[1] Кѳннәрнењ берендә Гайсә, Аллаћы Йортында халыкны ѳйрәтеп, Яхшы хәбәр сѳйләгәндә, Аныњ янына аксакаллар белән баш руханилар ћәм канунчылар килде.
[2] Алар Аннан: – Безгә әйт әле, Син боларны нинди вәкаләт белән эшлисењ, андый хокукны Сиња кем бирде? – дип сорадылар.
[3] Ул аларга болай җавап бирде: – Мин дә сезгә бер сорау бирәм, Миња әйтегез әле:
[4] Яхъяныњ суга чумдыруы күктән идеме яки кешеләрдәнме?
[5] Алар исә үзара фикер алышып: – «Күктән», – дисәк, Ул: «Ә ни ѳчен Яхъяга ышанмадыгыз?» – дияр.
[6] Ә инде: «Кешеләрдән», – дисәк, бѳтен халык безне ташлар атып үтерер, чѳнки халык Яхъяныњ пәйгамбәр булуына ышана, – диделәр.
[7] Шуња күрә: – Без кайдан икәнен белмибез, – дип җавап бирделәр.
[8] Гайсә аларга: – Алай булгач, Мин дә сезгә боларны нинди вәкаләт белән эшләвемне әйтмим, – диде.
[9] Шуннан соњ Ул халыкка менә шушы гыйбрәтле хикәяне сѳйләде: – Бер кеше йѳзем бакчасы утырткан ћәм, аны йѳзем үстерүчеләргә куллану ѳчен биреп, үзе озак вакытка чит якларга китеп барган.
[10] Уњыш җыяр вакыт җиткәч, бакчасыннан аныњ ѳлешен биреп җибәрсеннәр дип, хезмәтчесен йѳзем үстерүчеләр янына җибәргән; ләкин йѳзем үстерүчеләр, аны кыйнап, буш кул белән кайтарып җибәргәннәр.
[11] Аннары ул икенче хезмәтчесен җибәргән; ләкин алар аны да кыйнап ћәм сүгеп, бернәрсәсез кире җибәргәннәр.
[12] Ул тагын ѳченче хезмәтчесен җибәргән; ләкин аны да яралап, куып чыгарганнар.
[13] Шуннан соњ йѳзем бакчасыныњ хуҗасы болай дип уйлаган: «Инде нәрсә эшләргә? Сѳекле улымны җибәрим әле, бәлки аны хѳрмәт итәрләр».
[14] Әмма йѳзем үстерүчеләр, аны күргәч, үзара: «Бу – варис. Әйдәгез, аны үтерик ћәм ања каласы мал безнеке булыр», – дип кињәшләшкәннәр.
[15] Һәм аны бакчадан алып чыгып үтергәннәр. Инде йѳзем бакчасыныњ хуҗасы алар белән ни эшләр?
[16] Ул, әйләнеп кайткач, йѳзем үстерүчеләрне үтерер ћәм йѳзем бакчасын башкаларга бирер. Моны тыњлаучылар исә: – Алай була күрмәсен! – диештеләр.
[17] Әмма Ул аларга туры карап әйтте: – «Тѳзүчеләр яраксыз дип кире каккан таш ињ мѳћим почмак ташы булды», – дип Изге язмада язылганнар нәрсәне ањлата соњ?
[18] Бу таш ѳстенә егылган ћәркем челпәрәмә киләчәк; ә ул таш кемнењ дә булса ѳстенә тѳшсә, аны сытачак.
[19] Шундук баш руханилар ћәм канунчылар, Ул сѳйләгән гыйбрәтле хикәянењ үзләре турында икәнен ањлап, Аны кулга алырга теләделәр, әмма халыктан курыктылар.
[20] Алар Гайсә артыннан дикъкать белән күзәтә башладылар ћәм янына шымчылар җибәрделәр, ә алар, үзләрен ихлас күњелле итеп күрсәткән булып, идарәче кулына, аныњ хѳкеменә тотып бирү ѳчен, Аннан бәйләнерлек берәр сүз әйттерергә тырыштылар.
[21] Алар: – Остаз! Без Синењ дѳреслекне сѳйләвењне ћәм ѳйрәтүењне, кешене кешедән аермавыњны, Аллаћы юлына хакыйкать буенча ѳйрәтүењне беләбез, – диделәр.
