Skip to content
Opens in a new window

[1] Бу китапта Мусаның Үрдүн аръягындагы чүлдә, Араба тигезлегендә, Суф дип аталган урын каршында – Паран белән Тофел, Лабан, Хасерот һәм Ди-Заһаб арасында – Исраил халкына сөйләгән сүзләре китерелә.

[2] (Сәгыйрь таулары аша Хоребтан Кадыш-Барниага барып җитәр өчен, унбер көн кирәк.)

[3] Исраилиләр Мисырдан чыгып киткәннең кырыгынчы елында, унберенче айның беренче көнендә Раббы кушканнарны Муса Исраил халкына ирештерде.

[4] Бу хәл Хишбунда яшәгән амориләр патшасы Сихон, Аштаротта һәм Эдрегыйда яшәгән Башан патшасы Ог Муса тарафыннан җиңелгәннән соң булды.

[5] Муса исраилиләргә Раббы канунын аңлата башлаганда, алар Үрдүн елгасының икенче ягындагы Мәаб җирендә иделәр. Муса аларга болай диде:

[6] – Раббы Аллабыз Хореб тавында безгә: «Бу тауда инде озак тордыгыз,

[7] җыеныгыз да амориләр яшәгән тауларга, аларның күршеләре яши торган җирләргә – Араба тигезлегенә, тауларга, түбән урыннарга, Нәгебкә һәм диңгез буйларына китегез, кәнганиләр җирен һәм Ливанны узып, бөек Фөрат елгасына кадәр барып җитегез.

[8] Менә, бу җирләрне Мин сезгә тапшырам. Барыгыз, Мин сезнең ата-бабаларыгыз Ибраһимга, Исхакка, Ягъкубка һәм аларның нәсел варисларына бирергә ант иткән җирне биләгез!» – дип әйтте.

[9] Муса әйтте: – Мин сезгә ул вакытта ук: «Берүзем генә барыгызга да башлык була алмыйм.

[10] Раббы Аллагыз сезне күп санлы итте, шуңа күрә күктәге йолдызлар санынча ишәйдегез!

[11] Ата-бабаларыгызның Раббы Алласы сезне бүгенгедән мең мәртәбә арттырсын да, вәгъдә иткәненчә, фатихасын бирсен!

[12] Ә мин берүзем генә сезнең турыда кайгырта, низагларыгызны хәл итә алмыйм!

[13] Һәр ыругтан акыллы, зирәк, сыналган берничә ирне сайлап алыгыз. Мин аларны сезгә башлык итеп куярмын», – дигән идем.

[14] Сез: «Синең тәкъдимең яхшы», – дидегез.

[15] Мин ыругларыгыздагы баш кешеләрне – зирәк акыллы, сыналган ирләрне – башлыкларыгыз иттем, сезнең өстән меңбашы, йөзбашы, иллебашы, унбашы билгеләдем, һәр ыругка җитәкчеләр куйдым.

[16] Хөкемчеләрегезгә мин шундый әмер бирдем: «Кардәшләрегезнең дәгъваларын игътибар белән тыңлагыз. Бәхәс исраили белән исраили арасындамы яки исраили белән читтән килгән кеше арасындамы – һәммәсен гадел хөкем итегез.

[17] Хөкем иткәндә, кешеләрнең берсен икенчесеннән өстен куймагыз, яшьләрнең дә, өлкәннәрнең дә сүзенә колак салыгыз. Беркемнән дә курыкмагыз, чөнки хөкем итү – Аллаһы эше, ә инде эшне хәл итү кыен булса, миңа килегез, мин аны үзем хәл итәрмен».

[18] Сез эшләргә тиешле нәрсәләрнең барысы турында мин сезгә теге вакытта ук әйттем.

[19] Шуннан, Раббы Аллабыз кушканны тыңлап, Хоребтан амориләрнең таулы иленә таба киттек. Үзегез күргән зур һәм куркыныч чүлне узып, Кадыш-Барниага килеп җиттек.

[20] Мин сезгә: «Сез Раббы Аллабыз амориләрнең безгә бирәсе таулы иленә килеп җиттегез, – дидем. –

[21] Күрегез, менә ул! Раббы Аллагыз бу җирне сезгә бирде. Ата-бабаларыгызның Раббы Алласы кушканча, барыгыз, биләгез аны! Курыкмагыз, котыгыз чыкмасын!»

[22] Сез, миңа килеп: «Әйдә, бу җирне карап кайтырга үзебездән алда берничә кешене җибәрик, – дидегез. – Алар безгә кайсы юлдан барасын, нинди шәһәрләр барлыгын белешеп кайтсыннар».

