Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 11:30

[1] Мѳхтәрәм Тәүфил! Күпләр безнењ арабызда булып үткән вакыйгалар турында язарга алындылар. Алар ул вакыйгаларны баштан ук үз күзләре белән күрүче Сүз хезмәтчеләре булган кешеләр безгә хәбәр иткәнчә яздылар.

[3] Шулай итеп мин дә, хѳрмәтле Тәүфил, башыннан ук барысын да җентекләп тикшергәннән соњ, Сез үзегезгә ѳйрәтелгәннәрнењ дѳреслеген белсен ѳчен, Сезгә вакыйгаларныњ барышын эзлекле рәвештә язарга дигән фикергә килдем.

[5] Яћүдиядә Һируд патша заманында Абия нәселеннән булган руханилар тѳркеменнән Зәкәрия атлы бер рухани яшәгән. Аныњ хатыны Элисабет тә руханилар нәселеннән булган.

[6] Алар икесе дә, Раббыныњ әмерләрен ћәм Ул кушканнарны тѳгәл үтәп, Аллаћы алдында тәкъва булганнар.

[7] Элисабет балага уза алмаганлыктан, аларныњ балалары булмаган. Алар икесе дә инде олы яшьтә булган.

[8] Үз тѳркеменењ Аллаћы Йортында хезмәт итү вакыты килеп җиткәч, Зәкәрия Аллаћы алдында рухани хезмәтен башкарды.

[9] Руханилар арасындагы гадәт буенча жирәбә салдылар, ћәм Аллаћы Йортына кереп, хуш исле сумала белән тѳтәсләү йоласын үтәү Зәкәриягә туры килде.

[10] Ул Аллаћы Йортында хуш исле сумала белән тѳтәсләгәндә тышкы яктагы бар халык дога кылып торды.

[11] Шул вакыт Зәкәрия алдында, хуш исле сумала яна торган урынныњ уњ ягында, Раббыныњ фәрештәсе пәйда булды.

[12] Фәрештәне күреп, Зәкәрия каушап калды ћәм бик курыкты.

[13] Фәрештә исә ања: – Курыкма, Зәкәрия, синењ догањ ишетелде. Хатыныњ Элисабет сиња ир бала тудырачак, син ања Яхъя дигән исем кушарсыњ.

[14] Ул сиња сѳенеч ћәм шатлык китерер, күпләр аныњ тууына куанырлар.

[15] Чѳнки ул Раббы каршында бѳек булыр, шәраб ћәм исерткеч эчемлекләр эчмәс ћәм анасыныњ карынында вакытта ук Изге Рух белән сугарылыр.

[16] Ул Исраил балаларыныњ күбесен Раббыга, аларныњ үз Аллаћысына кире кайтарыр.

[17] Ильясныкы кебек рухка ћәм кодрәткә ия булып, ул Раббы алдыннан барыр, аталарны ћәм балаларны татулаштырыр, Аллаћыга буйсынмаучыларны тәкъва кешеләрнењ фикер йѳртү юлына борыр ћәм шулай итеп халыкны Раббыныњ килүенә әзерләр.

[18] Зәкәрия фәрештәдән: – Мин моныњ шулай буласын ничек белә алам? – дип сорады. – Мин инде карт, хатыным да олы яшьтә.

[19] – Мин – Җәбраил, мин Аллаћыга хезмәт итәм. Мин сиња менә шушы куанычлы хәбәрне белдерү ѳчен җибәрелдем.

[20] Белеп тор, шушы сүзләр тормышка ашканчы телсез булырсыњ ћәм сѳйләшә алмассыњ, чѳнки мин әйткән сүзләргә ышанмадыњ. Ә бу сүзләр үз вакытында тормышка ашачак, – диде ања фәрештә.

[21] Халык Зәкәрияне кѳтеп торды ћәм аныњ Аллаћы Йортында тоткарлануына аптырады.

[22] Зәкәрия исә, Аллаћы Йортыннан чыккач, сѳйләшә алмады ћәм кешеләр аныњ илаћи күренеш күргәнлеген ањладылар. Ул алар белән ишарәләр ярдәмендә ањлашты ћәм ћаман сѳйләшә алмады.

[23] Хезмәт итү кѳннәре тәмамлангач, ул ѳенә кайтты.

