Skip to content
Opens in a new window

[1] Әгәр сезнең арада пәйгамбәр яки төш юраучы булып, сезгә галәмәт яки могҗиза буласын юраса,

[2] һәм ул әйткән галәмәт яки могҗиза тормышка аша калса, шуннан соң әлеге пәйгамбәр моңарчы сез белмәгән башка илаһларга иярергә, аларга табынырга әйтсә,

[3] бу пәйгамбәрне яки төш юраучыны тыңламагыз – Раббы Аллагызны бөтен йөрәгегез, бөтен җаныгыз белән яратасызмы, юкмы икәнне белер өчен, шулай сыный Ул.

[4] Раббы Аллагызга гына иярегез һәм, Аңардан куркып, Аны хөрмәтләгез; Аның әмерләрен үтәгез, сүзләренә колак салыгыз, Аңа гына табыныгыз һәм сыеныгыз.

[5] Ә теге пәйгамбәр яки төш юраучы исә үтерелергә тиеш, чөнки ул сезне Мисырдан, коллык җиреннән алып чыгып коткарган Раббы Аллагызга каршы котыртты, сезне Раббы Аллагыз барырга кушкан юлдан читләштерергә тырышты; үзегезнең арадан явызлыкны шулай юк итегез.

[6] Әгәр синең бертуганың, углың яки кызың, яраткан хатының яки җаның кебек күргән дустың, син дә, ата-бабаларың да белмәгән башка илаһлар белән яшертен рәвештә кызыктырып, әйләнә-тирәңдә яки еракта, җирнең бер читеннән икенче читенә кадәр урнашкан халыкларның илаһларына табынырга чакырса,

[8] аны тыңлама, сүзенә колак салма, аны кызганма, жәлләп яклама –

[9] аны үтерергә иң беренче булып синең кулың, аннары калган барлык кешеләрнең кулы күтәрелергә тиеш.

[10] Андый кешене таш атып үтерегез, чөнки сезне Мисырдан, коллык җиреннән алып чыккан Раббы Аллагыздан читләштермәкче була ул.

[11] Бу турыда бөтен Исраил ишетер һәм куркуга калыр, арагызда мондый явызлыкны бүтән эшләмәсләр.

[12] Әгәр Раббы Аллагыз сезгә яшәү өчен бирәсе шәһәрләрегезнең берәрсендә арагыздагы намуссыз кешеләрнең моңарчы сез белмәгән башка илаһлар артыннан иярергә һәм аларга табынырга өндәгәнен ишетсәгез,

[14] башта моны тикшерегез һәм җентекләп сорашыгыз; әгәр шундый бозыклыкның сезнең арада булганлыгы төгәл ачыкланса,

[15] бу шәһәрнең халкын кылыч белән тураклагыз, шәһәрне, андагы бөтен нәрсәне һәм мал-туарны кылыч белән тәмам юк итегез.

[16] Шәһәр мәйданы уртасына бар байлыкны җыеп китерегез һәм Раббы Аллагызга тулаем яндыру корбаны итеп шәһәрне, бөтен байлыкны утта яндырыгыз. Ул мәңгелек хәрабәлектә булырга тиеш, бервакытта да яңадан күтәрелергә тиеш түгел.

[17] Юк ителергә тиешле нәрсәләрдән бернәрсәне дә үзегезгә алмагыз. Шулай эшләсәгез, Раббы Үзенең ярсуын басар, сезгә шәфкать күрсәтер һәм, ата-бабаларыгызга ант иткәнчә, халкыгызны ишле итәр,

[18] әгәр Раббы Аллагыз каршында дөрес гамәлләр кылып, Аның бүген мин сезгә ирештергән барлык әмерләрен үтәп, Раббы Аллагызның сүзенә колак салсагыз, бөтенесе дә шулай булачак.

Канун — Chapters