Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 6:31

[1] Бервакыт Геннисарет күле буенда, Аллаћы сүзен тыњларга теләп, халык Аны бар яктан кысрыклаганда,

[2] Гайсә яр буенда ике кѳймә күрде. Балыкчылар, кѳймәләреннән тѳшеп, ятьмәләрен юалар иде.

[3] Гайсә кѳймәләрнењ берсенә менеп, – ул кѳймә Шимунныкы иде – ярдан бераз эчкәрәк керергә сорады ћәм, кѳймәдә утырып, халыкны ѳйрәтте.

[4] Сүзен тәмамлагач: – Шимун, тирәнгәрәк кер дә ятьмәләрегезне салыгыз, – диде.

[5] Шимун Ања: – Өйрәтүче! Без тѳн буе тырыштык, ләкин ћичнәрсә тота алмадык. Шулай да, Син кушасыњ икән, ятьмәне салам, – дип җавап бирде.

[6] Шулай эшләделәр ћәм аларга бик күп балык эләкте, ятьмәләре аздан гына ертылмый калды.

[7] Балыкчылар, башка кѳймәдәге иптәшләренә кул болгап, аларны ярдәмгә чакырдылар. Тегеләре килгәч, бергәләп, ике кѳймәне дә шыгрым тутырдылар, хәтта кѳймәләре аздан гына батмый калды.

[8] Шимун Петер исә, шушы хәлне күреп, Гайсә алдында тезләренә егылды: – Раббым, кит минем янымнан, мин гѳнаћлы кеше.

[9] Ул да, аныњ белән булганнарныњ барысы да, тотылган балыкныњ күплегенә гаҗәпләнеп, куркып калдылар.

[10] Шулай ук Шимунныњ иптәшләре Зебедәй уллары Ягъкуб белән Яхъя да хәйран калды. Гайсә Шимунга: – Курыкма, шушы вакыттан башлап кешеләр тотучы булырсыњ, – диде.

[11] Кѳймәләрен ярга тартып чыгаргач, бѳтен нәрсәләрен шунда калдырып, алар Гайсәгә ияреп киттеләр.

[12] Гайсә бер шәћәрдә булган вакытта, Аныњ янына бѳтен тәне махаулы бер кеше килде ћәм, Гайсәне күргәч, йѳзтүбән капланып: – Әфәнде! Әгәр теләсәњ, мине тазарта алыр идењ, – дип ялварды.

[13] Гайсә, кулын сузып, ања кагылды ћәм: – Әйе, телим. Тазарын! – диде. Аныњ махауы шундук бетте.

[14] Гайсә ања бу турыда беркемгә дә сѳйләмәскә кушты. – Бар, руханига күрен ћәм, кешеләр ѳчен терелүењ билгесе итеп, Муса канунында әмер ителгәнчә, корбан бүләген китер, – диде Ул.

[15] Әмма Гайсә хакында сүз таралганнан тарала барды. Күп халык, Аны тыњлау ѳчен ћәм чирләреннән савыктырылу ѳчен, Аныњ янына агылды.

[16] Ә Гайсә вакыт-вакыт аулак урыннарга китеп дога кыла иде.

[17] Бер кѳнне, Гайсә ѳйрәткән вакытта, Гәлиләянењ ћәм Яћүдиянењ барлык авылларыннан, Иерусалимнан килгән фарисейләр ћәм канун укытучылары да шунда утыра иделәр. Раббыныњ кодрәте Аныњ белән иде, ћәм Ул авыруларны савыктырды.

[18] Берничә ир-ат паралич суккан бер кешене ятагы белән күтәреп алып килделәр ћәм аны, Гайсә алдына куяр ѳчен, ѳйгә алып керергә тырыштылар.

[19] Ләкин, халык арасыннан үтә алмаганга күрә, ѳй түбәсенә менеп, түбәнењ чирәпләрен сүтеп алдылар ћәм авыруны ятагы белән бергә Гайсәнењ алдына тѳшерделәр.

[20] Гайсә, аларныњ ышануларын күреп, теге кешегә: – Дустым, синењ гѳнаћларыњ кичерелде, – диде.

[21] Канунчылар ћәм фарисейләр: – Кѳфер сүз сѳйләүче бу Кеше – Кем ул? Гѳнаћларны Аллаћыдан башка кем кичерә ала? – дип уйладылар.

[22] Гайсә, аларныњ уйларын белеп, болай диде: – Ни ѳчен сез шулай уйлыйсыз?

[23] Ничек дип әйтергә җињелрәк: «Синењ гѳнаћларыњ кичерелде», – дипме, әллә: «Тор ћәм йѳр», – дипме?

[24] Адәм Улыныњ җирдә гѳнаћларны кичерергә хакимлеге барлыгын белеп торыгыз. Һәм Гайсә паралич суккан кешегә: – Сиња әйтәм: тор, ятагыњны ал да ѳењә кайт, – диде.

[25] Ул кеше шундук барысыныњ күз алдында торды ћәм, ятагын алып, Аллаћыны данлый-данлый, ѳенә кайтып китте.

[26] Барысы да тањ калдылар, Аллаћыны данладылар. Һәммәсе, куркып калып: – Без бүген искитәрлек нәрсәләр күрдек, – диделәр.

[27] Шуннан соњ Гайсә ул урыннан китте ћәм салым җыю йорты янында утыручы Леви атлы салым җыючыны күрде. – Минем артымнан бар, – диде Ул ања.

[28] Леви торып басты ћәм, бѳтен нәрсәсен калдырып, Гайсә артыннан китте.

[29] Леви үзенењ ѳендә Гайсә хѳрмәтенә зур мәҗлес җыйды. Кунаклар арасында салым җыючылар ћәм башка кешеләр дә күп иде.

[30] Фарисейләр ћәм аларныњ тѳркеменнән булган канунчылар, ачуланып, Гайсәнењ шәкертләренә: – Ни ѳчен сез салым җыючылар белән, гѳнаћлылар белән бергә ашап-эчеп утырасыз? – диделәр.

[31] Гайсә аларга: – Табиб сәламәт кешеләргә түгел, ә авыруларга кирәк.

[32] Мин тәкъваларны түгел, ә гѳнаћлыларны тәүбәгә чакырырга дип килдем, – дип җавап бирде.

[33] Кайбер кешеләр Гайсәгә: – Яхъяныњ шәкертләре дә, фарисейләрнекеләр дә еш ураза тоталар ћәм дога кылалар, ә Синекеләр ашыйлар, эчәләр, – дип әйттеләр.

[34] Ә Ул аларга: – Кияү егете туйдагы кунаклар янында булган вакытта аныњ дусларын ураза тотарга мәҗбүр итеп буламы?

[35] Әмма килер бер кѳн: алар яныннан кияү алыныр ћәм шул кѳннәрдә ураза тотарлар, – диде.

[36] Ул аларга киная белән сѳйләде: – Беркем дә яња киемнән ямаулык ертып алып иске киемне ямамый, чѳнки яњасы да бозыла, иске киемгә дә яња тукымадан алынган ямаулык бармый.

[37] Беркем дә яња шәрабны иске турсыкка салмый, чѳнки яња шәраб турсыкны тишә ћәм шәраб та агып бетә, турсык та әрәм була.

[38] Киресенчә, яња шәраб яња турсыкка салынырга тиеш.

[39] Беркем дә иске шәрабны эчкәннән соњ яњасын эчәргә теләмәс. «Искесе яхшырак шул», – дияр.

Лүк Бәян Иткән Яхшы Хәбәр — Chapters