[1] Раббы Аллагыз биләмә итеп бирәсе җиргә килеп урнашкач,
[2] Раббы Аллагыз биргән җирдән алган уңышыгызның беренче җимешләрен тырысыгызга салыгыз да Раббы Аллагыз Үз исеме өчен сайлаган урынга барыгыз.
[3] Шул көннәрдә хезмәт башкарган руханига килеп: «Раббы, ант эчеп, бу җирне безгә бирергә ата-бабаларыбызга вәгъдә иткән. Бүген мин Раббы Аллаңа шул җиргә кергәнемне белдерәм», – дип әйтегез.
[4] Рухани, кулыгыздан тырысны алып, Раббы Аллагызның мәзбәхе алдына куяр.
[5] Сез исә Раббы Аллагыз каршында әйтегез: «Ерак бабам илгизәр бер арами булган. Ул берничә кеше белән Мисырга барып урнашкан, һәм тора-бара аңардан бөек, көчле, күп санлы халык барлыкка килгән.
[6] Мисырлылар исә безгә карата мәрхәмәтсез булдылар – кыерсыттылар, авыр эшкә җиктеләр.
[7] Шуннан без Раббыга, ата-бабаларыбызның Алласына ялвардык, һәм Раббы безнең аһ-зарыбызны ишетте, авыр хәлебезне, газапларыбызны һәм изелүебезне күрде.
[8] Раббы безне көчле-кодрәтле кулы белән, дәһшәтле вә гаҗәеп гамәлләр, могҗиза-галәмәтләр күрсәтеп, Мисырдан алып чыкты,
[9] бирегә китереп җиткерде, сөт вә бал агып торган шушы җирне бирде.
[10] Инде менә хәзер мин Сиңа, Раббы, әлеге җирнең уңышыннан беренче җимешләрне китердем». Шуннан, Раббы Аллагыз каршына тырысыгызны куеп, сәҗдә кылыгыз.
[11] Раббы Аллагыз сезгә һәм йортыгызга биргән муллыкка сез левиләр һәм сезнең арада яшәүче килмешәкләр белән бергә куаныгыз.
[12] Өченче елда, уңышның уннан бер өлешен бирү елында, туйганчы ашасыннар дип җыйган уңышыгызның уннан бер өлешен шәһәрегездә яшәүче левиләргә, килмешәкләргә, ятимнәргә, тол хатыннарга бирегез
[13] һәм Раббы Аллагыз каршында әйтегез: «Синең әмерләреңне мин бозмадым, аларның берсен дә онытмадым, Үзең кушканча, йортымнан Сиңа багышланган уңышымның уннан бер өлешен левиләргә, килмешәкләргә, ятимнәргә һәм тол хатыннарга бирдем.
[14] Бу ризыктан мин кайгылы чагымда авыз итмәдем, пакьләнмичә аны өйдән алып чыкмадым, үлеләргә дә бирмәдем. Йа Раббы Аллам, сүзеңә колак салдым, Син кушканнарның бөтенесен дә үтәдем.
[15] Күктән, Үзеңнең изге торагыңнан кара да Үз халкың Исраилгә һәм, ата-бабаларыбызга вәгъдә иткәнчә, безгә биргән, сөт вә бал агып торган шушы җиргә фатихаңны күндер».
[16] Раббы Аллагыз бүген сезгә бу канун-кагыйдәләрне үтәргә куша: карагыз аны, аларны бөтен йөрәгегез, бөтен җаныгыз белән үтәгез.
[17] Бүген сез: «Раббы – безнең Аллабыз, Аның юлыннан йөрербез, Аның кагыйдәләрен, әмерләрен вә кануннарын үтәп, Аның сүзеннән чыкмабыз», – дип белдердегез.
[18] Бүген Раббы, вәгъдә иткәненчә, сезне Үзенең халкы дип игълан итте, һәм сез Аның бөтен әмерләрен үтәргә тиеш.
[19] Аңа дан, хөрмәт вә шөһрәт китерсен өчен, сезне Ул Үзе бар кылган башка халыклардан өстен куяр, һәм, вәгъдә иткәненчә, сез Раббы Аллагызның изге халкы булырсыз.