[1] Ињ башта Сүз булган, Сүз Аллаћы белән булган, ћәм Сүз Аллаћы булган.
[2] Сүз ињ башта ук Аллаћы белән булган.
[3] Бар нәрсә Сүз аша яратылган, ћәм яратылган ћәр нәрсә Аннан башка яратылмаган.
[4] Ањарда тормыш булган, ћәм шул тормыш кешеләргә яктылык биргән.
[5] Яктылык карањгылыкта яктыра, карањгылык исә аны сүндерә алмаган.
[6] Аллаћы тарафыннан җибәрелгән Яхъя исемле бер кеше бар иде.
[7] Яхъя шаћитлек бирү ѳчен килде. Ул, барысы да иман китерсеннәр дип, Яктылык хакында шаћитлек бирергә килде.
[8] Ул үзе Яктылык түгел, ләкин Яктылык хакында шаћитлек бирү ѳчен җибәрелгән иде.
[9] Дѳньяга килүче ћәр кешене яктыртучы Яктылык – чын Яктылык иде.
[10] Ул дѳньяда булды, ләкин дѳнья, Аныњ аша яратылган булуга карамастан, Аны танымады.
[11] Ул Үз кешеләре янына килде, әмма үзенекеләр Аны кабул итмәде.
[12] Ә Аны кабул итеп, Ања иман китерүчеләргә Ул Аллаћы балалары булырга хокук бирде.
[13] Алар каннан да, тән нәфесеннән дә, ир нәфесеннән дә түгел, бәлки Аллаћыдан тудылар.
[14] Сүз Кеше булды, мәрхәмәт ћәм хакыйкать белән тулы булып, безнењ арабызда яшәде, ћәм без Аныњ данын, Атаныњ бердәнбер Улына биргән данын күрдек.
[15] Яхъя пәйгамбәр Аныњ хакында шаћитлек биреп: – «Миннән соњрак Килүче миннән алга чыкты, чѳнки Ул миннән элек бар иде» дип сѳйләгәнем менә Шул инде, – дип кычкырып әйтте.
[16] Аныњ тулылыгыннан без ћәммәбез мәрхәмәт ѳстенә мәрхәмәт алдык,
[17] чѳнки канун Муса аркылы бирелгән, мәрхәмәт ћәм хакыйкать исә Гайсә Мәсих аша килде.
[18] Аллаћыны беркем, беркайчан күрмәгән. Аны Ата ѳчен ињ якын булган бердәнбер Улы ачып бирде.
[19] Иерусалим яћүдләре руханиларны ћәм левилеләрне Яхъя пәйгамбәрдән: «Син кем?» – дип сорар ѳчен җибәргәч,
[20] ул, ћич тә яшермичә, шаћитлек биреп: – Мин Мәсих түгел, – дип икърар итте.
[21] Алар аннан: – Кем соњ син, Ильясмы? – дип сорадылар. – Юк, – диде ул. – Вәгъдә ителгән пәйгамбәрме? – Юк, – дип җавап бирде Яхъя. – Алайса, кем соњ син? Безне монда җибәрүчеләргә җавап бирү ѳчен үзењ хакында безгә нәрсә әйтерсењ?
[23] Яхъя, Ишагыйя пәйгамбәр әйткән сүзләрне кулланып: – Мин – «Раббыга юлны турайтыгыз», – дип чүлдә кычкыручыныњ тавышы, – диде.
[24] Җибәрелгәннәр фарисейләрдән иде.
[25] Алар Яхъядан: – Син Мәсих тә, Ильяс та, вәгъдә ителгән пәйгамбәр дә булмагач, ни ѳчен соњ суга чумдыру йоласын башкарасыњ? – дип сорадылар.
[26] Яхъя аларга: – Мин суга чумдырам, әмма арагызда сез белмәгән Берәү тора.
[27] Минем артымнан Килүче нәкъ менә Ул инде, ә мин Аныњ аяк киеменењ каешын чишәргә дә лаеклы түгелмен, – дип җавап бирде.
[28] Бу вакыйгалар Яхъя пәйгамбәр чумдыра торган урында – Үрдүн елгасы аръягындагы Бәйтәниядә булды.
[29] Икенче кѳнне Яхъя пәйгамбәр, каршына килүче Гайсәне күреп, әйтте: – Менә дѳньяныњ гѳнаћын Үз ѳстенә алучы Аллаћы Бәрәне.
