[1] Коткарылу бәйрәме дип аталган Тѳче күмәч бәйрәме якынлаша иде.
[2] Баш руханилар ћәм канунчылар халыктан курыкканга, алардан яшерен рәвештә, Гайсәдән котылу әмәлен эзләделәр.
[3] Бу вакытта унике шәкертнењ берсе Искариот кушаматлы Яћүднењ эченә шайтан керде.
[4] Һәм ул, баш руханилар ћәм Аллаћы Йорты каравылы башлыклары янына барып, Гайсәне алар кулына тапшыру хакында сѳйләште.
[5] Алар шатландылар ћәм ања акча бирергә риза булдылар.
[6] Яћүд алар белән ризалашты ћәм, халык белмәгәндә Гайсәне алар кулына тапшыру ѳчен, уњай вакыт эзли башлады.
[7] Коткарылу бәрәне чалынырга тиеш булган, Тѳче күмәч бәйрәме кѳне килеп җитте.
[8] Гайсә, Петер белән Яхъяны җибәреп, аларга: – Барыгыз, безгә Коткарылу бәйрәме ашын әзерләгез, – диде.
[9] Алар Ања: – Аны кайда әзерләвебезне телисењ? – диделәр.
[10] Ул аларга әйтте: – Шәћәргә кергәндә сезгә су чүлмәге күтәреп кайтучы бер кеше очрар. Аныњ артыннан барыгыз ћәм ул кергән ѳйгә керегез
[11] ћәм йорт хуҗасына: «Остаз синнән: „Шәкертләрем белән Коткарылу бәйрәме ашын кайсы бүлмәдә ашыйк?“ – дип сорый», – диегез.
[12] Ул сезгә ѳске каттагы җићазланган зур бүлмәне күрсәтер, шунда әзерләгез.
[13] Шәкертләр китте ћәм, ћәрнәрсәне Гайсә әйткәнчә табып, Коткарылу бәйрәме ашын әзерләделәр.
[14] Аш вакыты җиткәч, Гайсә рәсүлләр белән бергә табын артына утырды
[15] ћәм аларга әйтте: – Мин газап чиккәнгә кадәр шушы Коткарылу бәйрәме ашын сезнењ белән бергә ашарга бик теләгән идем.
[16] Сезгә әйтәм: Аллаћы Патшалыгында үзенењ тулы мәгънәсен алганга кадәр Мин аны инде ашамаячакмын.
[17] Ул касәне алды ћәм, шѳкрана иткәннән соњ, болай диде: – Моны алыгыз да үзара бүлешеп эчегез.
[18] Сезгә әйтәм: Аллаћы Патшалыгы килгәнгә кадәр Мин йѳзем шәрабын эчмәячәкмен.
[19] Аннары Гайсә икмәк алды ћәм, шѳкрана иткәннән соњ, аны сындырды ћәм шәкертләренә бирде. – Бу – Минем сезнењ ѳчен бирелә торган тәнем. Мине искә алу ѳчен шулай эшләгез, – диде Ул.
[20] Аштан соњ Гайсә шулай ук итеп касәне шәкертләренә бирде ћәм әйтте: – Менә бу касә – Минем сезнењ ѳчен түгелә торган каным белән расланган яња килешү.
[21] Әмма Миња хыянәт итүче Минем белән бер ѳстәл артында утыра.
[22] Хәер, Адәм Улы, ничек алдан билгеләнгән булса, шул юл белән бара; ләкин Ања хыянәт итүчегә кайгы!
[23] Шәкертләр: – Безнењ арадан моны кайсыбыз эшләр икән? – дип, бер-берсеннән сораша башладылар.
[24] Алар арасында, безнењ кайсыбыз ињ бѳеге булып исәпләнелергә тиеш, дигән мәсьәлә турында бәхәс тә чыкты.
[25] Гайсә исә аларга әйтте: – Патшалар халыклар ѳстеннән хакимлек итәләр, ћәм алар белән идарә итүчеләр «яхшылык кылучылар» дип аталалар.
