[1] Шуннан соњ Гайсә шәћәрләр ћәм авыллар буйлап Аллаћы Патшалыгы хакындагы Яхшы хәбәрне сѳйләп йѳрде. Унике шәкерте Аныњ белән булды.
[2] Гайсә явыз рухлардан ћәм авырулардан савыктырган хатын-кызларныњ берничәсе: эченнән Гайсә җиде җенне куып чыгарган Мәрьям, аны Магдалалы дип йѳрткәннәр,
[3] Һируд йортында идарә итүче Хузас хатыны Йохана, Сусанна ћәм башка күп хатыннар да Аныњ белән иделәр. Хатын-кызлар Гайсәгә ћәм Аныњ шәкертләренә үзләре хисабына ярдәм итәләр иде.
[4] Үзе янына тѳрле шәћәрләрдән күп халык җыелганда Гайсә гыйбрәтле хикәя сѳйләде:
[5] – Бер чәчүче үзенењ орлыкларын чәчәргә чыккан. Чәчкән вакытта орлыкларныњ кайберләре юл буена тѳшкән ћәм тапталган, аларны кошлар чүпләп бетергән.
[6] Кайберләре ташлы туфракка тѳшкән ћәм тишелеп чыксалар да, дым булмаганлыктан кипкәннәр.
[7] Кайбер орлыклар күгәнлеккә тѳшкән. Күгән куаклары, алар белән бергә үсеп, аларны басып киткән.
[8] Ә башка орлыклар яхшы җиргә тѳшкән ћәм, үсеп китеп, бер орлыктан йѳз бѳртек уњыш китергән. Сѳйләп бетергәч, Гайсә кычкырып: – Ишетергә колаклары булганнар – ишетсен! – диде.
[9] Гайсәнењ шәкертләре исә Аннан: – Бу кинаяле хикәянењ мәгънәсе нидә? – дип сорадылар.
[10] Ул аларга: – Аллаћы Патшалыгыныњ серләрен белү сезгә бирелгән, ә башкаларга, караганда күрмәсеннәр, тыњлаганда тѳшенмәсеннәр ѳчен, кинаяле хикәяләр белән сѳйлим.
[11] Кинаяле хикәянењ исә мәгънәсе менә шундый: орлык – Аллаћы сүзе.
[12] Орлыкларныњ юл буена тѳшүе: кешеләр сүзне ишетәләр, әмма иблис килә ћәм, сүзне ишеткән кешеләр ышанып котылмасын ѳчен, аларныњ күњелләрендәге сүзне алып китә.
[13] Орлыкларныњ ташлы туфракка тѳшүе исә: кешеләр сүзне ишетәләр, аны шатланып кабул итәләр, әмма тамырлары булмаганлыктан, ышанулары кыска вакытлы була, ћәм алар сынау вакытында чигенәләр.
[14] Ә орлыкларныњ күгәнлеккә тѳшүе: кешеләр сүзне ишетә, ләкин тормыштагы тѳрле мәшәкатьләр, байлык ћәм ләззәтләр аларны басып китә ћәм андый кешеләрнењ җимешләре ѳлгерми.
[15] Ә орлыкларныњ уњдырышлы җиргә тѳшүе исә: сүзне ишетеп, ихластан ћәм яхшы күњел белән ул сүзне тотучы кешеләр. Андыйлар, түземлелек күрсәтеп, җимеш бирәләр.
[16] Шәмне яндырып җибәргәч, савыт белән капламыйлар, сәке астына да куймыйлар. Киресенчә, керүчеләр яктылыкны күрсен ѳчен, шәмдәлгә утырталар.
[17] Чѳнки фаш ителмичә калачак бер яшерен нәрсә дә, беленмичә, ачылмыйча калачак бер сер дә юк.
[18] Шулай итеп, ничек тыњлавыгызга игътибар итегез. Чѳнки кемнењ бар, шуња бирелер; ә кемнењ юк, аныњ, бар дип, уйлаганы да тартып алыныр.
[19] Анасы белән энеләре Гайсә янына килгәч, халык күп булганлыктан, Аныњ янына керә алмаганнар.
[20] – Әниењ белән энеләрењ Сине күрергә телиләр, алар тышта торалар, – дип әйттеләр Гайсәгә.
[21] Ә Ул аларга: – Минем анам ћәм туганнарым – Аллаћы сүзен тыњлаучылар ћәм аны үтәүчеләр, – дип җавап бирде.
[22] Шулай бер кѳнне Гайсә шәкертләре белән кѳймәгә утырды: – Күлнењ аръягына чыгыйк, – диде Ул ћәм алар кузгалдылар.
[23] Кѳймәдә барганда Ул йоклап китте. Күл ѳстендә кѳчле давыл купты, кѳймәгә су тула башлады: аларга куркыныч яный иде.
[24] Янына килеп, шәкертләр Гайсәне уяттылар. – Өйрәтүче! Өйрәтүче! Батабыз! – дип кычкырдылар алар. Ә Гайсә исә, торып, җилне дә, котырынган дулкыннарны да тыйды. Бар да туктады ћәм тынлык урнашты.
[25] Ул аларга: – Иманыгыз кайда? – диде. Алар исә курыктылар ћәм гаҗәпләнеп бер-берсенә: – Кем соњ Ул? Җилгә дә, суга да әмер бирә, ћәм алар Ања буйсына, – диештеләр.
[26] Кѳймәдәгеләр Гәлиләя ѳлкәсенә каршы күлнењ икенче ягында урнашкан Герәсә җиренә килеп җиттеләр.
[27] Гайсә ярга тѳшкәч, шундагы шәћәрнењ бер кешесе, җенле кеше, Аныњ каршына чыкты. Ул кеше инде күптәннән кием кими, йортта түгел, ә каберләр арасында яши иде.