[30] «Миннән соњрак килүче бер Зат миннән алга чыкты, чѳнки Ул миннән элек бар иде», – дип сѳйләгәнем Ул – Үзе.
[31] Мин Аны белми идем, ләкин, Ул Исраил халкына билгеле булсын ѳчен, суга чумдырырга килдем.
[32] Яхъя пәйгамбәр шаћитлек биреп, ѳстәп әйтте: – Мин Рухныњ күгәрчен рәвешендә Гайсәгә ињүен ћәм Аныњ ѳстендә калуын күрдем.
[33] Мин Аны танымас идем, әмма мине суга чумдыру ѳчен Җибәрүче: «Кем ѳстенә Рух ињүен ћәм Аныњ ѳстендә калуын күрсәњ, Изге Рухка чумдыручы Шул булыр», – дигән иде.
[34] Мин моны күрдем ћәм шаћитлек бирәм: Ул – Аллаћы Улы.
[35] Икенче кѳнне Яхъя пәйгамбәр ике шәкерте белән шул ук урында торганда,
[36] узып баручы Гайсәне күреп: – Менә, карагыз, Аллаћы Бәрәне, – диде.
[37] Ике шәкерт, аныњ бу сүзләрен ишеткәч, Гайсә артыннан киттеләр.
[38] Гайсә исә, артына әйләнеп карап ћәм аларныњ арттан килүен күреп: – Сезгә нәрсә кирәк? – диде. Алар Аннан: – Рабби, Син кайда яшисењ? – дип сорадылар. (Рабби – Остаз дигән мәгънәдә.)
[39] Гайсә аларга: – Әйдәгез Минем белән, үзегез күрерсез, – диде. Сәгать дүртләр чамасы иде. Алар, Гайсә белән барып, Аныњ кайда яшәгәнен күрделәр ћәм ул кѳнне Аныњ янында калдылар.
[40] Яхъя пәйгамбәрнењ Гайсә турында әйткән сүзләрен ишетеп, Аныњ артыннан киткән икенењ берсе Шимун Петернењ энесе Әндри иде.
[41] Ул, ињ элек абыйсы Шимунны табып, ања: – Без Мәсихне очраттык, – диде ћәм Шимунны Гайсә янына алып килде. (Мәсих – Май сѳртелгән Зат дигән мәгънәдә.)
[42] Гайсә исә, Шимунга карап: – Син, Яхъя улы Шимун: син Кифас дип аталырсыњ, – диде. (Кифас ћәм Петер дигән исемнәр – кыя дигән мәгънәдә.)
[43] Икенче кѳнне Гайсә Гәлиләягә барырга булды. Әндри белән Петер кебек үк, Бәйтсайда шәћәреннән булган Филипне очратты ћәм ања: – Минем артымнан бар, – диде.
[45] Филип, Натанаилне табып: – Без насаралы Йосыф улы Гайсәне очраттык. Аныњ хакында Муса канунда язган, шулай ук пәйгамбәрләр дә язганнар, – диде.
[46] Ләкин Натанаил ања: – Насарадан нинди дә булса яхшы нәрсә чыгармы икән? – дип җавап бирде. – Барыйк, үзењ күрерсењ, – диде Филип.
[47] Гайсә, Үзенә таба якынлашып килүче Натанаилне күреп, аныњ хакында: – Менә чын исраилле, ањарда ћичнинди мәкер юк, – диде.
[48] Натанаил Аннан: – Син мине каян беләсењ? – дип сорады. – Мин, Филип сине чакырганчы ук, инҗир агачы тѳбендә күрдем, – дип җавап бирде Гайсә.
[49] – Остаз! Син – Аллаћы Улы! Син – Исраил Патшасы! – диде Ања Натанаил.
[50] Гайсә: – Син Минем: «Мин сине инҗир агачы тѳбендә күрдем», – дигәнемә күрә генә ышанасыњмы? Моннан да зуррак нәрсәләр күрерсењ әле, – дип җавап бирде ћәм, дәвам итеп, –
[51] Сезгә хак сүз әйтәм: күкләр ачылуын ћәм Аллаћы фәрештәләренењ Адәм Улы янына күтәрелеп ињүләрен күрерсез, – диде.