[1] Атнаныњ беренче кѳнендә хатын-кызлар, алдан әзерләнгән хуш исле майларны алып, иртән-иртүк кабер янына киттеләр
[2] ћәм, кабер янына килгәч, ташныњ кабер алдыннан читкә аударылганын күрделәр.
[3] Ә эчкә кергәч, Раббы Гайсәнењ гәүдәсен тапмадылар.
[4] Алар бу хәлгә аптырашып торган вакытта, кинәт алар алдына ялтырап торган киемдә ике ир кеше пәйда булды.
[5] Хатыннар куркып түбән карадылар, әлеге кешеләр аларга әйттеләр: – Нигә сез Терене үлеләр арасыннан эзлисез?
[6] Ул монда юк: Ул терелтеп торгызылды. Гәлиләядә чагында Аныњ сезгә әйткән сүзләрен исегезгә тѳшерегез:
[7] «Адәм Улы гѳнаћлылар кулына тотып бирелергә, хачка кадакланырга ћәм ѳченче кѳндә терелеп торырга тиеш», – дигән иде Ул сезгә.
[8] Шунда Гайсә әйткән сүзләр аларныњ исләренә тѳште.
[9] Һәм кабер яныннан китеп, бу хәл хакында алар унбер шәкерткә ћәм калганнарга да хәбәр иттеләр.
[10] Рәсүлләргә бу хакта Магдалалы Мәрьям, Йохана, Ягъкубныњ анасы Мәрьям, ћәм шулай ук алар белән булган башка хатыннар да сѳйләде.
[11] Әмма хатын-кызларныњ бу сүзләре рәсүлләргә буш сүзләр булып тоелды ћәм алар ышанмадылар.
[12] Ләкин Петер, торып, кабер янына йѳгерде ћәм иелеп кабер ишеге аша карагач, анда яткан кәфенлекне генә күрде ћәм, бу хәлгә тањ калып, ѳенә кайтты.
[13] Шул ук кѳнне Гайсәнењ ике шәкерте Иерусалимнан унбер чакрым чамасы ераклыктагы Эммаус дип аталган авылга барырга чыкты.
[14] Алар булып узганнарныњ барысы хакында да сѳйләшеп бардылар.
[15] Алар сѳйләшеп, фикер алышып барган чакта, Гайсә Үзе алар янына килеп, алар белән бергә бара башлады.
[16] Әмма шәкертләрнењ күзләре каплап торылган кебек булганга күрә, алар Аны танымадылар.
[17] Ул исә алардан болай дип сорады: – Сез нәрсә хакында фикер йѳртеп барасыз? Алар кайгыдан туктап калдылар.
[18] Шәкертләрнењ берсе, Клеопас атлысы Ања: – Иерусалимга килгәннәр арасында бу кѳннәрдә анда булган хәлләр турында Син генә белмисењме әллә? – диде.
[19] Ул алардан: – Нинди хәлләр турында? – дип сорады. Шәкертләр Ања әйттеләр: – Насаралы Гайсә турында; Ул Аллаћы алдында да, бѳтен халык алдында да, эштә дә, сүздә дә кодрәтле Пәйгамбәр иде.
[20] Безнењ баш руханилар ћәм башлыклар Аны үлемгә хѳкем итү ѳчен тотып бирделәр ћәм хачка кадакладылар.
[21] Ә без Исраилне азат итәргә тиеш Кеше – Ул булыр дип ѳметләнгән идек, әмма әле болар гына түгел. Ул вакыйгадан соњ инде ике кѳн үтте.
[22] Шуныњ ѳстенә арабыздагы кайбер хатыннар да безне тањ калдырды; алар иртүк кабер янына барганнар,
[23] әмма Аныњ гәүдәсен тапмаганнар. Шулай ук фәрештәләр пәйда булып, аларга: «Ул тере», – дип әйткәннәрен алар кайтып сѳйләделәр.
[24] Аннары арабызда булган кайбер кешеләр кабер янына бардылар ћәм бар нәрсәнењ хатыннар сѳйләгәнчә булуын күрделәр; ләкин Гайсәнењ Үзен күрмәделәр.
[25] Шунда Гайсә аларга әйтте: – Әй сез, ањсызлар, пәйгамбәрләрнењ әйткән барлык сүзләренә акрын инанучылар!
[26] Мәсих Үзенењ шѳћрәтенә ирешер алдыннан шулай газап чигәргә тиеш түгел идемени?
