[1] Раббы Аллагыз сезгә менә нинди әмерләр вә канун-кагыйдәләр өйрәтергә кушты. Сез аларны, Үрдүн елгасын кичеп, үзегез билисе җиргә аяк баскач үтәгез.
[2] Шул җирдә гомерегез озын булсын өчен, үзегез дә, балаларыгыз да, балаларыгызның балалары да, Раббы Аллагыздан куркып, Аны хөрмәтләгез, сезгә минем аша ирештергән барлык кагыйдәләрен вә әмерләрен гомерегез буе үтәгез.
[3] Исраилиләр, тыңлагыз! Боларны төгәл үтәгез. Шулай эшләсәгез, ата-бабаларыгызның Раббы Алласы вәгъдә иткәнчә, сөт вә бал агып торган җирдә рәхәттә яшәрсез һәм күп санлы халыкка әйләнерсез.
[4] Тыңла, Исраил халкы! Раббы Аллабыз – бердәнбер Раббы.
[5] Раббы Аллагызны бөтен йөрәгегез, җаныгыз белән, бар көчегезгә яратыгыз.
[6] Бүген мин сезгә әйткән сүзләрне исегездә тотыгыз!
[7] Аларны балаларыгызның күңеленә сеңдерегез һәм алар турында иртән торганда да, кичен ятканда да, өегездә утырганда һәм юлда йөргәндә дә сөйләгез.
[8] Шушы сүзләрне язып, билге итеп кулыгызга, искә төшереп торсын өчен, маңгаегызга бәйләгез,
[9] өегезнең ишек яңакларына, шәһәр капкаларына язып куегыз.
[10] Раббы Аллагыз, ант эчеп, ата-бабаларыгыз Ибраһимга, Исхакка, Ягъкубка вәгъдә иткән җиргә кертәчәк сезне. Үзегез төземәгән зур һәм гүзәл шәһәрләрне,
[11] сез байлык белән тутырмаган өйләрне, сез таш чокып казымаган коеларны, үзегез утыртмаган зәйтүн агачларын, йөзем бакчаларын бирәчәк Ул сезгә. Анда туйганчы ашарлык ризыгыгыз булыр.
[12] Шул чагында, карагыз аны, Раббыны онытмагыз! Ул сезне Мисырдан, коллык җиреннән алып чыкты.
[13] Раббы Аллагыздан куркып, Аны хөрмәтләгез, бары Аңа гына хезмәт итегез, бары Аның исеме белән генә ант итегез.
[14] Бүтән бернинди илаһка, янәшәгездә яшәгән халыкларның илаһларына иярмәгез,
[15] югыйсә сезнең арада булган Раббы Аллагыз, сезгә ачуы кузгалып, үзегезне җир йөзеннән юкка чыгарыр, чөнки Раббы Аллагыз бары тик Үзенә генә тугры булып калуны таләп итә.
[16] Массаһта чактагы кебек, Раббы Аллагызны сынамагыз.
[17] Карагыз аны, Раббы Аллагызның әмерләрен, сезгә җиткергән карарларын вә кагыйдәләрен төгәл үтәгез.
[18] Раббы күзенә ятышлы күренгән гадел гамәлләр генә кылыгыз. Шулчак игелек күрерсез: Раббы, ант эчеп, ата-бабаларыгызга вәгъдә иткән бәрәкәтле җирне биләрсез.
[19] Шул чагында, вәгъдә иткәненчә, Раббы барлык дошманнарыгызны күз алдыгыздан куар.
[20] Киләчәктә углың синнән: «Сезгә Раббы Аллабыз биргән карарлар, кагыйдәләр һәм кануннар нәрсә аңлата?» – дип сораганда,
[21] углыңа болай дип әйт: «Без Мисырда фиргавеннең коллары идек, ә Раббы Үзенең кодрәтле кулы белән безне Мисырдан алып чыкты.
[22] Күз алдыбызда Раббы гаҗәеп вә дәһшәтле могҗиза-галәмәтләрен Мисырга, фиргавенгә һәм аның сараендагыларга күрсәтте.
[23] Ә безне Ул, шушы җиргә алып килер өчен һәм, ант эчеп, ата-бабаларыбызга вәгъдә иткән әлеге җирне бирер өчен, Мисырдан алып чыкты.
[24] Раббы Аллабыз безгә шушы кагыйдәләрнең барысын үтәргә, Аңардан куркып, Аны хөрмәтләргә кушты. Без Раббы Аллабызны олыларга тиеш, шулвакыт безгә бүгенге кебек яхшы булыр, һәм Раббы тормышыбызны саклап калыр.
[25] Әгәр Раббы Аллабызның барлык бу әмерләрен Үзе кушканча төгәл үтәсәк, бу эшебезне Ул тәкъвалык билгесе итеп кабул кылыр».