[1] Раббы, тагын җитмеш ике шәкертен сайлап, Үзе барырга җыенган ћәр шәћәргә ћәм авылга икешәр-икешәр итеп Үзе алдыннан җибәрде.
[2] Һәм аларга әйтте: – Урасы ашлык күп, ә уракчылар аз; шуња күрә ашлыкныњ Хуҗасына ялварыгыз, Үзенењ ашлыгын урып алу ѳчен, эшчеләр җибәрсен.
[3] Барыгыз! Мин сезне бүреләр арасына бәрәннәрне җибәргән кебек җибәрәм.
[4] Үзегез белән янчык та, биштәр дә, аяк киеме дә алмагыз ћәм юлда сәлам бирү ѳчен туктамагыз.
[5] Нинди ѳйгә керсәгез дә ињ элек: «Бу йортка иминлек булсын», – диегез.
[6] Анда иминлеккә лаеклы кеше яшәсә, сезнењ иминлегегез аныњ белән калыр; әгәр юк икән, үзегезгә кире кайтыр.
[7] Шул ѳйдә калыгыз, алар нәрсә бирсә, шуны ашагыз ћәм эчегез; чѳнки эшче хезмәт хакына лаеклы. Өйдән-ѳйгә күчеп йѳрмәгез.
[8] Кайсы да булса шәћәргә килгәч, анда сезне кабул итәләр икән, алдыгызга нәрсә куйсалар, шуларны ашагыз.
[9] Андагы авыруларны савыктырыгыз ћәм бар кешеләргә: «Сезгә Аллаћы Патшалыгы якынлашты», – диегез.
[10] Әмма нинди дә булса шәћәргә килеп, анда сезне кабул итмәсәләр, аныњ урамнарына чыгып, болай дип әйтегез:
[11] «Хәтта шәћәрегезнењ аякларыбызга кунган тузанын да үзегезгә кагып калдырабыз; шулай да белегез, Аллаћы Патшалыгы якынлашты».
[12] Сезгә әйтәм: кыямәт кѳнендә ул шәћәргә караганда Сәдүм шәћәренә җињелрәк булыр.
[13] – Кайгы сиња, Хоразин! Кайгы сиња, Бәйтсайда! Чѳнки сездә эшләнгән могҗизалар Тур ћәм Сидун шәћәрләрендә күрсәтелгән булса, алар күптән инде тупас киемнәр киеп ћәм кѳлгә утырып, тәүбә итәрләр иде.
[14] Әмма кыямәт кѳнендә Тур белән Сидунга сезгә караганда җињелрәк булыр.
[15] Әй, Кәпәрнаум, әллә сине күккә кадәр күтәрерләр дип уйлыйсыњмы? Юк, үлем патшалыгына кадәр тѳшерелерсењ.
[16] Сезне тыњлаучы Мине тыњлый, сезне кире кагучы Мине кире кага; Мине кире кагучы исә Мине Җибәрүчене кире кага.
[17] Җитмеш ике шәкерт, шатлана-шатлана Гайсә янына әйләнеп кайттылар ћәм Ања: – Раббыбыз, без Синењ исемењне кулланганда, безгә хәтта җеннәр дә буйсына, – диделәр.
[18] Ул исә аларга әйтте: – Мин шайтанныњ күктән яшен кебек егылып тѳшүен күрдем.
[19] Мин сезгә еланнарныњ, чаяннарныњ ѳстенә басу ћәм барлык дошманнарныњ кѳчләрен җињеп чыгу ѳчен хакимлек бирдем, сезгә ћичнәрсә зыян китерә алмас.
[20] Әмма рухларныњ сезгә буйсынуына түгел, бәлки исемнәрегезнењ күкләрдә язылганлыгына шатланыгыз.
[21] Шул вакыт Гайсә, Изге Рух белән шатланып әйтте: – Әй, Атам, күк ћәм җирнењ Хуҗасы. Бу эшләрне зирәкләрдән ћәм акыл ияләреннән яшереп, балаларга ачып бирүењ ѳчен Сиња шѳкрана итәм. Әйе, Атам, шулай эшләүне Син яхшы дип таптыњ!
