[1] Гайсә як-ягына карады ћәм байларныњ сәдака сандыгына сәдака салуын күрде.
[2] Шулай ук фәкыйрь тол хатынныњ да ике вак акча салуын күрде
[3] ћәм әйтте: – Сезгә хак сүз әйтәм: бу фәкыйрь тол хатын башкаларга караганда күбрәк салды.
[4] Чѳнки тегеләрнењ барысы да үзләреннән артканын Аллаћыга бүләк иттеләр, ә бу хатын, фәкыйрь була торып, яшәү ѳчен кирәк булган бар булганын салды.
[5] Кайберәүләр Аллаћы Йортыныњ затлы ташлар ћәм Аллаћыга багышланган бүләкләр белән бизәлгән булуы хакында сѳйләгәндә, Гайсә әйтте:
[6] – Килер кѳннәр, сез монда күргәннәрнењ берсеннән дә таш ѳстендә таш та калмаячак, барысы да җимереләчәк.
[7] Шунда Аннан сорадылар: – Остаз! Бу кайчан булачак соњ? Һәм аларныњ тиздән булачагын нинди билге аша беләчәкбез?
[8] Гайсә әйтте: – Сак булыгыз, сезне алдамасыннар; чѳнки күпләр Минем исемем белән килерләр ћәм: «Мин – Ул», «Ул вакыт инде якын», – диярләр. Андыйларга иярмәгез.
[9] Сугышлар ћәм чуалышлар хакында ишеткәндә, куркуга тѳшмәгез. Бу вакыйгалар алдан булырга тиеш, ләкин әле бу ахыры түгел.
[10] Һәм Ул дәвам итеп әйтте: – Халык халыкка каршы, патшалык патшалыкка каршы чыгар.
[11] Урыны-урыны белән кѳчле җир тетрәүләр, ачлык булыр, үләтләр чыгар, күктә куркыныч күренешләр ћәм бѳек галәмәтләр күренер.
[12] Әмма боларныњ барыннан да элек Минем хакка сезне кулга алырлар ћәм эзәрлекләрләр, сезне хѳкем итү ѳчен гыйбадәтханәләргә алып барырлар ћәм тѳрмәләргә утыртырлар. Сезне патшалар ћәм идарәчеләр алдына алып барырлар.
[13] Ул чакта сез Минем турыда шаћитлек бирә алырсыз.
[14] Шулай итеп, күњелегезгә салып куегыз: «Үзебезне ничек итеп якларбыз», – дип, алдан уйламагыз.
[15] Чѳнки Мин сезгә тиешле сүзләр ћәм зирәклек бирермен, сезнењ дошманнарыгызныњ берсе генә дә аларга каршы чыга ћәм каршы тора алмаслар.
[16] Хәтта ата-аналарыгыз да, агай-энеләрегез дә, кардәшләрегез дә, дусларыгыз да сезгә хыянәт итәрләр, ћәм кайберләрегез үтертелер дә.
[17] Барысы да Минем ѳчен сезне нәфрәт итәр.
[18] Шулай да, башыгыздагы чәчегезнењ бер генә бѳртеге дә югалмас.
[19] Чыдамлыгыгыз белән тормышыгызны коткарырсыз.
[20] Иерусалимныњ гаскәрләр тарафыннан чолгап алынуын күргән вакытта, белеп торыгыз: аныњ җимерелү вакыты якын инде.
[21] Шул чакта Яћүдиядә булганнар тауларга качсын; шәћәрдәгеләр аннан чыксын; авыл тирәсендәгеләр анда кермәсен.
[22] Чѳнки ул кѳннәр – үч алу кѳннәре ћәм ул кѳннәрдә Изге язмада язылганнарныњ барысы да тормышка ашар.
[23] Ул кѳннәрдә йѳкле ћәм бала имезүче хатыннарга кайгы! Чѳнки бу илгә зур афәт ћәм бу халыкка нәфрәт киләчәк:
[24] берәүләр кылыч белән үтереләчәк, кайберәүләрне әсир итеп барлык илләргә алып китәчәкләр; ћәм, мәҗүсиләрнењ вакыты үткәнче, алар Иерусалимны таптаячак.
[25] Кояшта да, айда да, йолдызларда да галәмәтләр булачак, җирдәге халыклар ѳметсезлеккә биреләчәк ћәм дињгезнењ кѳчле шаулавына ћәм котыруына аптырап калачак.
[26] Галәмгә киләчәк афәтләрне кѳтеп, кешеләр куркудан ањнарын югалтыр, чѳнки күк кодрәтләре селкетелер.
[27] Шул вакыт кодрәт ћәм балкып торган бѳек дан белән болытта килүче Адәм Улын күрерләр.
[28] Болар гамәлгә аша башлагач, курыкмыйча, тураеп басыгыз, башларыгызны күтәрегез, чѳнки сезнењ котылуыгыз инде якын.
[29] Гайсә аларга бер гыйбрәтле сүз сѳйләде: – Инҗир агачына ћәм барлык агачларга карагыз:
[30] аларныњ яфрак яра башлавын күреп, сез тиздән җәйнењ инде җитәчәген беләсез.
[31] Шуныњ кебек үк, бу хәлләрнењ гамәлгә ашуын күргәндә, сез Аллаћы Патшалыгыныњ якын икәнен белерсез.
[32] Сезгә хак сүз әйтәм: боларныњ барысы да тормышка ашмыйча, бу буын кешеләре үлмәячәк.
[33] Күк ћәм җир юкка чыгачак, әмма Минем сүзләрем ћичкайчан юкка чыкмаячак.
[34] Сак булыгыз, артык ашап-эчү, эчеп-исерү ћәм тормыш мәшәкатьләре сезнењ белән идарә итмәсен, ул кѳн сезгә, тозак кебек, кѳтмәгәндә килмәсен.
[35] Чѳнки ул кѳн җир йѳзендәге кешеләрнењ барысын да куып җитәр.
[36] Шулай итеп, ћәрвакыт уяу булыгыз ћәм, булырга тиешле барлык нәрсәләрдән качып котылырга ћәм Адәм Улы каршына килеп басарга кѳчегез булсын ѳчен, дога кылыгыз.
[37] Кѳндезләрен Гайсә Аллаћы Йортында ѳйрәтә, ә кич җиткәч, аннан китеп, тѳннәрен Зәйтүн тавы дип аталган тауда үткәрә иде.
[38] Бѳтен халык иртән иртүк Аны тыњлау ѳчен Аллаћы Йортына килә иде.