[1] Шул вакыт корбан китергән вакытта Пилатныњ әмере буенча үтерелгән гәлиләяле кешеләр турында Гайсәгә килеп сѳйләделәр.
[2] Гайсә моња карата болай диде: – Бу гәлиләялеләр шулай газап чиккәннәр икән, алар калган бар гәлиләялеләргә караганда гѳнаћлырак булганнар дип уйлыйсызмы әллә?
[3] Сезгә әйтәм: юк! Әмма тәүбә итмәсәгез, барыгыз да алар кебек ћәлак булырсыз.
[4] Яки сез Шилуахтагы манара авып басып үтергән шул унсигез кеше Иерусалимда яшәүчеләрнењ барысыннан да гаеплерәк булган дип уйлыйсызмы әллә?
[5] Сезгә әйтәм: юк! Әмма, тәүбә итмәсәгез, барыгыз да алар кебек ћәлак булырсыз.
[6] Ул мондый гыйбрәтле хикәя сѳйләде: – Берәүнењ йѳзем бакчасында инҗир агачы үскән. Бервакыт ул бакчага килгән ћәм агачтан җимеш эзләргә тотынган, ләкин таба алмаган.
[7] Һәм бакчачыга әйткән: «Менә ѳч ел инде мин шушы инҗир агачыныњ җимешен җыярга дип киләм, ләкин таба алмыйм. Кисеп ташла аны! Ни ѳчен ул урын алып тора?»
[8] Бакчачы исә ања болай дип җавап биргән: «Хуҗам, аны тагын бер елга калдырып тор, мин аныњ әйләнә-тирәсен казып, тирес салырмын,
[9] бәлки киләсе елда җимеш бирер? Ә юк икән, ул чакта кисеп ташларга кушарсыњ».
[10] Гайсә шимбә кѳнне бер гыйбадәтханәдә ѳйрәтте.
[11] Анда бер хатын-кыз бар иде. Аныњ эчендә унсигез ел буена явыз рух торган. Бу рух аны гарипләндергән, хатын бѳкрәеп беткән ћәм бѳтенләй турая алмаган.
[12] Гайсә, аны күреп, Үзе янына чакырып алды ћәм ања: – Апа, син чирењнән азат ителдењ, – диде.
[13] Гайсә аныњ ѳстенә кулларын куеп алды; хатын шундук тураеп басты ћәм Аллаћыны данлый башлады.
[14] Бу хәлдән соњ, гыйбадәтханә башлыгы, Гайсәнењ шимбә кѳнне савыктыруына ачуы килеп, халыкка әйтте: – Эшләү ѳчен атнада алты кѳн бар; чирләрегездән савыгу ѳчен шимбә кѳнне түгел, бәлки шул кѳннәрнењ берсендә килегез.
[15] Раббы ања җавап итеп әйтте: – Монафикълар, сезнењ ћәркайсыгыз шимбә кѳнне, үгезен яки ишәген утлыктан ычкындырып, су эчертергә алып бармыймыни?
[16] Унсигез ел буена шайтан бәйләп тоткан, Ибраћим нәселеннән булган бу хатынны бу чирдән шимбә кѳнне азат итәргә ярамыймыни?
[17] Ул бу сүзләрне әйткәч, Ања каршы килүчеләр барысы да оялдылар; бѳтен халык исә Ул кылган данлы эшләрнењ ћәммәсенә шатланды.
[18] Шуннан соњ Гайсә сорады: – Аллаћы Патшалыгы нәрсәгә охшаш ћәм аны нәрсә белән чагыштырыйм?
[19] Ул бер кешенењ үз бакчасына утырткан горчица орлыгына охшаган: ул үскән, агач булган, ћәм кошлар аныњ ботакларына оя корганнар.
[20] Ул тагын сорады: – Аллаћы Патшалыгын нәрсә белән чагыштырып була икән?
[21] Ул чүпрә кебек; менә бер хатын чүпрә белән бер капчык оннан камыр басып куйган ћәм берникадәр вакыттан соњ бѳтен камыр кабарган.
[22] Гайсә, шәћәрләр, авыллар аша үтеп, ѳйрәтә-ѳйрәтә, Иерусалимга таба юл тотты.
[23] Кемдер Аннан сорады: – Әфәндем! Котылучыларныњ саны аз булырмы? Ул исә андагы кешеләргә әйтте:
[24] – Бар кѳчегезне куеп, тар ишек аша керергә тырышыгыз; чѳнки сезгә әйтәм: күпләр керергә тырышырлар, әмма керә алмаслар.
[25] Йорт Хуҗасы, урыныннан торып, ишекне бикләгәннән соњ, сез тышкы якта калып, ишек кага башларсыз ћәм: «Әфәндем! Безгә ишекне ач әле», – диярсез. Ә Ул сезгә: «Мин сезне белмим, кайдан килгәнегезне дә белмим», – дип җавап бирер.
[26] Шунда сез: «Без Синењ белән ашадык, эчтек, ћәм Син урамнарыбызда безне ѳйрәттењ», – дип әйтә башларсыз.
[27] Әмма Ул әйтер: «Сезнењ кайдан икәнегезне белмим, барлык явызлык кылучылар, Минем янымнан китегез!»
[28] Сез Ибраћимныњ, Исхакныњ, Ягъкубныњ ћәм барлык пәйгамбәрләрнењ Аллаћы Патшалыгында икәннәрен, ә үзегезнењ аннан куып чыгарылган булуыгызны күреп, еларсыз ћәм тешләрегезне шыкырдатырсыз.
[29] Кѳнчыгыштан ћәм кѳнбатыштан, тѳньяктан ћәм кѳньяктан килерләр ћәм Аллаћы Патшалыгындагы мәҗлестә утырырлар.
[30] Хәзер ахыргы булган кайберәүләр – беренче, беренче булган кайберәүләр ахыргы булырлар.
[31] Шул вакытта берничә фарисейләр килеп, Гайсәгә әйттеләр: – Моннан кит, чѳнки Һируд Сине үтерергә тели.
[32] Ул аларга болай дип җавап бирде: – Барыгыз, ул тѳлкегә әйтегез: «Бүген ћәм иртәгә җеннәрне куып чыгарам, авыруларны савыктырам ћәм берсекѳнгә эшемне тәмамлармын».
[33] Алай гына да түгел, Мин бүген дә, иртәгә дә ћәм берсекѳнгә дә Үз юлымны дәвам итәргә тиешмен, чѳнки пәйгамбәрнењ Иерусалимнан читтә үтерелүе мѳмкин түгел.
[34] Иерусалим! Пәйгамбәрләрне үтерүче, үзењә җибәрелгәннәрне ташлар атып үтерүче Иерусалим! Кош үзенењ балаларын канаты астына җыйган кебек, Мин дә синењ кешеләрењне ничә тапкыр шулай бергә җыярга теләдем, әмма сез теләмәдегез!
[35] Инде тыњлагыз: сезнењ Изге йортыгыз ташлап калдырылыр. Мин сезгә әйтәм: «Раббы исеме белән Килүче мѳбарәк!» – дип сез әйтер вакыт җитми торып, Мине күрмәссез.