[27] Ул Муса язмаларыннан башлап, барлык пәйгамбәрләрнењ язмаларына кадәр бѳтен Изге язмадагы Үзе хакында әйтелгән урыннарны ањлатып бирде.
[28] Алар үзләре барасы авылга якынлаштылар; ә Гайсә Үз юлын тагын да дәвам итәргә теләгән кебек итте.
[29] Әмма алар: – Инде кич якынлашып килә, безнењ белән кал, – дип Аны күндерделәр, ћәм Ул алар белән ѳйгә кереп калды.
[30] Ул, алар белән бергә ѳстәл артына ашарга утыргач, икмәк алып шѳкрана кылганнан соњ, аны сындыргалап шәкертләргә бирде.
[31] Шулчак аларныњ күзләре ачылып китте ћәм шәкертләр Гайсәне танып алдылар; әмма Ул аларга күренмәс булды.
[32] Алар бер-берсенә: – Ул безгә юлда сѳйләгәндә ћәм Изге язманыњ мәгънәсен ањлатканда, безнењ күњелләребез күтәрелеп китте түгелме соњ? – диделәр.
[33] Һәм шунда ук торып, Иерусалимга кире кайттылар, анда унбер шәкертне ћәм алар белән бергә булган башкаларны җыелышып торган хәлдә күрделәр.
[34] Аларныњ барысы да: – Раббы чыннан да үледән терелеп торды ћәм Шимунга күренде, – дип сѳйләделәр.
[35] Бу кешеләр дә юлда булган вакыйганы ћәм икмәк сындырган чакта Гайсәне ничек танып алулары хакында сѳйләп бирделәр.
[36] Алар бу хакта сѳйләгәндә Гайсә Үзе кинәт аларныњ уртасында пәйда булып: – Иминлек сезгә, – диде.
[37] Алар куркудан катып калдылар, бу ѳрәк булса кирәк дип уйладылар.
[38] Ләкин Ул аларга әйтте: – Нигә каушап калдыгыз? Нигә күњелегезгә шундый шик тѳшә?
[39] Минем кулларыма ћәм аякларыма карагыз, бу – Мин Үзем. Кулларыгызны Миња тидерегез ћәм карагыз; ѳрәкнењ тәне ћәм сѳяге булмый, ә күргәнегезчә, Миндә бар.
[40] Моны әйткәннән соњ, Ул аларга кулларын ћәм аякларын күрсәтте.
[41] Алар шатлыкларыннан ћәм тањ калудан ћаман да ышанмый торганда, Ул алардан: – Сезнењ монда ашарга берәр нәрсәгез бармы? – дип сорады.
[42] Алар Ања бер кисәк пешкән балык бирделәр.
[43] Ул аны алып, алар алдында ашады.
[44] Аннан соњ Гайсә аларга әйтте: – Мин сезнењ белән бергә чакта, нәкъ менә боларны сѳйләдем: Муса канунында, пәйгамбәрләрнењ китапларында ћәм Зәбурда Минем хакта язылганнарныњ барысы да тормышка ашырылырга тиеш.
[45] Аннары Ул аларга Изге язманы ањларга ярдәм итте.
[46] Һәм аларга: – Изге язмада болай дип язылган: Мәсих газап чигәргә, ѳченче кѳндә үледән терелеп торырга,
[47] ћәм гѳнаћлары кичерелсен ѳчен тәүбә итү, Иерусалимнан башлап, бар халыкларга Аныњ исеме нигезендә игълан ителергә тиеш, – диде. –
[48] Сез моња шаћитләр.
[49] Мин Атам вәгъдә иткәнне сезгә җибәрермен; сез исә күкләрдән үзегезгә кодрәт бирелгәнгә кадәр Иерусалим шәћәрендә калыгыз.
[50] Шуннан соњ Гайсә, шәкертләрен шәћәрдән алып чыгып, Бәйтәниягә чаклы алар белән барды ћәм, кулларын күтәреп, анда аларга фатихасын бирде.
[51] Ул аларга фатиха биргәндә, алардан аерыла барып, күккә алынды.
[52] Шәкертләр сәҗдә кылып, Ања табындылар ћәм зур шатлык белән Иерусалимга кайттылар.
[53] Алар Аллаћыны данлап, ћәрвакыт Аллаћы Йортында булдылар.