[22] Миња ћәммәсе дә Атам тарафыннан бирелде; Улыныњ кем икәнен Атасыннан башка беркем дә белми, ћәм Атасыныњ кем икәнен Улыннан ћәм Улы белдерәсе килгән кешедән башка беркем дә белми.
[23] Һәм шәкертләренә таба борылып, аларга гына әйтте: – Сез нәрсә күрсәгез, шуларны күрүче күзләр бәхетле!
[24] Сезгә әйтәм: күп пәйгамбәрләр ћәм патшалар сез күрә торган нәрсәләрне күрергә теләделәр, әмма күрмәделәр, ћәм сез хәзер ишеткән нәрсәләрне ишетергә теләделәр, әмма ишетмәделәр.
[25] Менә бер канунчы урыныннан торды ћәм, Гайсәне сынап карарга теләп: – Остаз! Мәњгелек тормыш алу ѳчен миња нәрсә эшләргә кирәк? – дип сорады.
[26] Гайсә ања: – Канунда нәрсә язылган? Син аннан нәрсә укыйсыњ? – диде.
[27] Канунчы болай җавап бирде: – Раббы Аллаћыњны бѳтен йѳрәгењ, бѳтен җаныњ, бѳтен кѳчењ вә акылыњ белән ярат ћәм якыныњны үзењне яраткан кебек ярат.
[28] Гайсә ања: – Син дѳрес җавап бирдењ; шулай эшлә ћәм яшәрсењ, – диде.
[29] Әмма канунчы, үзен акларга теләп, Гайсәдән: – Ә минем якыным кем соњ? – дип сорады.
[30] Гайсә моња болай дип җавап кайтарды: – Бер кеше Иерусалимнан Әрихәгә барганда юлбасарлар кулына эләккән. Алар аныњ киемнәрен салдырып алганнар ћәм, кыйнап, үлем хәлендә калдырып киткәннәр.
[31] Бер руханига да шул юлдан барырга туры килгән, әмма ул шунда яткан кешене күргәч, юлныњ икенче ягына чыгып, үтеп киткән.
[32] Шулай ук бер левиле дә узып барышлый, бу кешене күргән ћәм ул да, юлныњ икенче ягына чыгып, аныњ яныннан китеп барган.
[33] Бер самареяле исә, үтеп барганда, бу кешегә тап булган ћәм аны күреп бик кызганган.
[34] Янына килеп, яраларын шәраб белән юган ћәм зәйтүн мае сѳртеп бәйләгән; аны үзенењ ишәгенә утыртып, кунак йортына алып килгән ћәм аныњ хакында кайгырткан.
[35] Ә икенче кѳнне юлга чыгарга җыенганда, ике динар чыгарып, кунак йорты хуҗасына биргән ћәм: «Аныњ хакында кайгыртчы, әгәр күбрәк сарыф итсәњ, кире кайткач түләрмен», – дигән.
[36] Гайсә, йомгаклап, шуны әйтте: – Шушы ѳч кешенењ кайсысы, синењчә, юлбасарлар кулына эләккән кешенењ якыны була?
[37] – Ања шәфкать күрсәткәне, – дип җавап бирде канунчы. Шунда Гайсә ања: – Бар, син дә шулай эшлә, – диде.
[38] Юлын дәвам итеп, Гайсә шәкертләре белән бер авылга керде; анда Марта исемле бер хатын Аны үз ѳендә кабул итте.
[39] Аныњ Мәрьям атлы сењлесе бар икән; ул, Гайсәнењ аяк очына утырып, Аныњ сүзләрен тыњлый иде.
[40] Марта исә бик тырышып табын әзерләп йѳри иде ћәм Гайсә янына килеп: – Раббым! Сењлемнењ бѳтен эшне миња гына калдыруына бер дә пошынмыйсыњмы? Әйт әле ања, миња булышсын, – диде.
[41] Гайсә исә ања: – Марта! Марта! Син күп нәрсә хакында кайгыртасыњ ћәм ыгы-зыгы килеп йѳрисењ,
[42] ә бары бер нәрсә генә кирәк. Мәрьям исә яхшырак ѳлешне сайлады, ћәм ул аннан алынмас, – дип җавап кайтарды.