Skip to content
Opens in a new window

[1] Мин сезгә сайларга тәкъдим иткән фатиха яки ләгънәт-каргыш тормышыгызда гамәлгә ашканнан соң, Раббы Аллагыз сезне чит халыклар арасына сибеп таратыр, һәм сез, шунда яшәгәндә, шулар турында уйлый башларсыз.

[2] Угылларыгыз белән бергә Раббы Аллагызга әйләнеп кайтып, бүген мин сезгә кушканча, бөтен йөрәгегез, бөтен җаныгыз белән Аның сүзләрен үтәсәгез,

[3] Раббы Аллагыз сезнең язмышыгызны үзгәртер, шәфкать күрсәтеп, Үзе таратып җибәргән яклардан – башка халыклар арасыннан җыеп алыр.

[4] Хәтта җир читенә кадәр таралган булсагыз да, Раббы Аллагыз сезне кире җыеп алыр.

[5] Раббы Аллагыз сезне ата-бабаларыгыз җиренә китерер, һәм сез шул җирләрне биләрсез; Ул сезне ата-бабаларыгызга караганда да баерак, ишлерәк итәр.

[6] Сез Раббыны бөтен йөрәгегез белән яратсын һәм исән-имин яшәсен өчен, Раббы Аллагыз сезнең һәм нәсел варисларыгызның йөрәген сөннәтләр.

[7] Шулчак Раббы Аллагыз бөтен бу ләгънәт-каргышларны сезне эзәрлекләүче һәм күрәлмаучы дошманнарыгызга юнәлтер,

[8] ә сез, кире кайтып, Раббыгызның сүзләренә колак салырсыз һәм Аның бүген минем аша сезгә җиткергән бөтен әмерләрен үтәрсез.

[9] Раббы Аллагыз һәммә эшегезне уңышлы итәр, балаларыгыз күп, терлегегез үрчемле, җирегезнең җимеше мул булыр; Раббы Аллагызның сүзләрен тыңлап, Аның шушы Канун китабында язылган әмерләрен һәм кагыйдәләрен үтәп, Аңа бөтен йөрәгегез, бөтен җаныгыз белән борылсагыз, Раббы, ата-бабаларыгыз өчен шатланган кебек, сезнең өчен шатланачак һәм сезгә игелекләр кылачак.

[11] Бүген мин сезгә җиткергән шушы әмер сезнең өчен артык читен һәм үти алмаслык түгел.

[12] «Безнең өчен берәрсе күккә менсен иде дә, ул әмерне безгә алып төшеп күрсәтсен иде, ә без аны үтәр идек», – дип әйтергә күктә түгел ул.

[13] «Безнең өчен берәрсе диңгез аръягына барсын иде дә, ул әмерне безгә алып кайтып күрсәтсен иде, ә без аны үтәр идек», – дип әйтергә диңгез аръягында түгел ул.

[14] Бу әмер якында гына: сез аны үти алсын өчен, телегездә вә күңелегездә ул.

[15] Менә мин бүген сезгә яшәү белән яхшылыкны яки үлем белән яманлыкны сайларга тәкъдим итәм.

[16] Бүген мин сезгә әйткәннәрне – Раббы Аллагыз кушканнарны үтәсәгез, Раббы Аллагызны яратсагыз, Аның юлыннан йөреп, әмерләрен, кагыйдәләрен вә кануннарын үтәсәгез, Раббы Аллагыз фатихасы белән үзегез билисе җирдә яшәрсез һәм күп санлы булырсыз.

[17] Әгәр инде йөрәгегез белән Раббыдан читләшеп, аны тыңламасагыз, адашсагыз, башка илаһларга сәҗдә кылып, аларга табына башласагыз, –

[18] мин сезне хәзер кисәтеп куям! – сез һәлак булырсыз, Үрдүн аръягында билисе җирегездә озак яши алмассыз.

[19] Мин бүген, күк белән җирне шаһитлыкка чакырып, сезгә яшәү яки үлем, фатиха яки ләгънәт-каргыш сайларга тәкъдим итәм. Үзегезнең һәм нәсел варисларыгызның яшәвен теләсәгез, тормышны сайлагыз.

[20] Раббы Аллагызны яратыгыз, Аның сүзләрен тыңлагыз, Аңа сыеныгыз. Шулай итсәгез, Раббы ата-бабаларыгыз Ибраһимга, Исхакка һәм Ягъкубка бирергә ант иткән җирдә яшәрсез һәм озын гомер кичерерсез.

Канун — Chapters