Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 7:10

[1] Тибери кайсар хакимлегенењ унбишенче елында, Яћүдиядә Понти Пилат идарә иткәндә, ә Һируд Гәлиләя башлыгы, аныњ ир туганы Филип Итурая ћәм Трахунитис ѳлкәсе башлыгы, ә Лусани Абилини башлыгы булганда,

[2] Һаннас ћәм Кәяфәс ињ баш руханилар булган вакытта чүлдә яшәгән Зәкәрия улы Яхъяга Аллаћыдан сүз булды.

[3] Шуннан соњ Яхъя Үрдүн елгасы тирәсендәге барлык җирләрдә: «Тәүбә итеп, суга чумдырылыгыз, ћәм Аллаћы сезнењ гѳнаћларыгызны кичерер», – дип ѳндәп йѳрде.

[4] Ишагыйя пәйгамбәрнењ китабында бу хакта болай дип язылган: – «Чүлдә кычкыручыныњ тавышы ишетелә: „Раббыга юл әзерләгез, Ања сукмакларны турайтыгыз.

[5] Һәрбер үзән тутырылсын, Һәр тау ћәм калкулык җир белән тигезләнсен, Бормалы-бормалы юллар турайтылсын, Сикәлтәлеләре тигезләнеп шомарсын.

[6] Һәм барлык кешеләр Аллаћыныњ коткаруын күрерләр“».

[7] Яхъя янына, суга чумдырылырга дип, күп халык килә иде. Ул кешеләргә: – Әй, сез, елан токымнары! Аллаћыныњ якынлашып килүче ачуыннан кача алырсыз дип кем әйтте сезгә? – диде. –

[8] Агачлар җимеш биргән кебек, тәүбә иткәнегезне эш белән күрсәтегез! «Безнењ бит атабыз – Ибраћим», – дип уйламагыз да. Мин сезгә шуны әйтәм: Аллаћы менә шушы ташлардан Ибраћимга балалар булдыра ала.

[9] Балта агачлар тѳбендә ята, ул инде әзерләп куелган: яхшы җимеш бирми торган ћәр агачны кисеп утка ташлыйлар.

[10] Халык аннан: – Безгә нәрсә эшләргә соњ? – дип сорады.

[11] Яхъя аларга: – Ике күлмәге бар кеше берсен бер күлмәге дә булмаганга бирсен. Кемнењ ризыгы бар, ашарына булмаган кеше белән бүлешсен, – дип җавап бирде.

[12] Суга чумдырылырга дип, салым җыючылар да килделәр ћәм Яхъядан: – Остаз! Ә безгә нәрсә эшләргә? – дип сорадылар.

[13] Ул аларга: – Тиешеннән артыгын таләп итмәгез, – дип җавап бирде.

[14] Гаскәриләр дә аннан: – Ә безгә нәрсә эшләргә? – дип сорадылар. – Беркемнән дә кѳчләп, янап әйбер алмагыз. Хезмәт хакыгыздан канәгать булыгыз, – диде Яхъя.

[15] Халык кѳтә иде, ћәркем күњеленнән Яхъя турында: «Бу Мәсих түгелме икән?» – дип уйлады.

[16] Яхъя исә аларныњ барысына да болай дип җавап бирде: – Мин сезне суга чумдырам. Әмма миннән кодрәтлерәк бер Зат килә, мин Аныњ аяк киеменењ каешын чишәргә дә лаеклы түгелмен. Ул сезне Изге Рухка ћәм утка чумдырыр.

[17] Аныњ кулында җилгәргеч. Ул ындырда ашлыкны җилгәреп, бодаен аерып, ашлык бурасына салыр, ә кибәген сүнмәс утта яндырыр.

[18] Яхъя Исраил халкына тагын башка тѳрле үгет-нәсыйхәтләр биреп, Яхшы хәбәрне вәгазьләп йѳрде.

[19] Әмма идарәче Һируд, абыйсыныњ хатыны Һирудия белән булган мѳнәсәбәтләре ћәм башка явызлыклары ѳчен Яхъя аныњ гаебен күрсәткәнгә,

[20] шундый эшләре ѳстенә тагын берне ѳстәп, Яхъяны тѳрмәгә утыртты.

[21] Халык чумдырылганда Гайсә дә чумдырылды. Ул дога кылган вакытта күкләр ачылды,

[22] ћәм Ања күгәрчен рәвешендә Изге Рух ињде. Күкләрдән: – Син – Минем сѳекле Улым. Син Минем куанычым! – дигән сүзләр ишетелде.

[23] Үзенењ хезмәтен башлаганда Гайсәгә утыз яшьләр чамасы иде. Кешеләр Аны Йосыф улы дип уйладылар. Ә Йосыф – Эли улы,

[24] Эли – Маттат улы, Маттат – Леви улы, Леви – Мәлки улы, Мәлки – Яннай улы, Яннай – Йосыф улы,

[25] Йосыф – Маттати улы, Маттати – Амос улы, Амос – Нахум улы, Нахум – Һесли улы, Һесли – Нәггәй улы,

[26] Нәггәй – Махат улы, Махат – Маттати улы, Маттати – Шими улы, Шими – Йосых улы, Йосых – Йода улы,

[27] Йода – Йоханан улы, Йоханан – Риса улы, Риса – Зеруббабел улы, Зеруббабел – Шећалтиел улы, Шећалтиел – Нири улы,

[28] Нири – Мәлки улы, Мәлки – Адди улы, Адди – Кѳсам улы, Кѳсам – Элмадам улы, Элмадам – Эр улы,

[29] Эр – Ешуа улы, Ешуа – Элигазәр улы, Элигазәр – Йорим улы, Йорим – Маттат улы, Маттат – Леви улы,

[30] Леви – Шимун улы, Шимун – Яћүд улы, Яћүд – Йосыф улы, Йосыф – Йонам улы, Йонам – Эльякыйм улы,

[31] Эльякыйм – Мелеа улы, Мелеа – Майнан улы, Майнан – Маттата улы, Маттата – Натан улы, Натан – Давыт улы,

[32] Давыт – Ишай улы, Ишай – Обид улы, Обид – Богаз улы, Богаз – Салмун улы, Салмун – Нахшун улы,

[33] Нахшун – Амминадаб улы, Амминадаб – Админ улы, Админ – Арни улы, Арни – Хесрун улы, Хесрун – Перес улы, Перес – Яћүд улы,

[34] Яћүд – Ягъкуб улы, Ягъкуб – Исхак улы, Исхак – Ибраћим улы, Ибраћим – Терах улы, Терах – Нахур улы,

[35] Нахур – Серуг улы, Серуг – Регу улы, Регу – Пелег улы, Пелег – Эбер улы, Эбер – Шела улы,

[36] Шела – Кыйнан улы, Кыйнан – Әрпәкшәд улы, Әрпәкшәд – Шем улы, Шем – Нух улы, Нух – Ләмек улы,

[37] Ләмек – Мәтушалах улы, Мәтушалах – Ханух улы, Ханух – Ярид улы, Ярид – Маћалалил улы, Маћалалил – Кыйнан улы,

[38] Кыйнан – Энош улы, Энош – Шет улы, Шет – Адәм улы, Адәм – Аллаћы улы.

Лүк Бәян Иткән Яхшы Хәбәр — Chapters