[23] Бу фикер миңа ошады, һәм мин, һәр ыругтан берәр кеше исәбеннән, унике кеше сайлап алдым.

[24] Шуннан алар киттеләр, тауларга күтәрелеп, Эшкүл үзәненә төштеләр һәм ул тирәдәге җирне карап чыктылар.

[25] Шунда җыйган җимешләрне китереп, алар безгә бу җир турында сөйләделәр. «Раббы Аллабыз безгә бирәсе җир яхшы», – дип әйттеләр.

[26] Әмма сез ул җиргә барырга теләмәдегез, Раббы Аллагызның кушканына каршы килдегез,

[27] чатырларыгызда: «Раббы безгә нәфрәтләнә, шуңа күрә, амориләр кулына тапшырып, кырып бетерер өчен генә безне Мисыр җиреннән алып чыкты, – дип зарланыштыгыз. –

[28] Инде хәзер кая барырга безгә? Андагы халыкның бездән күпкә көчле, озын буйлы булуын, шәһәрләренең зур, диварларының күккә кадәр җитүен, анакыймнарны күрүен сөйләп, туганнарыбыз безне куркытып бетерде», – дидегез.

[29] Ә мин сезгә: «Котыгыз очмасын, курыкмагыз алардан! – дидем. –

[30] Раббы Аллагыз, сезнең алдан барып, сезнең өчен Үзе сугышачак. Күреп тордыгыз: Мисырда да,

[31] чүлдә дә Ул шулай эшләде. Шушы урынга килеп җиткәнче, бөтен юл буе Ул, баласын күтәргән ата кебек, сезне кулында алып барды».

[32] Шулай була торып та, сәфәрегездә сездән алда барган, чатырларыгызга урын тапкан, төнлә ут баганасында, көндезен болыт баганасында сезгә юл күрсәткән Раббы Аллагызга ышанмадыгыз!

[34] Сезнең сүзләрне ишеткәч, Раббының ачуы килде, һәм Ул ант итеп әйтте:

[35] «Сез – кара эчле халык, шуңа күрә Мин, ант эчеп, ата-бабаларыгызга вәгъдә иткән бәрәкәтле җирне бу начар буыннан берәү дә күрмәс.

[36] Бары Ифунни углы Кәлеб кенә күрер. Мин аңа һәм аның нәсел варисларына үзе аяк баскан җирне бирәм, чөнки Кәлеб бөтен күңеле белән Раббыга буйсынды».

[37] Сезнең аркада Раббының миңа да ачуы килде, һәм Ул: «Муса, син дә ул җиргә кермәячәксең, – диде. –

[38] Әмма Нун углы Ешуа, синең ярдәмчең, бу җиргә керәчәк. Ешуага булыш, чөнки бу җирне биләргә исраилиләрне Ешуа алып барачак».

[39] Раббы әйтте: «Яхшыны яманнан аера да белмәгән балаларыгыз турында сез: „Алар дошман кулына калачак“, – дигән идегез. Ләкин әнә шул балаларыгызга Мин бу җирне бирермен, һәм алар аны биләрләр.

[40] Ә сез, борылып, Камышлы диңгезгә илтә торган юл белән чүлгә кире китегез».

[41] Шул чагында сез миңа болай дип җавап бирдегез: «Без Раббы алдында гөнаһ кылдык; хәзер без, Раббы Аллабыз кушканча, барып сугышачакбыз». Шуннан һәркайсыгыз, кулына корал алып, аны-моны уйлап тормый гына таулы илгә менәргә җыенды.

[42] Раббы миңа әйтте: «Аларга шуны җиткер: „Сугышырга бармагыз, чөнки Мин сезнең янда түгел, шуңа күрә дошман сезне җиңәчәк“».

[43] Аның сүзләрен мин сезгә җиткердем, тик сез тыңламадыгыз, Раббы сүзенә каршы килдегез һәм таулы илгә мендегез,

[44] ә анда яшәүче амориләр сезгә каршы сугышка чыктылар да, умарта күче кебек ябырылып, сезне Сәгыйрьдән Хормага кадәр куып бардылар һәм җиңделәр.

[45] Сез, кире кайтып, Раббы алдында еладыгыз, әмма Раббы сезнең аһ-зарларыгызны тыңларга теләмәде.

[46] Шуннан соң сез, Кадышта калып, озак вакыт шунда яшәдегез.

Канун — Chapters