Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 7:33

[1] Бер шимбә кѳнне Гайсә иген кырлары аша үткәндә, шәкертләре, башаклар ѳзеп, учларында уып, бодай бѳртекләрен ашап бардылар.

[2] Кайбер фарисейләр исә аларга: – Ни ѳчен сез шимбә кѳнне эшләргә ярамаганны эшлисез? – диделәр.

[3] Гайсә аларга: – Давыт ћәм аныњ белән булган кешеләр ачыккач, Давытныњ нәрсә эшләгәне хакында укымадыгызмы әллә?

[4] Ул, Изге йортка кереп, руханилардан башка беркемгә дә ашарга рѳхсәт ителмәгән Аллаћыга багышланган икмәкләрне алып ашаган, үзе белән булган кешеләргә дә биргән, – дип җавап бирде.

[5] Һәм сүзен тәмамлап: – Адәм Улы – шимбә кѳненењ Хуҗасы, – диде.

[6] Икенче бер шимбәдә Гайсә гыйбадәтханәгә килде ћәм ѳйрәтте. Анда уњ кулы корышкан бер кеше бар иде.

[7] Канунчылар ћәм фарисейләр исә, Гайсәне гаепләргә сәбәп табу ѳчен, шимбә кѳнне авыруларны савыктырмасмы икән дип, Аны күзәтеп тордылар.

[8] Ә Гайсә аларныњ уйларын белә иде. Ул кулы корыган кешегә: – Тор да уртага бас, – диде. Теге кеше уртага килеп басты.

[9] – Мин сезгә шундый сорау бирәм, – диде аларга Гайсә, – шимбә кѳнне яхшылык эшләргә рѳхсәт ителәме, әллә начарлык эшләргәме? Кешенењ тормышын коткарыргамы, әллә аны ћәлак итәргәме?

[10] Гайсә барысына да әйләнеп карады ћәм теге кешегә: – Кулыњны суз! – диде. Ул кеше шулай эшләде, ћәм аныњ кулы савыкты.

[11] Ә фарисейләрнењ ћәм канунчыларныњ ачулары бик нык кабарды ћәм алар, Гайсәгә каршы нәрсә эшләргә икән дип, бер-берсе белән сѳйләшә башладылар.

[12] Шул кѳннәрдә Гайсә дога кылу ѳчен тауга менде ћәм тѳн буе Аллаћыга дога кылды.

[13] Иртәгесен шәкертләрен Үзе янына чакырды да алар арасыннан уникесен сайлап алды ћәм аларны рәсүлләр дип атады.

[14] Ул Петер дип атаган Шимунны ћәм аныњ энесе Әндрине, Ягъкубны ћәм Яхъяны, Филипне ћәм Бартулумайны,

[15] Маттайны ћәм Томасны, Һалфай улы Ягъкубны ћәм Кѳрәшүче кушаматлы Шимунны,

[16] Ягъкуб улы Яћүд ћәм хыянәт итәчәк Яћүд Искариотны сайлап алды.

[17] Рәсүлләр белән бергә Гайсә таудан тѳште. Тау итәгендә, тигез җирдә, Аныњ күп шәкертләре, бѳтен Яћүдиядән, Иерусалимнан ћәм дињгез буендагы Тур ћәм Сидун шәћәрләреннән килгән бик күп халык җыелган иде.

[18] Алар Гайсәне тыњларга, авыруларыннан савыгырга дип килгәннәр иде. Шакшы рухлардан газап чигүчеләр дә савыктылар.

[19] Һәммәсе Гайсәгә кагылырга тырышты, чѳнки Аннан чыккан кодрәт барысын да савыктыра иде.

[20] Гайсә шәкертләренә карап сѳйли башлады: – Фәкыйрьләр, сез бәхетле, чѳнки Аллаћы Патшалыгы сезнеке.

[21] Хәзер карыннары ачлар, сез бәхетле, чѳнки сез туеначаксыз. Хәзер елаучылар, сез бәхетле, чѳнки кѳләчәксез.

[22] Кешеләр сезгә Адәм Улы ѳчен нәфрәт иткәндә, сезне куып җибәргәндә, хурлаганда, сезне кабул итмәгәндә сез бәхетле.

[23] Шул кѳнне куаныгыз ћәм шатлыктан сикерегез, чѳнки күктә сезгә әҗер зур булачак. Ул кешеләрнењ ата-бабалары пәйгамбәрләр белән дә шулай ук эшләгәннәр.

[24] Байлар, ә сезгә кайгы! Сез инде җитәрлек юандыгыз.

[25] Хәзер тук булганнар, сезгә кайгы! Чѳнки сез ачыгырсыз. Хәзер кѳлүчеләр, сезгә кайгы! Чѳнки сез хәсрәткә тѳшәрсез ћәм еларсыз.

[26] Сезне бар кешеләр мактый икән, сезгә кайгы! Чѳнки аларныњ аталары да ялган пәйгамбәрләрне шулай мактаганнар.

