Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 4:25

[1] Бик күп салым җыючылар, гѳнаћлылар Гайсәне тыњлау ѳчен Аныњ янына җыелдылар.

[2] Фарисейләр ћәм канунчылар исә: – Бу Кеше гѳнаћлыларны кабул итә ћәм алар белән бергә ашый, – дип сукрандылар.

[3] Гайсә исә аларга шушы гыйбрәтле хикәяне сѳйләде:

[4] – Әйтик, берегезнењ йѳз сарыгы булып, шуларныњ берсен югалтты ди. Ул туксан тугызын болында калдырып, югалганын тапканчы эзләмәсме әллә?

[5] Ә инде тапкач, шатланып, аны җилкәсенә салып алып кайтыр;

[6] ћәм ѳенә кайткач, дусларын ћәм күршеләрен чакырып: «Минем белән бергә шатланыгыз, чѳнки мин югалган сарыгымны таптым», – дияр.

[7] Сезгә шуны әйтәм: шул рәвешчә, тәүбә итәргә мохтаҗ булмаган туксан тугыз тәкъва кеше ѳчен шатлануга караганда, гѳнаћлы бер кешенењ тәүбә итүенә күктә күбрәк шатланырлар.

[8] – Яки ун кѳмеш тәњкәсе булган бер хатын, берсен югалтса, шәм яндырып, идәннәрен себереп, аны тапканчы җентекләп эзләмәсме әллә?

[9] Ә тапкач, үзенењ дусларын ћәм күршеләрен чакырып, аларга: «Минем белән бергә шатланыгыз, чѳнки мин югалткан акчамны таптым», – дияр.

[10] Сезгә шуны әйтәм: Аллаћы фәрештәләре дә тәүбә иткән бер гѳнаћлы ѳчен шулай ук шатланырлар.

[11] Ул сѳйләвен дәвам итте: – Бер кешенењ ике улы булган.

[12] Аларныњ кечесе атасына: «Әти, милекнењ миња тиешле ѳлешен бүлеп бир әле», – дигән. Атасы милкен улларына бүлеп биргән.

[13] Берничә кѳн үткәч, кече улы үз ѳлешен сатып, булган акчаны үзе белән алып, ерак илгә чыгып киткән ћәм анда азгынлыкка бирелеп, байлыгын туздырып бетергән.

[14] Бѳтен байлыгын туздырып бетергәч, бу илдә бик каты ачлык башланган ћәм ул мохтаҗлыкта калган.

[15] Шунда ул әлеге илнењ бер кешесенә ялланган, ә ул аны үзенењ басуына дуњгызлар кѳтәргә җибәргән.

[16] Ул шулкадәр ач булган, хәтта дуњгызлар ашый торган азыкны ашаса да шат буласы икән, ләкин ања беркем дә бернәрсә бирмәгән.

[17] Аннары ул, акылына килеп: «Минем атамныњ ялчылары күп ћәм аларныњ барысыныњ да туйганчы ашарга ризыгы бар, ә мин ачтан үләм!

[18] Хәзер үк атам янына кайтыйм да: „Әти, мин Күктәге Аллаћы каршында ћәм синењ алдыњда гѳнаћ кылдым,

[19] инде мин синењ улыњ дип аталырга лаек түгел; миња ялчыларыњныњ берсе булырга рѳхсәт ит“, – дип әйтим».

[20] Һәм ул атасы янына кайтып киткән. Ул әле еракта вакытта ук, атасы аны күреп алган ћәм бик кызганган, каршына йѳгереп барып, аны кочаклап үпкән.

[21] Улы исә ања әйткән: «Әти, мин Күктәге Аллаћы каршында ћәм синењ алдыњда гѳнаћ кылдым, инде синењ улыњ дип аталырга лаек түгелмен».

[22] Ә атасы үзенењ хезмәтчеләренә әйткән: «Ињ яхшы кием алып килеп, аны киендерегез, бармагына йѳзек бирегез, аякларына башмаклар кидерегез.

[23] Аннары симертелгән бозауны алып чыгып чалыгыз. Ашыйк ћәм күњел ачыйк!

[24] Чѳнки минем бу улым үлгән иде, ә хәзер терелде, югалган иде – табылды». Һәм алар бәйрәм итә башлаганнар.

[25] Аныњ ѳлкән улы исә бу вакытта кырда булган. Ул ѳенә кайтып җитәрәк, җыр ћәм бию тавышлары ишеткән.

[26] Хезмәтчеләрнењ берсен чакырып: «Бу ни хәл?» – дип сораган.

[27] Хезмәтче ања: «Синењ энењ кайтты, аныњ сау-сәламәт әйләнеп кайтуына куанып, атањ симертелгән бозауны чалдырды», – дигән.

[28] Ә олы угылныњ моња ачуы килгән ћәм ул ѳйгә керергә теләмәгән. Атасы исә чыгып ањардан ѳйгә керүен үтенгән.

[29] Әмма ул атасына җавап итеп әйткән: «Менә, мин сиња инде күпме еллар хезмәт итәм ћәм кушканнарыњны ћич тә үтәмичә калганым юк, шуња да карамастан дусларым белән бергә күњел ачу ѳчен синењ миња беркайчан кәҗә бәтие дә биргәнењ булмады.

[30] Ә инде милкењне фахишәләр белән туздырып бетергән бу улыњ кайткач, аныњ ѳчен симертелгән бозауны чалдыргансыњ!»

[31] Атасы исә ања әйткән: «Улым, син ћәрвакыт минем белән, бѳтен нәрсәм синеке;

[32] әмма синењ энењ үлгән иде, ә хәзер терелде, югалган иде – табылды, менә шуња күрә шатланып күњел ачарга кирәк».

Лүк Бәян Иткән Яхшы Хәбәр — Chapters