[1] Бер шимбә кѳнне Гайсә фарисей башлыкларыннан берсенењ ѳенә ашка барды ћәм барысы да Аны күзәттеләр.
[2] Менә шунда Аныњ алдына сары су авыруыннан интегүче бер кеше килеп басты.
[3] Шунда Гайсә канунчы ћәм фарисейләргә мѳрәҗәгать итеп: – Канун шимбә кѳнне савыктырырга рѳхсәт итәме? – дип сорады.
[4] Алар эндәшмәделәр. Ә Ул, авыру кешенењ ѳстенә кулын куеп, аны савыктырды ћәм ѳенә кайтарып җибәрде.
[5] Гайсә аларга әйтте: – Берегезнењ улы коега тѳшсә, яки үгезе, шимбә кѳн булса да, ул аны шундук коедан чыгармасмы?
[6] Алар Аныњ бу соравына җавап бирә алмадылар.
[7] Чакырылган кунакларныњ үзләренә түрдән урын сайлауларын күреп, Гайсә аларга шушы гыйбрәтле хикәяне сѳйләде:
[8] – Берәү сине никах мәҗлесенә чакырса, түр башына утырма, чѳнки сиња караганда хѳрмәтлерәк берәүнењ чакырылган булуы мѳмкин.
[9] Сине ћәм аны чакырган хуҗа яныња килеп: «Бу кешегә урын бирче», – дип әйтер; ћәм шул чакта син, оятка калып, ишек катына барып утырырга тиеш булырсыњ.
[10] Киресенчә, мәҗлескә чакырсалар, килгәч ишек катына утыр, шунда хуҗа яныња килеп: «Әй, дустым, түргәрәк утыр», – дияр; шул чакта синењ белән бергә мәҗлестә утыручылар алдында сиња ихтирам булыр.
[11] Чѳнки үзен башкаларга караганда ѳстен куючы ћәркем түбәнсетелер; ә үзен-үзе түбәнсетүче күтәрелер.
[12] Гайсә Үзен ашка чакырган кешегә дә әйтте: – Әгәр син тѳшке яки кичке аш үткәрәсењ икән, дусларыњны да, туганнарыњны да, кан кардәшләрењне дә ћәм бай күршеләрењне дә чакырма, чѳнки чакыруыња каршы кайчан да булса алар да сине ашка чакыра ала ћәм шуныњ белән исап-хисап беткән булып чыга.
[13] Ә инде мәҗлес үткәрәсењ икән, фәкыйрьләрне, гарипләрне, аксакларны, сукырларны чакыр,
[14] ћәм син бәхетле булырсыњ, чѳнки алар сиња кайтарып түли алмыйлар. Ә сиња тәкъваларныњ үледән тереләчәк кѳнендә түләнер.
[15] Гайсә белән бергә утыручыларныњ берсе, моны ишетеп, Ања әйтте: – Аллаћы Патшалыгындагы мәҗлестә ашаячаклар бәхетле!
[16] Ул исә ања болай диде: – Бер кеше, зур аш мәҗлесе үткәрергә җыенып, күп кунаклар чакырган.
[17] Мәҗлес башланыр вакыт җиткәч, чакырылган кешеләргә: «Килегез, инде бѳтенесе әзер», – дип әйтергә үзенењ хезмәтчесен җибәргән.
[18] Барысы да, сүз берләшкән кебек, гафу үтенә башлаганнар. Беренчесе ања: «Мин җир сатып алдым, миња шуны барып карарга кирәк; зинћар ѳчен, мине гафу ит», – дигән.
[19] Икенчесе исә: «Мин биш пар үгез сатып алдым, хәзер шуларны сынап карарга барам; зинћар ѳчен, мине гафу ит», – дигән.
[20] Өченчесе: «Мин хәзер генә ѳйләндем, шуња күрә килә алмыйм», – дигән.
[21] Хезмәтче кайтып, бу хакта хуҗасына хәбәр иткән. Моња хуҗаныњ ачуы килгән ћәм хезмәтчесенә: «Бар, бик тиз генә шәћәр мәйданнарыннан ћәм тыкрыкларыннан фәкыйрьләрне, гарипләрне, сукырларны ћәм аксакларны алып кил», – дигән.
[22] Берникадәр вакыт үткәч, хезмәтче ања: «Хуҗам, синењ әмерењ үтәлде, әле тагын да буш урыннар бар», – дигән.
[23] Хуҗа хезмәтчесенә әйткән: «Бар, юлларга, сукмакларга чык, кешеләрне монда килергә күндер, ѳем тулы булсын.
[24] Сезгә әйтәм: элек чакырылганнарныњ берсе дә минем ашымны татымас».
[25] Гайсәгә ияреп зур халык тѳркеме барды, ћәм Ул аларга мѳрәҗәгать итте:
[26] – Минем яныма килүче кеше атасын, анасын, хатынын, балаларын, ир ћәм кыз туганнарын ћәм шулар ѳстенә үз тормышын да Мине яратканнан артыграк яратса, ул Минем шәкертем була алмый;
[27] ћәм үзенењ хачын күтәреп бармаган ћәм Миња ияреп йѳрмәгән кеше Минем шәкертем була алмый.
[28] Әйтик, сезнењ арагызда кем дә булса манара тѳзергә тели ди. Тѳзелешне башкарып чыгарга җитәрлек акчасы бармы икәнен белү ѳчен, ињ башта утырып, аныњ күпмегә тѳшәсен хисапламасмы әллә?
[29] Юкса, нигезен салып та, аны тѳзеп бетерә алмаса, моны күргәннәрнењ барысы да: «Бу кеше тѳзи башлады, әмма тәмамлый алмады», – дип аннан кѳлә башларлар.
[31] Я әйтик, бер патша сугышка керергә җыена ди. Егерме мењ сугышчыдан торган гаскәр белән килүче башка патшага үзенењ ун мењ гаскәре белән каршы торырга кѳче җитү-җитмәвен башта утырып кињәшмәсме әллә?
[32] Ә кѳче җитмәсә, ул солых шартларын сорау ѳчен, әле еракта булган теге патшага илчеләр җибәрер.
[33] Шулай ук сезнењ ћәркайсыгыз үзенењ бар нәрсәсен калдырмаса, Минем шәкертем була алмый.
[34] Тоз – яхшы нәрсә; әмма тоз үзенењ тәмен югалтса, аны яњадан ничек тозлы итәрсењ?
[35] Ул җир ѳчен дә, тирес ѳеме ѳчен дә яраксыз була; аны чыгарып ташлыйлар. Ишетергә колаклары булган – ишетсен!