Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 8:04

[1] Шул ук вакытта мењнәрчә кешеләр җыелды, ћәм алар бер-берсен кысрыкладылар. Гайсә ињ элек Үзенењ шәкертләренә сѳйли башлады: – Фарисейләр ачыткысыннан, ягъни, икейѳзлелектән сакланыгыз.

[2] Ачылмый калачак бернинди капланган нәрсә ћәм беленми калачак бернинди яшерен нәрсә юк.

[3] Шуња күрә, карањгыда нәрсә сѳйләсәгез, кѳн яктысында ишетелер; ћәм ѳй эчендә колакка пышылдап нәрсә сѳйләсәгез, ѳй түбәләреннән игълан ителер.

[4] Сез дусларыма исә әйтәм: тәнне үтереп, шуннан соњ бүтән ћичнәрсә эшли алмый торганнардан курыкмагыз.

[5] Әмма сезгә Кемнән куркырга кирәк икәнен әйтәм: гомерегезне алгач, сезне җәћәннәмгә ташларга хакимлеге булган Аллаћыдан куркыгыз; әйе, сезгә әйтәм, менә Аннан куркыгыз!

[6] Биш чыпчык ике бакыр тәњкәгә сатыла түгелме соњ? Алай да Аллаћы тарафыннан аларныњ берсе дә онытылмаган.

[7] Сезнењ хәтта башыгыздагы ћәр чәч бѳртегегез дә санаулы. Курыкмагыз, сез күп чыпчыкларга караганда кыйммәтлерәк.

[8] Мин сезгә әйтәм: Мине кешеләр алдында икърар иткән кешене Адәм Улы да Аллаћы фәрештәләре алдында икърар итәчәк.

[9] Ә кем Миннән кешеләр алдында ваз кичсә, Аллаћы фәрештәләре алдында аннан да ваз кичәрләр.

[10] Адәм Улына каршы сүз әйтүче ћәркем кичерелер; ә инде Изге Рухка карата кѳфер сүз әйтүче кичерелмәс.

[11] Сезне гыйбадәтханәләргә, башлыклар ћәм хакимият кешеләре алдына китергән вакытта, үзебезне ничек итеп якларбыз яки нәрсә сѳйләрбез дип хафаланмагыз,

[12] чѳнки нәрсә әйтергә кирәклеге турында Изге Рух сезгә шул сәгатьтә кињәш бирер.

[13] Халык арасыннан берәү Гайсәгә: – Остаз! Абыема әйтче, атабыз калдырган мирасны минем белән бүлешсен иде, – диде.

[14] Ул исә теге кешегә әйтте: – Дустым, сезне хѳкем итәргә яки малыгызны бүләргә Мине кем билгеләде?

[15] Шуннан соњ Ул, ћәммәсенә мѳрәҗәгать итеп, болай диде: – Карагыз, ћәртѳрле комсызлыктан сакланыгыз, чѳнки кеше ничек кенә бай булса да, аныњ тормышы мал-мѳлкәтенә бәйле түгел.

[16] Һәм Ул аларга шушы гыйбрәтле хикәяне сѳйләде: – Бер байныњ кырда ашлыгы бик уњган.

[17] Бай эченнән генә болай дип фикер йѳрткән: «Инде миња нәрсә эшләргә? Ашлыгымны салыр урыным юк».

[18] Һәм ул мондый карарга килгән: «Менә нәрсә эшлим: амбарларымны сүтим дә, зуррак амбарлар салыйм ћәм бѳтен ашлыгымны, бѳтен малымны шунда җыярмын.

[19] Шуннан соњ үземә: „Җаным, синењ күп елларга җитәрлек малыњ бар; ял ит, аша, эч, тормышныњ рәхәтен күр“, – диярмен».

[20] Әмма Аллаћы ања әйткән: «Әй, син, акылсыз! Шушы тѳндә тормышыњны синнән кире алачаклар. Үзењ ѳчен җыйганнарыњ кемгә калыр соњ?»

[21] Үзе ѳчен хәзинә туплаган, әмма Аллаћы каршында бай булмаган ћәркем белән менә шулай була.

[22] Гайсә Үзенењ шәкертләренә әйтте: – Шуныњ ѳчен сезгә әйтәм: тормышыгыз ѳчен ни белән тукланырга дип, тәнегез ѳчен нәрсә кияргә дип борчылмагыз.

[23] Җан – ризыктан, тән – киемнән мѳћимрәк бит.

[24] Козгыннарга карагыз: алар чәчмиләр дә, урмыйлар да; аларныњ келәтләре дә, амбарлары да юк; шулай да Аллаћы аларны туендыра. Ә сез кошларга караганда никадәр кыйммәтлерәк бит.

