[1] Гайсә, Әрихәгә кереп, аныњ аша үтеп бара иде.
[2] Анда салым җыючыларныњ башлыгы булган Зәкәй атлы бер бай кеше яши иде.
[3] Ул Гайсәнењ нинди кеше булуын күрергә тырышып йѳрде, ләкин кыска буйлы булганлыктан, халык арасыннан Аны күрә алмады,
[4] ћәм, Гайсәне күрү ѳчен, алга йѳгереп чыкты да кыргый инҗир агачына менеп утырды, чѳнки Гайсә шул урыннан үтәргә тиеш иде.
[5] Гайсә, шул урынга җиткәч, югарыга таба карады ћәм Зәкәйгә: – Зәкәй, тизрәк тѳш әле, чѳнки Мин бүген синењ ѳењдә кунакта булырга тиеш, – диде.
[6] Ул тиз генә тѳште дә Аны шатланып кабул итте.
[7] Бу хәлне күргәннәрнењ барысы да: – Ул, гѳнаћлы кешенењ ѳенә кереп, аныњ кунагы булды! – дип зарлана башладылар.
[8] Зәкәй исә, торып, Раббыга әйтте: – Әфәнде! Милкемнењ яртысын фәкыйрьләргә бирермен, инде кемне дә булса алдаганмын икән, ања дүрт тапкыр күбрәк кайтарып бирермен.
[9] Гайсә исә моња карата: – Бүген бу гаиләгә котылу килде, ул да Ибраћим нәселеннән бит, – диде.
[10] – Чѳнки Адәм Улы югалганны эзләп табарга ћәм коткарырга килде.
[11] Кешеләр моны тыњлаганда, Гайсә сүзен дәвам итеп, бер гыйбрәтле хикәя сѳйләде, чѳнки Ул озакламый Иерусалимга килеп җитәчәк иде, ћәм алар, тиздән Аллаћы Патшалыгы күренергә тиеш, дип уйладылар.
[12] Шуныњ ѳчен Ул әйтте: – Затлы нәселдән булган бер кеше, патшалыкны кабул итү ѳчен, ерак илгә киткән. Ул аннан әйләнеп кайтырга тиеш булган.
[13] Ул, юлга чыкканчы, үзенењ ун хезмәтчесен чакырып, аларныњ ћәрберенә берәр алтын тәњкә биргән ћәм: «Мин кайтканчы боларны кулланып, табыш казаныгыз», – дигән.
[14] Әмма аныњ ватандашлары нәфрәтләнеп: «Без аныњ ѳстебездән патшалык итүен теләмибез», – дип белдерү ѳчен, аныњ артыннан илчеләр җибәргәннәр.
[15] Патшалыкны кабул итеп кайту белән үк, ул акча бирелгән хезмәтчеләренењ күпме табыш алуларын белү ѳчен, аларны үз янына чакырырга кушкан.
[16] Беренчесе килеп: «Хуҗам, синењ бер алтын тәњкәњ ун тәњкә китерде», – дигән.
[17] Хуҗасы ања: «Бик әйбәт, син минем яхшы хезмәтчем. Кечкенә генә нәрсәдә ышанычлы булганыњ ѳчен, ун шәћәр синењ кул астында булсын», – дигән.
[18] Икенчесе килеп: «Хуҗам, синењ бер алтын тәњкәњ биш алтын тәњкә китерде», – дигән.
[19] Хуҗасы ања да: «Мин сине биш шәћәр ѳстеннән башлык итәрмен», – дигән.
[20] Ә ѳченчесе килеп болай дигән: «Хуҗам, менә син биргән алтын тәњкә, мин аны кулъяулыкка тѳреп, саклап тоттым;
[21] чѳнки мин синнән курыктым, син кырыс кеше бит; салмаганыњны аласыњ, чәчмәгәнењне урасыњ».
[22] Хуҗасы ања әйткән: «Әй, яраксыз хезмәтче! Мин сине үз сүзләрењ белән хѳкем итәм. Син минем кырыс булуымны, үзем салмаганны алуымны, үзем чәчмәгәнне уруымны белгәч,
[23] ни ѳчен соњ мин биргән акчаны әйләнешкә кертмәдењ? Шулай эшләгән булсањ, кайткач мин аны табышы белән алган булыр идем».