[26] Сездә алай булмасын: сезнењ арагызда ињ олыгыз кече кебек, башлык булучыгыз хезмәтче кебек булсын.
[27] Чѳнки, кем олырак: ѳстәл артында утыручымы, әллә ања хезмәт итүчеме? Өстәл артында утыручы түгелме соњ? Ә Мин сезнењ арада хезмәт итүче кебек.
[28] Минем бар сынауларымда сез ћаман Минем белән кала бирдегез.
[29] Һәм, Атам Миња биргән кебек, Мин дә сезгә патшалык итү хокукын бирәм.
[30] Шулай итеп, сез Минем Патшалыгымдагы табында ашаячаксыз, эчәчәксез ћәм, Исраилнењ унике кабиләсе ѳстеннән хакимлек итеп, тәхетләрдә утырачаксыз.
[31] Раббы Петергә әйтте: – Шимун, Шимун! Менә шайтан сезне бодай иләгән кебек иләргә рѳхсәт алды.
[32] Әмма син иманыњны югалтмасын дип, Мин синењ ѳчен дога кылдым; син Миња кире килгәч, имандашларыњны ныгыт.
[33] Петер Ања болай диде: – Раббым! Мин Синењ белән тѳрмәгә дә, үлемгә дә барырга әзермен.
[34] Ә Гайсә әйтте: – Петер, сиња әйтәм, бүген әтәч кычкырганчы, Мине белүењнән ѳч тапкыр ваз кичәчәксењ.
[35] Һәм шәкертләренә әйтте: – Мин сезне янчыксыз, биштәрсез, башмаксыз җибәргән чакта, сезнењ берәр нәрсәгә ихтыяҗыгыз булдымы? Алар: – Һичнәрсәгә дә булмады, – дип җавап бирделәр.
[36] Шунда Ул аларга әйтте: – Әмма хәзер янчыгы булганы аны үзе белән алсын, биштәрен дә алсын; ә янчыгы булмаганы ѳс киемен сатсын да кылыч сатып алсын.
[37] Чѳнки сезгә әйтәм, Изге язманыњ: «Ул җинаятьчеләр белән тињ саналды», – дип язылган урыны Миња карата тормышка ашырылырга тиеш. Минем хакта язылганнар тормышка ашырылу алдында.
[38] Шәкертләр Ања: – Раббыбыз! Менә монда ике кылыч бар, – диделәр. Ул аларга: – Бу турыда җитте! – диде.
[39] Гайсә, гадәтенчә, шәћәрдән Зәйтүн тавына китте; Аныњ белән бергә шәкертләре дә барды.
[40] Анда барып җиткәч, Ул аларга: – Вәсвәсәгә дучар булмас ѳчен дога кылыгыз, – диде.
[41] Һәм Үзе, алардан таш атымы кадәр читкәрәк китеп, тезләнеп дога кылды
[42] ћәм әйтте: – Йа, Ата! Әгәр теләсәњ, бу газаплар касәсен Миннән кире алчы. Хәер, Минем ихтыярым түгел, Синењ ихтыярыњ булсын. [
[43] Шул вакыт, Аныњ янына күктән бер фәрештә килеп, Аны ныгытты.
[44] Күњеле газапланганлыктан, Ул аеруча тырышып дога кылды; Аныњ тире җиргә тамган кан тамчылары кебек булды.]
[45] Дога кылган урыннан торып, Ул шәкертләре янына килде ћәм аларны кайгыдан талчыгып йоклап яткан хәлдә күрде
[46] ћәм аларга әйтте: – Нигә йоклап ятасыз? Торыгыз ћәм, вәсвәсәгә дучар булмас ѳчен, дога кылыгыз.
[47] Ул әле әйтеп тә бетермәде, бу урынга халык тѳркеме килеп җитте, ә ињ алдан унике шәкертнењ берсе – Яћүд атлысы бара иде. Ул, үбәргә дип, Гайсә янына килде.