[28] Гайсәне күргәч, акырып, Аныњ алдына егылды ћәм каты тавыш белән: – Аллаћы Тәгаләнењ Улы Гайсә, Сиња миннән ни кирәк? Үтенеп сорыйм, газаплама мине, – диде.
[29] Чѳнки Гайсә шакшы рухка ул кешедән чыгарга боерган иде. Шакшы рух аны инде күптәннән газаплаган. Чылбырлар ћәм богаулар белән бәйләп саклаганда да ул кеше богауларны ѳзгән, җен аны чүлләргә куып алып китә торган булган.
[30] Гайсә аннан: – Исемењ ничек? – дип сорады. Ул: – Гаскәр, – диде. Чѳнки аныњ эченә күп җеннәр кергән иде.
[31] Җеннәр Гайсәдән үзләрен тѳпсез упкынга җибәрмәвен үтенеп сорадылар.
[32] Андагы тауда зур дуњгыз кѳтүе утлап йѳри иде. Җеннәр, шул дуњгызлар эченә керергә рѳхсәт сорап, Гайсәгә ялвардылар. Ул аларга рѳхсәт итте.
[33] Теге кешенењ эченнән чыгып, җеннәр дуњгызлар эченә керделәр. Кѳтү, чабып китеп, текә ярдан күлгә ташланды ћәм батып үлде.
[34] Кѳтүчеләр исә, булган хәлне күреп, качып киттеләр, шәћәрдә ћәм шәћәр тирәсендәге авылларда барысын сѳйләп йѳрделәр.
[35] Кешеләр, нәрсә булды икән, дип, шул урынга киттеләр. Алар Гайсә булган җиргә килеп җиткәндә, эченнән җеннәре чыккан кешенењ Гайсә янында киенгән ћәм акылына килгән хәлдә утыруын күреп, куркып калдылар.
[36] Бу хәлне күргән кешеләр аларга җенле булган ирнењ савыктырылуы хакында сѳйләп бирделәр.
[37] Герәсә җире тирәсендә яшәүче бѳтен кеше бик нык куркып калды, шуња күрә Гайсәнењ ул җирләрдән китүен сорадылар. Ул, кѳймәгә утырып, юлга кузгалганда,
[38] җеннәре куып чыгарылган кеше: – Синењ белән китәргә рѳхсәт ит, – дип ялварды. Әмма Гайсә: – Өењә кайт ћәм, Аллаћы синењ ѳчен нәрсә эшләде, шул турыда сѳйлә, – дип, аны кайтарып җибәрде. Ул кеше Гайсәнењ аныњ ѳчен нәрсә эшләгәне хакында бѳтен шәћәр буйлап сѳйләп йѳрде.
[40] Гайсәнењ әйләнеп кайтуын барысы да кѳтәләр иде, шуња күрә җыелган халык Аны шатланып каршы алды.
[41] Шунда гыйбадәтханә башлыгы Яћир Гайсә янына килде. Ул, Гайсәнењ аякларына егылып, ялварып, Аны үзенењ ѳенә чакырды,
[42] чѳнки аныњ унике яшьләр тирәсендәге бердәнбер кызы үлем хәлендә ята иде. Яћирнењ ѳенә барганда Гайсәне бар яктан халык тѳркеме кысрыклады.
[43] Шунда унике ел буе кан китүдән газап чиккән бер хатын-кыз бар иде. Ул бѳтен байлыгын табибларга сарыф иткән, аны беркем дә савыктыра алмаган.
[44] Хатын, арттан Гайсә янына килеп, киеменењ чабуына кагылды, ћәм аныњ кан китүе шундук туктады.
[45] Гайсә: – Кем Миња кагылды? – дип сорады. Барысы да инкяр иттеләр. Петер: – Өйрәтүче! Сине урап алганнар. Бар яктан кысрыклыйлар! – диде.
[46] Ләкин Гайсә: – Кемдер Миња кагылды, Мин Үземнән кѳч чыкканын сиздем, – диде.
[47] Теге хатын исә, яшеренеп кала алмаячагын күреп, калтырана-калтырана Гайсә янына килде. Аныњ алдына егылып, ни ѳчен кагылганлыгын ћәм ничек итеп шундук савыкканлыгын бѳтен халык алдында сѳйләп бирде.
[48] Гайсә ања: – Кызым! Ышануыњ сине савыктырды! Имин йѳр, – диде.
[49] Гайсә шул сүзләрне әйткән арада, гыйбадәтханә башлыгыныњ ѳеннән килгән бер кеше: – Кызыњ вафат булды, Остазны бүтән борчыма, – диде.
[50] Әмма Гайсә, аныњ шулай дигәнен ишетеп, Яћиргә: – Курыкма, ышан гына ћәм кызыњ савыгачак, – диде.
[51] Яћирнењ ѳенә килеп җиткәч, Петердән, Яхъядан, Ягъкубтан ћәм кызныњ әти-әнисеннән башка берәүгә дә керергә рѳхсәт итмәде.
[52] Барысы да елый, кыз ѳчен хәсрәтләнә иделәр. Әмма Гайсә: – Еламагыз, ул үлмәгән, йоклый гына, – диде.
[53] Ә андагы кешеләр исә Ањардан кѳлделәр, чѳнки кызныњ үле икәнен беләләр иде.
[54] Гайсә, кызныњ кулыннан тотып: – Балам, тор, – дип кычкырып әйтте.
[55] Кызга җан керде ћәм ул шундук урыныннан торды. Гайсә аны ашатырга кушты.
[56] Кызныњ әти-әнисе хәйран калдылар. Ә Гайсә аларга бу хәл турында беркемгә дә сѳйләмәскә кушты.