[1] Леви нәселеннән булган руханиларның, бөтен Леви ыругының Исраилдә биләмә җирләре, үз өлешләре булмас: алар Раббыга багышлап китерелгән яндыру корбаннарыннан тукланырлар, чөнки аларның өлеше шулдыр.
[2] Туганнары арасында левиләргә өлеш тимәс: Раббы әйткәнчә, аларның өлеше – Раббы Үзедер.
[3] Кешеләр корбан итеп үгез яки сарык китергән саен, калак сөяге, казналык, ашказаны – руханиның өлеше.
[4] Шулай ук җыйган ашлыгыгызның, шәрабыгызның, зәйтүн маегызның баштагы өлеше һәм сарыкларыгызның беренче кат алган йоны – руханиныкы.
[5] Чөнки Раббы Аллагыз, гомерлеккә Аның каршында торып, Аның исеменнән хезмәт итәр өчен, барлык ыругларыгыз арасыннан Левине – аның үзен һәм угылларын сайлап алды.
[6] Әгәр Леви ыругыннан берәрсе, Исраил җирендәге үзе яшәгән шәһәрдән китеп, күңеле теләгән һәм Раббы сайлаган урынга килсә,
[7] Раббы исеменә хезмәт иткән башка леви кардәшләре кебек үк, Раббы каршында хезмәт итә ала;
[8] ул вакытта аңа, атасы мөлкәтен сатудан килгән табыштан тыш, ризыктан да бүтән руханиларга биргән кебек тигез өлеш бирелергә тиеш.
[9] Раббы Аллагыз бирәсе җиргә кергәч, андагы халыкларның бозык эшләренә өйрәнмәгез.
[10] Сезнең арада углын яки кызын корбан итеп уттан үткәрүче, күрәзәче, фалчы, багучы, сихерче,
[11] әфсен укучы, әрвахларның рухын чакыручы, тылсымчы һәм үлеләрнең рухы белән сөйләшүче булырга тиеш түгел.
[12] Раббы каршында мондый эшләрне эшләүче һәркем җирәнгеч, һәм шул җирәнгеч эшләр өчен Раббы Аллагыз аларны сезнең күз алдыгыздан сөрер.
[13] Раббы Аллагызга тулысынча тугрылыклы булыгыз.
[14] Сез җирләрен аласы халыклар фалчыларны һәм күрәзәчеләрне тыңлый; ә сезгә Раббы Аллагыз моны эшләргә рөхсәт итми.
[15] Раббы Аллагыз сезнең өчен кардәшләрегез арасыннан миңа охшаш бер пәйгамбәрне сайлап куяр – аның сүзенә колак салыгыз.
[16] Хореб янында җыелган көнне сез Раббы Аллагыздан болай дип сорадыгыз: «Моннан ары Раббы Аллабызның тавышын ишетмәсәк һәм бу бөек утны да күрмәсәк иде, югыйсә үләчәкбез».
[17] Шуннан Раббы миңа: «Дөрес әйтә алар, – диде. –
[18] Мин аларга кардәшләре арасыннан сиңа охшаш бер пәйгамбәр сайлап куярмын һәм сүзләремне аның авызыннан әйттерермен. Мин нәрсә кушсам, ул шуларның барысын да әйтер;
[19] ә Минем исемнән сөйләгән ул пәйгамбәрне кем дә булса тыңламаса, ул кешене Мин Үзем җавапка тартырмын.
[20] Ләкин Мин сөйләргә кушмаганны Минем исемнән сөйләргә батырчылык иткән яки башка илаһлар исеменнән сөйләгән пәйгамбәр үләргә тиеш».
[21] Бәлки, күңелегездән: «Моның Раббы тарафыннан әйтелмәвен без ничек белербез икән?» – дип уйлыйсыздыр.
[22] Әгәр пәйгамбәр: «Раббы исеменнән сөйлим», – дип әйтеп, ул әйткәннәр чынга ашмаса, димәк, бу сүз Раббыныкы түгел, ә пәйгамбәр үз белдеге белән сөйләгән була – курыкмагыз аңардан.