[48] Гайсә исә ања: – Яћүд! Син Адәм Улына үбү белән хыянәт итәсењмени? – диде.
[49] Гайсә янындагы шәкертләр, хәзер нәрсә булачагын ањлап, Ања әйттеләр: – Раббыбыз! Бәлки безгә кылычларыбызны эшкә җигәргәдер?
[50] Аларныњ берсе, ињ баш руханиныњ хезмәтчесенә селтәнеп, аныњ уњ колагын чабып ѳзде.
[51] Шунда Гайсә: – Туктагыз! Җитәр! – диде. Һәм, хезмәтченењ колагына кулын тидереп, аны савыктырды.
[52] Гайсә Үзен кулга алырга килгән баш руханиларга, Аллаћы Йорты каравылы башлыкларына ћәм аксакалларга әйтте: – Юлбасар тотарга чыккан кебек, сез Мине тотарга кылычлар ћәм чукмарлар күтәреп килгәнсез!
[53] Мин ћәр кѳнне сезнењ белән бергә Аллаћы Йортында булдым ћәм сез Миња кул күтәрмәдегез; ә хәзер – сезнењ вакыт, карањгылык хакимлек итә.
[54] Шуннан соњ алар, Гайсәне тотып, ињ баш рухани ѳенә алып керделәр. Петер исә ерактарак калып алар артыннан барды.
[55] Ишегалды уртасына учак ягылган иде. Петер учак тирәсендә утыручылар арасына барып утырды.
[56] Ә бер хезмәтче хатын, аныњ учак янында утырганын күреп, ања текәлеп карады: – Менә бу да Аныњ белән иде, – диде.
[57] Әмма ул хатынга: – Мин Аны белмим, – дип, Аннан ваз кичте.
[58] Бераздан икенче берәү аны күреп: – Син дә аларныњ берсе, – диде. Ләкин Петер ул кешегә: – Юк! – диде.
[59] Бер сәгатьләп вакыт үткәч, тагын аларныњ берсе: – Чынлап та, бу да Аныњ белән бергә иде, ул да Гәлиләя кешесе бит, – дип, катгый рәвештә раслады.
[60] Әмма Петер ул кешегә: – Мин синењ нәрсә сѳйләвењне белмим, – диде. Ул нәкъ менә шушы сүзләрне әйткән вакытта әтәч кычкырды.
[61] Бу вакытта Раббы борылып Петергә карады; ћәм Раббыныњ ања: «Бүген әтәч кычкырганчы син Миннән ѳч тапкыр ваз кичәчәксењ», – дигән сүзләре исенә тѳште.
[62] Ул, урам якка чыгып, бик каты елады.
[63] Гайсәне саклап торучылар Аны мыскыл иттеләр ћәм кыйнадылар.
[64] Гайсәнењ күзләрен каплап, Аннан: – Пәйгамбәрлек итеп әйт: Сиња кем сукты? – дип сорадылар.
[65] Алар болардан башка да Аны хурлый торган күп сүзләр әйттеләр.
[66] Тањ белән яћүд аксакаллары, баш руханилар ћәм канунчылар Югары кињәшмә җыелышына җыелдылар ћәм Гайсәне җыелыш алдына китереп бастырдылар
[67] ћәм әйттеләр: – Безгә әйт, Син Мәсихме? Ул аларга әйтте: – Әгәр сезгә әйтсәм, сез ышанмассыз.
[68] Ә инде сездән сорасам, Миња җавап бирмәссез.
[69] Бу вакыттан башлап Адәм Улы Кодрәт Иясенењ уњ ягында утырыр.
[70] Шунда барысы: – Алайса Син Аллаћы Улы буласыњ инде? – диделәр. Ул аларга: – Сез үзегез Мине Ул дип әйтәсез, – дип җавап бирде.
[71] Алар: – Безгә тагын нинди шаћитлек кирәк? Без инде моны Аныњ Үз авызыннан ишеттек, – диделәр.