[24] Күпмедер вакыттан соњ хатыны Элисабет балага узды ћәм биш ай буена кеше арасына чыкмады.

[25] – Минем ѳчен моны Раббы эшләде, Ул минем хакта кайгыртты ћәм кешеләр алдындагы хурлыгымны алып ташлады, – дип уйлады Элисабет.

[26] Элисабет балага узып алтынчы ай киткәч, Аллаћы Җәбраил фәрештәне Гәлиләя ѳлкәсендәге Насара шәћәренә, Мәрьям исемле гыйффәтле кыз янына җибәрде. Мәрьям Давыт нәселеннән булган Йосыф атлы кешегә ярәшелгән иде.

[28] Фәрештә, Мәрьям янына килеп: – Сәлам сиња! Аллаћыныњ мәрхәмәтен кабул итүче – син. Раббы синењ белән! – диде.

[29] Мәрьям исә кыенсынып калды ћәм бу сүзләрнењ мәгънәсен ањларга тырышты.

[30] Фәрештә ања әйтте: – Курыкма, Мәрьям! Аллаћы сиња мәрхәмәт күрсәтте.

[31] Син буйга узарсыњ ћәм Ир Бала табарсыњ, Ања Гайсә дигән исем кушарсыњ.

[32] Ул бѳек булачак, Аллаћы Тәгаләнењ Улы дип аталачак. Раббы Аллаћы Ања борынгы бабасы Давытныњ тәхетен бирәчәк,

[33] Ул Ягъкуб халкы ѳстеннән мәњгегә патшалык итәчәк, Аныњ патшалыгыныњ ахыры булмаячак.

[34] Мәрьям исә фәрештәдән: – Ничек шулай була ала, минем бит әле ир-ат белән якынлык кылганым юк? – дип сорады.

[35] – Сиња Изге Рух ињәчәк, – дип җавап бирде фәрештә, – ћәм синењ ѳстењә Аллаћы Тәгаләнењ кодрәте тѳшәчәк, шуња күрә син тудырачак Бала изге булачак ћәм Аллаћы Улы дип аталачак.

[36] Менә, кардәшењ Элисабет тә картайган кѳнендә балага узды, ул ир бала кѳтә. Кешеләр аныњ турында, авырга уза алмый, дип әйтәләр иде, ә ул инде алтынчы ай авырлы.

[37] Чѳнки Аллаћы булдыра алмаслык бернәрсә дә юк.

[38] Шуннан соњ Мәрьям: – Мин – Раббы колы, минем белән син әйткәнчә булсын, – диде. Һәм фәрештә аныњ яныннан китте.

[39] Озак вакыт үтмәстән, Мәрьям ашыгыч рәвештә Яћүдия тауларында урнашкан шәћәргә Элисабетләргә китте.

[40] Килеп җиткәч, Зәкәриянењ ѳенә кереп, Элисабет белән исәнләште.

[41] Мәрьямнењ сәламләү сүзләрен ишетү белән, Элисабетнењ карынындагы баласы хәрәкәтләнеп куйды, ћәм Элисабет Изге Рух белән сугарылды.

[42] Ул күтәренке тавыш белән: – Хатын-кызлар арасында син ињ мѳбарәк! Туачак Балањ да фатихалы!

[43] Раббымныњ анасы минем яныма килгән! Ничек миња шундый хѳрмәт күрсәтелә?

[44] Мин синењ сәламләвењне ишетү белән, карынымдагы балам шатлыгыннан хәрәкәтләнеп куйды.

[45] Раббы тарафыннан үзенә әйтелгән сүзләрнењ тормышка ашачагына ышанган хатын бәхетле! – диде.

[46] Мәрьям әйтте: – Күњелем минем Раббыны данлый,

[47] Рухым Аллаћы Коткаручымны уйлап шатлана,

[48] Чѳнки Ул Үзенењ күндәм колына игътибар итте. Шушы вакыттан башлап мине барлык буыннар бәхетле дип атарлар,

[49] Чѳнки Кодрәт Иясе минем ѳчен бѳек эшләр кылды – Аныњ исеме мѳкатдәс!

[50] Ул Үзен ихтирам итүчеләргә буыннан-буынга шәфкать күрсәтә.