[22] Һәм Аннан: – Кайсарга салым түләргә канун безгә рѳхсәт итәме, әллә юкмы? – дип сорадылар.
[23] Гайсә исә, аларныњ мәкерле ниятләрен ањлап, әйтте:
[24] – Миња бер динарны күрсәтегез әле. Монда кемнењ сурәте ћәм кемнењ исеме? Алар: – Кайсарныкы, – дип җавап бирделәр.
[25] Ул аларга: – Шулай булгач, кайсарныкын кайсарга, Аллаћыныкын Аллаћыга бирегез, – диде.
[26] Алар Аныњ халык алдында сѳйләгән сүзләренә бәйләнерлек бер нәрсә дә таба алмадылар ћәм, Аныњ җавабына хәйран калып, тынып калдылар.
[27] Аннары Гайсә янына үлеләрнењ терелүен инкяр итүче саддукейлар арасыннан кайберәүләр килде ћәм Ања болай диделәр:
[28] – Остаз! Муса безгә канунда: «Берәүнењ бертуганы, хатыны булып та, балалары булмыйча үлеп китсә, ул тол калган хатынга ѳйләнеп, бертуганыныњ буынын дәвам иттерсен», – дип язып калдырган.
[29] Җиде бертуган булган: шуларныњ беренчесе, хатын алып, балалары булмыйча үлеп киткән.
[30] Ул хатынны икенчесе дә,
[31] аннан ѳченчесе дә, ћәм калган башкалары да, шулай ук җиденчесе дә алган, әмма барысы да бала калдырмыйча үлгәннәр.
[32] Ахырда хатын да үлгән.
[33] Шулай булгач, үлеләр терелгән вакытта ул хатын кайсысыныњ хатыны булачак? Җидесе дә аныњ ире булган бит!
[34] Гайсә аларга болай дип җавап бирде: – Бу дѳнья кешеләре ѳйләнәләр дә, кияүгә дә чыгалар.
[35] Ә инде киләчәк дѳньяда булырга ћәм үледән терелергә лаеклы булганнар, анда ѳйләнмәсләр дә, кияүгә дә чыкмаслар.
[36] Алар инде үлә дә алмыйлар, чѳнки алар фәрештәләрдәй булачаклар ћәм, үледән терелеп торганга күрә, алар Аллаћы балалары булалар.
[37] Ә инде янып торган күгән агачы турында сѳйләгәндә Муса да, Раббыны Ибраћим Аллаћысы дип тә, Исхак Аллаћысы дип тә, ћәм Ягъкуб Аллаћысы дип тә атап, үлеләрнењ терелүен күрсәткән.
[38] Аллаћы – үлеләр Аллаћысы түгел, бәлки тереләр Аллаћысы, чѳнки Аныњ ѳчен барысы да тере.
[39] Кайбер канунчылар моња: – Остаз! Син яхшы әйттењ, – диделәр.
[40] Шуннан соњ алар Аннан бернәрсә турында да сорарга батырчылык итмәделәр.
[41] Ул исә аларга әйтте: – Ничек кешеләр Мәсихне Давыт Улы дип әйтә алалар?
[42] Давыт үзе Зәбур китабында әйтә бит: «Раббы Аллаћы минем Раббыма әйтте: Мин дошманнарыњны аяк астыња баскыч итеп салганчы, Утыр Минем уњ ягымда».
[44] – Шулай итеп, Давыт Аны Раббы дип атый. Шулай булгач, ничек инде Ул аныњ Улы була ала?
[45] Бѳтен кешеләр тыњлап торганда, Ул шәкертләренә әйтте:
[46] – Канунчылардан сак булыгыз! Алар озын киемнәр киеп йѳрүне, җыелыш мәйданнарында үзләрен ихтирам итеп сәламләүне, гыйбадәтханәләрдә ињ яхшы урыннарда, аш мәҗлесләрендә ињ түрдә утыруны яраталар.
[47] Алар, хәйләләп, тол хатыннарныњ йортларын үзләренә алалар, кешеләр күрсен дип, озак итеп дога кылалар; мондыйлар тагын да катырак хѳкем ителәчәкләр.