгыз һәм оныкларыгыз туар; әгәр сез, бозылып китеп, нәрсәгә дә булса охшатып, сыннар ясасагыз, Раббы Аллагыз күз алдында явызлык булыр бу, һәм сез Аның ачуын китерерсез.

[26] Шуңа күрә бүген мин сезне кисәтеп куям, ә күк белән җир моңа шаһит булсыннар: шулай эшләсәгез, Үрдүн елгасын кичкәннән соң, биләмәгә алган җирегезне бик тиз югалтырсыз – озак тормассыз анда, юк ителерсез.

[27] Раббы сезне башка халыклар арасына таратыр, анда сезнең бик азыгыз исән калыр.

[28] Анда сез агачтан, таштан адәм кулы белән ясалган, күрми, ишетми, ашамый, ис сизми торган илаһларга табынырсыз.

[29] Анда сез Раббы Аллагызны эзли башларсыз; әгәр бөтен йөрәгегез һәм җаныгыз белән эзләсәгез табарсыз!

[30] Башыгызга кайгы килгәч, шушы афәтләр сезгә ябырылгач, Раббы Аллагызга борылырсыз һәм Аның сүзенә колак салырсыз.

[31] Раббы Аллагыз – шәфкатьле Аллаһы! Ул сезне ташламас, юк итмәс һәм Үзенең анты белән беркеткән, ата-бабаларыгыз белән төзегән килешүне онытмас.

[32] Үткәннәр, сезгә хәтле булган заманнар, Аллаһы җирдә кешене бар иткән көннән алып, соңгы вакытлар турында сораштырыгыз, күкнең бер читеннән икенче читенә кадәр эзләп карагыз: кайчан да булса шушындый бөек эшләрнең булганы яки шуңа охшаган эшләрнең ишетелгәне булдымы икән?!

[33] Ут эченнән Аллаһы тавышын ишетеп тә, сезнең кебек исән калган берәр башка халык бармы икән?!

[34] Сез Аның мисырлыларга нинди бәла-казалар китерүен, нинди галәмәтләр, могҗизалар күрсәтүен һәм аларга каршы сугышуын, кулының көч-кодрәтен, курку уятучы бөек эшләрен үзегез күрдегез! Раббы Аллагыз сезгә Мисырда эшләгән кебек, башка нинди дә булса берәр алланың, барып, икенче халык арасыннан аерым халыкны үзенә алырга тырышканы бармы?!

[35] Болар сезгә фәкать Раббының гына Аллаһы булуын һәм Аннан башка икенче алланың юклыгын белдерер өчен күрсәтелде.

[36] Раббы, сезгә үгет-нәсыйхәт бирү өчен, күктән Үзенең тавышын ишеттерде; җирдә Ул сезгә бөек ут-ялкынын күрсәтте, һәм ут эченнән сез Аның сүзләрен ишеттегез.

[37] Раббы ата-бабаларыгызны яратканга һәм алардан соң сезне, аларның нәсел варисларын сайлаганга, Үзенең бөек кодрәте белән сезне Мисырдан алып чыкты.

[38] Үзегездән күбрәк тә, көчлерәк тә булган халыкларны күз алдыгыздан куып, Раббы сезне алар җиренә кертте – аны сезгә биләмә итеп бирү өчен шулай эшләде. Һәм хәзер моның шулай булуы күренеп тора.

[39] Шуңа күрә Раббының югарыда, күктә, һәм түбәндә, җирдә, Аллаһы икәнлеген, Аңардан башка икенче алланың булмавын белегез һәм исегездә тотыгыз.

[40] Сезнең үзегезгә, сездән соң килгән балаларыгызга яхшы булсын өчен, һәм Раббы Аллагыз гомерлеккә бирәсе җирдә сез озак еллар яшәсен өчен, Раббының бүген минем аша сезгә ирештергән кагыйдәләрен вә әмерләрен үтәгез.

[41] Шуннан соң Муса Үрдүн елгасының көнчыгыш ягыннан өч сыену шәһәре сайлап алды.

[42] Бу шуның өчен кирәк иде: әгәр берәү, икенче кешегә күңелендә дошманлык сакламыйча, аны ялгышлык белән үтерсә, шул шәһәрләрнең берәрсенә качып, тормышын саклап калырга мөмкин.

[43] Муса сайлаган өч шәһәр: рубиннәр өчен – чүлдә, тигезлектә урнашкан Бесер, гәдләр өчен – Гилыгадтагы Рамот, менашшелар өчен – Башандагы Гөлән.

[44] Менә исраилиләргә Муса ирештергән Канун.

[45] Исраилиләр Мисырдан чыкканнан соң, Муса бу карарларны, кагыйдәләрне вә кануннарны аларга Үрдүн аръягында, Бәйт-Пигур янындагы үзәндә торган чакта игълан итте. Бу җир элек Хишбунда идарә иткән амориләр патшасы Сихонныкы булган. Ләкин Муса, исраилиләр белән Мисырдан чыккач, аны җиңгән

[47] һәм аның җирен дә, Үрдүн елгасының көнчыгыш ярында яшәгән икенче амориләр патшасы – Башан патшасы Ог җирен дә яулап алган иде.

[48] Бу җирләр Арнон үзәне читендә урнашкан Арогыр шәһәреннән Сирион, ягъни Хәрмун тавына кадәр сузылган иде.

[49] Бу җирләр, Үрдүн елгасының көнчыгышындагы Араба тигезлеген дә кертеп, көньякта – Араба диңгезенә, көнчыгышта Фесгә тавы итәгенә кадәр җәелгән иде.

Канун — Chapters