Skip to content
Opens in a new window

[1] Сез – Раббы Аллагызның балалары, шуңа күрә берәрсе үлә калса, кайгы билгесе итеп, тәнегезгә яралар ясамагыз, башыгызны кырмагыз;

[2] чөнки сез Раббы Аллагыз өчен изге халык, Раббы җир йөзендә яшәүче барлык халыклар арасыннан, Үз халкы итәр өчен, сезне сайлап алды.

[3] Чиста булмаган хайваннарны ашамагыз.

[4] Менә сезгә ашарга яраклы маллар: сыер, сарык, кәҗә,

[5] мөгезле болан һәм тау кәҗәсе, кыргый үгез һәм кыр кәҗәсе, нәфис болан, антилопа һәм кыр тәкәсе, кыргый сарык.

[6] Күши торган һәм аеры тояклы һәртөрле малны ашарга ярый.

[7] Аеры тояклы, ләкин күшәмәүче, яисә күшәүче, әмма аеры тояклы булмаган хайванның итен ашарга ярамый. Бу – дөя, куян, кушаяк, чөнки күшәсәләр дә алар аеры тояклы түгел, сезнең өчен алар – хәрәм.

[8] Дуңгыз аеры тояклы булса да күшәми, сезнең өчен ул – хәрәм. Бу хайваннарның итен ашамагыз һәм үләксәсенә кагылмагыз.

[9] Суда яшәүче канатлы һәм тәңкәле җан ияләренең һәммәсен ашый аласыз.

[10] Ә тәңкәсез һәм канатсыз җан ияләрен ашамагыз, сезнең өчен алар – хәрәм.

[11] Хәрәм булмаган һәртөрле кош итен ашый аласыз.

[12] Әмма кошлардан түбәндәгеләрне ашарга ярамый: бөркет, гриф, диңгез бөркете,

[13] тилгән, лачынның бар төре,

[14] козгынның бар төре,

[15] тәвә кошы, ябалак, акчарлак, карчыганың бар төре,

[16] байгыш, ибис, ак ябалак,

[17] чүл ябалагы, сип, балык аулаучы,

[18] ләкләк, челән һәм аның бар төре, һөдһөд һәм ярканат.

[19] Барлык канатлы бөҗәкләр сезнең өчен хәрәм, аларны ашамагыз.

[20] Хәрәм булмаган һәртөрле канатлыларны ашый аласыз.

[21] Үз үлеме белән үлгән хайванны ашамагыз, чөнки сез – Раббы Аллагызның изге халкы. Аны арагызда яшәгән килмешәкләргә бирә яисә чит кавем кешеләренә сата аласыз. Кәҗә бәтиен анасының сөтендә пешермәгез.

[22] Кырларыгыздан алган уңышның уннан бер өлешен һәр ел саен аерып куегыз.

[23] Раббы Аллагыз Үз исеме өчен сайлаган урында, Аның каршында ашлыгыгызның, яңа җитешкән шәрабыгызның, зәйтүн маегызның уннан бер өлешен, беренче булып туган эре һәм вак терлегегезне ашагыз. Моны сез һәрвакыт Раббы Аллагыздан куркып, Аны хөрмәтләргә өйрәнү өчен эшләгез.

[24] Әгәр инде Раббы Аллагыз Үз исеме өчен сайлаган урын бик ерак икән, Раббы Аллагызның фатихасы белән өлгергән уңышыгызның уннан бер өлешен анда илтеп җиткерергә мөмкинлегегез булмаса,

[25] боларны көмешкә алмаштырыгыз һәм, көмешне кулыгызга тотып, Раббы Аллагыз сайлаган урынга килегез.

[26] Шушы көмешкә күңелегез теләгән сыерны, сарыкны, шәрабны, исерткеч эчемлекне, җаныгыз теләгән бар нәрсәне сатып алыгыз да шунда Раббы Аллагыз каршында ашагыз һәм бөтен йортыгыз белән күңел ачыгыз.

[27] Шәһәрләрегездә сезнең белән бергә яшәүче левиләрне кайгыртырга онытмагыз, чөнки аларга бернинди биләмә дә, өлеш тә бирелми.

[28] Һәр өченче елның ахырында шул ел уңышының уннан бер өлешен аерып куегыз һәм яшәгән урыныгызда саклагыз.

[29] Шулай эшләсәгез, биләмәләре булмаган левиләр дә, килмешәкләр дә, ятимнәр дә, арагыздагы толлар да килеп туйганчы ашый алырлар, шуның өчен Раббы Аллагыз сезнең бар эшегезгә фатихасын бирер.

Канун — Chapters