[27] – Ә сезгә, мине тыњлаучыларга, әйтәм: дошманнарыгызны яратыгыз, сезне нәфрәт итүчеләргә яхшылык эшләгез,

[28] сезне каргаучыларны фатихалагыз ћәм үзегезне рәнҗетүчеләр ѳчен дога кылыгыз.

[29] Бер яњагыња суккан кешегә икенче яњагыњны да куй, ѳс киемењне тартып алучы кешегә күлмәгењне дә тартып алырга комачаулама.

[30] Үзењнән сораучы ћәр кешегә бир, ћәм синекен алган кешедән кире сорама.

[31] Кешеләрнењ сезгә нәрсә эшләвен теләсәгез, кешеләргә шуны эшләгез.

[32] Үзегезне яратучыларны гына яратсагыз, нәрсә ѳчен сезгә рәхмәт әйтергә? Үзләрен яратучыларны гѳнаћлылар да яраталар.

[33] Үзегезгә яхшылык кылучыларга гына яхшылык эшләсәгез, нәрсә ѳчен сезгә рәхмәт әйтергә? Гѳнаћлылар да шулай эшлиләр.

[34] Бурычка биргәндә, кире алырмын дип уйлап бирсәгез, нәрсә ѳчен сезгә рәхмәт әйтергә? Гѳнаћлылар да башка гѳнаћлыларга бурычка биргәндә: «Шулкадәр үк кайтарып алырмын», – дип уйлап бирәләр.

[35] Ә сез, киресенчә, дошманнарыгызны яратыгыз, аларга яхшылык эшләгез, кире алырмын дип ѳметләнмичә бурычка бирегез. Шулай эшләсәгез, сезгә әҗер зур булыр ћәм сез Аллаћы Тәгаләнењ балалары булырсыз. Чѳнки Ул яхшылыкныњ кадерен белмәүчеләргә ћәм явызларга да мићербанлы.

[36] Атагыз шәфкатьле булган кебек, сез дә шәфкатьле булыгыз.

[37] Хѳкем итмәгез, үзегезне дә хѳкем итмәсләр. Гаепләмәгез, үзегезне дә гаепләмәсләр. Кичерегез ћәм үзегезне дә кичерерләр.

[38] Бирегез ћәм үзегезгә дә бирелер, итәгегезгә күп итеп салып бирерләр, үлчәү савытын селкетеп, баскалап тыгызларлар, кырыйларыннан түгелә башлаганчы тутырырлар. Нинди үлчәү белән үлчәп бирсәгез, үзегезгә дә шундый үлчәү белән үлчәрләр.

[39] Гайсә аларга гыйбрәтле сүзләр сѳйләде: – Сукыр сукырны җитәкләп бара аламы? Икесе дә чокырга егылып тѳшмәсләрме?

[40] Шәкерт үзенењ остазыннан ѳстен булмый, ә ѳйрәнеп җиткәннән соњ ћәркем остазы кебек була.

[41] Ничек син туганыњныњ күзендәге чүп бѳртеген күрәсењ, ә үз күзењдәге бүрәнәне сизмисењ?

[42] Ничек син, үз күзењдә бүрәнә була торып, туганыња: «Кая, туган, күзењдәге чүпне алыйм әле», – дип әйтә аласыњ? Монафикъ! Элек үз күзењдәге бүрәнәне чыгар, аннары инде күзләрењ ачык күрер ћәм туганыњныњ күзендәге чүпне ала алырсыњ.

[43] Бер яхшы агач та начар җимеш бирми, ћәм, киресенчә, бер начар агач та яхшы җимеш китерми.

[44] Һәр агачны җимешенә карап таныйлар! Күгән куагыннан – инҗир, ә чәнечкеле агачтан йѳзем җыймыйлар.

[45] Яхшы кеше үз күњелендәге яхшылык хәзинәсеннән яхшылык алып чыга, ә явыз кеше күњелендәге явызлык хәзинәсеннән явызлык алып чыга. Чѳнки кешенењ күњеленнән нәрсә ташый, аныњ телендә дә шул була.

[46] Ни ѳчен сез Миња: «Раббым! Раббым!» – дисез, ә үзегез Мин әйткәннәрне үтәмисез?

[47] Минем яныма килеп, Мине ишетеп, сүзләремне үтәүчене менә нинди кешегә тињләп була:

[48] ул, йорт тѳзегәндә җирне тирән итеп казып, аны таш нигез ѳстенә салган кеше кебек. Ташкын вакытында ярларыннан чыккан сулар йортка килеп бәрелгән, ләкин аны селкетә алмаган, чѳнки ул нык итеп тѳзелгән булган.

[49] Ә инде ишетеп тә сүзләремне үтәмәүче кеше – нигез кормыйча гына җир ѳстенә йорт салган кеше кебек. Ташкын сулары йортка килеп бәрелгән, ћәм ул шундук авып тѳшкән, бик нык җимерелгән.

Лүк Бәян Иткән Яхшы Хәбәр — Chapters