Skip to content
Opens in a new window

[1] Раббы Аллагызга кимчелекле, зәгыйфь үгез яки сарыкны корбанга китермәгез, чөнки ул – Раббы Аллагызга җирәнгеч.

[2] Әгәр Раббы Аллагыз сезгә яшәр өчен биргән урында берәр ир яки хатын-кыз, Раббы Аллагызның Килешүен бозып, Аңа каршы яман эш кылса,

[3] минем тыюыма карамастан, башка илаһларга сәҗдә кылса йә кояшка, айга, күктәге йолдызларга табына башласа,

[4] сезгә шул турыда хәбәр килеп ирешкәч, аны башта җентекләп тикшерегез. Әгәр чыннан да бу җирәнгеч эшнең Исраилдә булганлыгы исбатланса,

[5] ул явызлыкны эшләгән ир яки хатынны шәһәр капкасы янына чыгарыгыз һәм таш атып үтерегез.

[6] Кеше үлемгә хөкем ителсен өчен, кимендә ике яки өч шаһитның сүзе кирәк; кеше бары тик бер шаһитның сүзе буенча үлемгә хөкем ителергә тиеш түгел.

[7] Шаһитлар ул кешегә беренче булып таш атарга тиеш, шуннан соң бар халык аларга иярсен; үзегезнең арадан явызлыкны шулай юк итегез.

[8] Әгәр яшәгән җирегездә сез хөкем итә алмаслык катлаулы хөкем эшләре була калса, – мәсәлән, кеше үтерү белән, зыян килү яки башка төрле хөкем итү белән бәйле эшләр, – ул вакытта Раббы Аллагыз сайлаган урынга барыгыз.

[9] Леви руханилар, шул вакытта хезмәттә булган хөкемче алдына барып сорагыз – алар үзләренең карарын чыгарырлар.

[10] Раббы сайлаган урында алар нинди карар игълан итсәләр, шуңа карап эш итегез һәм алар кушканның бөтенесен төгәл үтәгез.

[11] Алар сезгә өйрәткән Канун, сезгә әйткән карар буенча эшләгез; сезгә кушканнардан уңга да, сулга да борылмагыз.

[12] Ә кем дә булса Раббы Аллагыз каршында хезмәт итүче руханига яки хөкемчегә буйсынмаса, ул кеше үтерелергә тиеш, Исраил арасыннан явызлыкны шулай юк итегез.

[13] Бөтен халык ишетер дә куркыр, башка тәвәккәл итмәс.

[14] Раббы Аллагыз бирәсе җиргә килеп, аны үзегезгә алгач, шунда урнашырсыз һәм: «Әйләнә-тирәбездәге халыклар кебек, үзебезнең өстән патша куйыйк», – диярсез,

[15] шул чагында Раббы Аллагыз сайлаган патшаны куегыз. Ул исраили кардәшегез булырга тиеш, читтән килгәнне, кардәш булмаганны патша итмәгез.

[16] Патша үз атларының санын арттырмасын һәм атлар алып кайтырга кешеләрне Мисырга җибәрмәсен, чөнки Раббы сезгә: «Бу юлдан бүтән кире кайтмагыз», – дигән иде.

[17] Раббыдан күңеле тайпылмасын өчен хатыннарны күп алмасын һәм алтын-көмешне чамасыз җыймасын;

[18] патша тәхетенә утыргач, Леви населеннән булган руханиларда саклана торган кулъязма төргәгеннән үзенә шушы Канунның күчермәсен алсын.

[19] Бу Канунның барлык сүзләрен һәм кагыйдәләрен үтәсен, Раббы Алласыннан куркып, Аны хөрмәтләргә өйрәнсен өчен, әлеге күчермә аңарда булсын, һәм ул аны гомере буе укысын.

[20] Шулай эшләсә, исраили кардәшләреннән ул үзен өстен куймас, әмерләрдән уңга да, сулга да борылмас, шуңа күрә үзенең дә, угылларының да Исраилдә патшалык итү вакыты озак булыр.

Канун — Chapters