[1] Әгәр ике кеше арасында низаг чыкса, алар хөкемчеләр янына барсыннар, һәм низагны хөкемчеләр тикшерсен: гаепсезне акласыннар, ә гаеплене хөкем итсеннәр.
[2] Әгәр гаепле кешене камчы белән суктырырга хөкем итсәләр, хөкемче аны җиргә йөзтүбән яткырсын да үз күзе алдында гаебенә күрә камчы белән суктырсын.
[3] Аны кырык тапкыр суктырырга мөмкин, ләкин шуннан да артмаска тиеш, чөнки артыгын сугудан кардәшегез бөтен кешенең күз алдында хурлыкка төшәр.
[4] Ашлык сугучы үгезнең авызын бәйләп куймагыз.
[5] Әгәр абыйлы-энеле туганнар бергә яшәп, аларның берсе ир бала тудырмыйча үлеп китә калса, үлгән кешенең хатыны чит адәмгә кияүгә чыгарга тиеш түгел, ә бәлки үлгән ирнең туганы тол калган хатынга өйләнергә тиеш. Шушылай итеп, үлгән туганының хатыны алдындагы бурычын үтәр ул.
[6] Ә ул хатын тудырган беренче ир бала үлгән туганының углы булып исәпләнер. Шул рәвешле, үлгән туганының исеме Исраилдә юкка чыкмас.
[7] Әгәр инде үлгән кешенең туганы тол калган хатынга өйләнергә теләми икән, хатын, шәһәр капкасы янына килеп, өлкәннәргә болай дисен: «Иремнең кардәше Исраилдә туганының исемен яшәтү гадәтен кабул итми, минем алдагы бурычын үтәми».
[8] Шул очракта шәһәр өлкәннәре аны чакырырга һәм димләп күндерергә тиешләр, әгәр инде ул: «Аңа өйләнергә теләмим», – дип киреләнсә,
[9] тол хатын, өлкәннәр күз алдында аның янына килеп, ирнең аяк киемен салдырсын да, йөзенә төкереп: «Туганының нәселен дәвам итәргә теләмәгән кешегә шулай эшлиләр», – дип әйтсен.
[10] Бу кешенең гаиләсен Исраилдә «аяк киеме салдырылганның гаиләсе» дип атарлар.
[11] Ике ир сугышканда, берсенең хатыны, кыйнаучының кулыннан ирен тартып алырга теләп, икенче ирнең ирлек әгъзасын кулы белән эләктереп тотса,
[12] хатынның кулын жәлләмичә кисегез.
[13] Янчыгыгызда берсе авыррак, икенчесе җиңелрәк ике төрле гер йөртмәгез.
[14] Йортыгызда ике төрле: зур һәм кечкенә үлчәүләрегез булырга тиеш түгел.
[15] Раббы Аллагыз сезгә бирәсе җирдә гомерегез озын булсын өчен, герләрегез, үлчәүләрегез төгәл һәм дөрес булырга тиеш.
[16] Дөрес булмаган герләр, үлчәүләр кулланучы алдакчылар Раббы Аллагызга җирәнгечтер.
[17] Мисырдан чыгып барган чагыгызда амалыкыйларның сезгә ни-нәрсә эшләгәнен хәтерегездән чыгармагыз.
[18] Алар, Аллаһыдан курыкмыйча, сез арып хәлсезләнгәч, сезгә һөҗүм иттеләр – хәлсезләнеп артта калган барлык көчсез кешеләрегезне үтерделәр.
[19] Раббы Аллагыз биләмә итеп сезгә бирәсе җиргә килеп, Раббы Аллагыз тирә-юньдәге дошманнарыгыздан сезгә тынычлык биргәч, амалыкыйларның исемен дөнья йөзеннән юкка чыгарыгыз. Онытмагыз моны!