[51] Үз кулы белән куәтле эшләр кылды: Күњелләреннән тәкәббер уйлаган кешеләрне таратты.

[52] Түрәләрне тәхетләреннән тѳшерде, ә түбәндәгеләрне күтәрде.

[53] Ачларны яхшы нәрсәләр белән туендырды, ә байларны буш кул белән җибәрде.

[54] Аталарыбызга биргән вәгъдәсе буенча хезмәтчесе Исраилгә ярдәм итте, халкын исендә тотып, Ибраћимга ћәм аныњ нәселенә мәњгегә шәфкать күрсәтте.

[56] Мәрьям ѳч айга якын Элисабет янында булганнан соњ үз ѳенә кайтты.

[57] Элисабетнењ бала табар вакыты җитте ћәм ул ир бала тапты.

[58] Күршеләре ћәм кардәшләре, Раббыныњ Элисабеткә зур шәфкать күрсәткәнен ишетеп, аныњ белән бергә куандылар.

[59] Сигезенче кѳнне алар баланы сѳннәткә утыртырга килделәр ћәм аны атасы исеме белән – Зәкәрия дип атарга теләделәр.

[60] Ләкин баланыњ анасы каршы килде: – Юк, аныњ исеме Яхъя булырга тиеш.

[61] Ә алар ања: – Синењ кардәшләрењ арасында бу исем белән аталган беркем дә юк бит, – диделәр

[62] ћәм, ишарәләр белән, баланыњ атасыннан нинди исем кушарга теләвен сорадылар.

[63] Зәкәрия язу ѳчен такта сорап алды ћәм: «Аныњ исеме Яхъя», – дип язды. Барысы да хәйран калдылар.

[64] Шул мизгелдә үк аныњ теле ачылды, ћәм ул Аллаћыны данлап сѳйли башлады.

[65] Зәкәрия белән Элисабетнењ күрше-тирәсендә яшәүчеләр барысы да куркуга тѳштеләр, бѳтен таулы Яћүдиядә шушы вакыйгалар турында сѳйлиләр иде.

[66] Ишеткән ћәр кеше: – Бу бала кем булыр икән? – дип уйлады. Чѳнки дѳрестән дә Раббыныњ кодрәте аныњ белән булды.

[67] Баланыњ атасы Зәкәрия, Изге Рух белән сугарылып, Аллаћыдан бирелгән сүзләрне игълан итте:

[68] – Раббыны, Исраилнењ Аллаћысын, данлыйк, чѳнки Ул ярдәмгә килде ћәм Үз халкын азат итте,

[69] Үзенењ колы Давыт нәселеннән куәтле Коткаручыны күтәрде,

[70] Ул бу турыда күп еллар элек Үзенењ изге пәйгамбәрләре аша әйткән иде.

[71] Бу Коткаручы безне дошманнарыбыздан ћәм безгә нәфрәт итүчеләрдән коткарырга дип килде.

[72] Дошманнарыбыз кулыннан котылгач, гомеребезнењ барлык кѳннәрендә, бернәрсәдән курыкмыйча, Аллаћы алдында изге ћәм тәкъва булып, без Аллаћыга хезмәт итә алсын ѳчен, Аллаћы шулай итеп безнењ ата-бабаларыбызга шәфкать күрсәтте, Үзе тѳзегән изге килешүне – атабыз Ибраћимга биргән антын – исендә тотты.

[76] Һәм син, сабый, Аллаћы Тәгаләнењ пәйгамбәре дип аталырсыњ, чѳнки, Раббыга юлны әзерләп, Аныњ алдыннан барырсыњ.

[77] Һәм Аныњ халкына гѳнаћларыныњ кичерелүе аша булган котылу хакында белдерерсењ,

[78] Аллаћыбызныњ шәфкате ташып тора, ћәм шуња күрә безгә югарыдан тањ кояшы ињәчәк;

[79] Карањгыда ћәм үлем шәүләсендә утырганнарга яктылык бирү ѳчен, Аякларыбызны тынычлык юлына юнәлтү ѳчен киләчәк Ул.

[80] Ә бала үсте ћәм рухи яктан ныгыды. Исраил халкына күренгәнче, ул чүлдә яшәде.

Лүк Бәян Иткән Яхшы Хәбәр — Chapters