[24] Шуннан соњ ул янында торганнарга: «Аннан акчаны алыгыз да ун алтын тәњкәсе булганга бирегез», – дигән.
[25] Алар ања: «Хуҗам! Аныњ ун тәњкәсе бар бит инде», – дип әйткәннәр.
[26] Ә ул аларга болай дип әйткән: «Сезгә әйтәм: кемнењ бар, ања тагын бирелер, ә кемнењ юк, аныњ булган нәрсәсе дә тартып алыныр.
[27] Ә инде үзләре ѳстеннән патшалык итүемне теләмәгән дошманнарымны монда китерегез ћәм күз алдымда үтерегез».
[28] Шул сүзләрне әйткәннән соњ, Гайсә, башкалар алдыннан барып, Иерусалимга таба юлын дәвам итте.
[29] Зәйтүн тавы дип аталган тау янындагы Бәйтфәги ћәм Бәйтәниягә якынлашкач, Ул: – Алда күренгән авылга барыгыз; анда кергәч, моња кадәр ѳстенә беркем дә атланмаган, бәйләп куелган яшь ишәкне күрерсез; аны бәйдән ычкындырып, монда алып килегез, – дип, шәкертләренењ икесен Үзеннән алдан җибәрде.
[31] – Әгәр берәрсе сездән: «Нигә аны бәйдән ычкындырасыз?» – дип сораса, ања: «Ул Хуҗага кирәк», – дип әйтегез.
[32] Ике шәкерт китте, ћәм ћәр нәрсәне Гайсә әйткәнчә таптылар.
[33] Алар яшь ишәкне бәйдән ычкындырган вакытта аныњ хуҗалары: – Ни ѳчен ишәкне бәйдән ычкындырасыз? – дип сорадылар.
[34] Алар исә: – Ул Хуҗага кирәк, – дип җавап бирделәр.
[35] Ишәкне Гайсә янына алып килделәр; ѳс киемнәрен ишәк ѳстенә салып, аныњ ѳстенә Гайсәне атландырдылар.
[36] Ул атланып барган вакытта, кешеләр ѳс киемнәрен юл ѳстенә җәйделәр.
[37] Ә Ул Зәйтүн тавыннан тѳшә торган юлга якынлашкач, күп санлы шәкертләре шатланышып, кѳчле тавыш белән, үзләре күргән барлык кодрәтле могҗизалар ѳчен: – Патша, Раббы исеме белән Килүче мѳбарәк! Күктә – тынычлык, югарыда – данлау! – дип, Аллаћыны данлый башладылар.
[39] Шунда халык арасыннан кайбер фарисейләр Гайсәгә: – Остаз! Шәкертләрењне тый! – диделәр.
[40] Әмма Ул аларга җавап биреп: – Сезгә шуны әйтәм: алар тынып калсалар, ташлар кычкыра башлаячак, – диде.
[41] Иерусалимга якынлашкач, Гайсә шәћәрне күреп, аныњ язмышы ѳчен елый башлады
[42] ћәм әйтте: – Әгәр син, ичмасам, шушы кѳндә генә булса да, синењ тынычлыгыњ ѳчен нәрсә кирәген белсәњ иде! Әмма бу хәзер синењ күзләрењнән яшерелгән.
[43] Сиња шундый кѳннәр килер, дошманнарыњ, әйләнә-тирәњдә чокырлар казып ћәм туфраклар ѳеп, сине чолгап алырлар ћәм ћәр тарафтан кысарлар.
[44] Сине бѳтенләй җимереп бетерерләр, синдә яшәүче кешеләрне кырырлар ћәм синдәге бер ташны да үз урынында калдырмаслар, чѳнки син Аллаћы яныња килеп шәфкать күрсәткән вакытны белмәдењ.
[45] Гайсә, Аллаћы Йортына кереп, андагы сатучыларны куып чыгара башлады.
[46] Ул аларга әйтте: – Изге язмада: «Минем Йортым – дога кылу йорты булачак», – дип язылган; ә сез аны юлбасарлар оясына әйләндердегез.
[47] Ул ћәр кѳн Аллаћы Йортында ѳйрәтте. Баш руханилар, канунчылар ћәм халык аксакаллары исә Аны ћәлак итү әмәлен эзләделәр.
[48] Әмма Ања каршы нинди дә булса әмәл таба алмадылар, чѳнки бѳтен халык ћәрвакыт Аныњ сүзләрен тыњлады.