[25] Сезнењ кайсыгыз, кайгырганга карап, үз гомерен бер сәгатькә булса да озайта ала?

[26] Шулай булгач, кечкенә нәрсәләрне дә эшли алмыйсыз икән, нигә башка нәрсәләр ѳчен кайгырырга?

[27] Кыр чәчәкләренә карагыз, алар ничек үсәләр: эшләмиләр дә, эрләмиләр дә; ләкин, сезгә әйтәм, Сѳләйман патша үзенењ мәћабәтлелегендә дә аларныњ берсе кебек тә киенмәгән.

[28] Бүген кырда үсеп утырган, ә иртәгә утка ташланачак үләнне Аллаћы шулай киендерә икән, әй сез, аз иманлылар, сезне бигрәк тә киендерер.

[29] Шулай итеп, ни ашарбыз, ни эчәрбез дип кайгырмагыз ћәм хафаланмагыз.

[30] Бу дѳнья мәҗүсиләренењ тѳп кайгылары шул; ә сезнењ Атагыз сезгә бу нәрсәләрнењ кирәк икәнен белә.

[31] Сез, киресенчә, Аллаћы Патшалыгын эзләгез, ћәм болар сезгә бирелер.

[32] Әй, кечкенә кѳтү, курыкма! Чѳнки сезгә Патшалыкны бирүне Атагыз яхшы дип тапты.

[33] Милкегезне сатыгыз да ярлыларга сәдака ѳләшегез. Үзегезгә тузмый торган янчыклар әзерләгез, күктә ћич тә кимеми торган хәзинә туплагыз, анда карак та тия алмас, кѳя дә тѳшмәс.

[34] Чѳнки хәзинәгез кайда булса, күњелегез дә шунда булыр.

[35] Туйдан кайтасы хуҗасын кѳтеп, ул кайтып шаку белән үк ишек ачарга әзер торучы хезмәтчеләр кебек, ћәрвакыт әзер торыгыз, билегез пута белән бәйләнгән булсын, яктырткычларыгыз янып торсын.

[37] Хуҗа кайткач, аларны уяу хәлдә күрсә, менә шул хезмәтчеләр сәгадәтле. Сезгә хак сүз әйтәм: хуҗа билен бәйләр ћәм аларны ѳстәл артына утыртыр да, аларга хезмәт күрсәтеп йѳрер.

[38] Әгәр ул тѳн уртасында яки тагын да соњрак кайткан чагында да хезмәтчеләрен шулай уяу хәлдә күрсә, менә шул хезмәтчеләр сәгадәтле!

[39] Әмма шуны ањлагыз: йорт хуҗасы каракныњ кайчан киләсен белсә, ања үз йортына керергә ирек бирмәгән булыр иде.

[40] Сез дә әзер булыгыз: Адәм Улы сез уйламаган сәгатьтә киләчәк.

[41] Шунда Петер Гайсәгә әйтте: – Раббым! Бу гыйбрәтле сүзләрне безнењ ѳчен генә сѳйлисењме, әллә ћәммә кешеләргәме?

[42] Раббы исә әйтте: – Хезмәтчеләргә тиешле ризыкны үз вакытында ѳләшү ѳчен, хуҗа тарафыннан башка хезмәтчеләргә башлык итеп куелган ышанычлы ћәм акыллы хезмәтче нинди була соњ?

[43] Хуҗасы, әйләнеп кайткач, аныњ шулай эшләвен күрсә, менә шул хезмәтче сәгадәтле.

[44] Сезгә хак сүз әйтәм: хуҗасы аны бѳтен милке ѳстеннән башлык итеп куяр.

[45] Ә инде шул хезмәтче: «Хуҗам тиз кайтмас әле», – дип уйлап, хезмәтче ирләрне дә, хатыннарны да кыйный, үзе ашап-эчеп исерә башласа,

[46] хуҗасы ул кѳтмәгән кѳнне, ул уйламаган сәгатьтә кайтып керер дә аны җәзага тартыр ћәм имансызлар белән бер язмышка дучар итәр.

[47] Хуҗасыныњ ихтыярын белеп тә, әзер булмаган ћәм аныњ ихтыярынча эшләмәгән хезмәтче бик каты кыйналыр.

[48] Ә инде хуҗасыныњ ихтыярын белмәүче, җәзалауга лаеклы эш эшләсә дә, азрак кыйналыр. Кемгә күп бирелсә, аннан күп таләп ителер; ћәм кемгә күп ышанып тапшырылса, аннан тагын да күбрәк соралыр.

[49] Мин җиргә ут алып килдем ћәм ул утныњ инде янып китүен телим!

[50] Мин чумдырылу аркылы үтәргә тиешмен; ћәм моны башкарганга кадәр Мин ничаклы интегәм!

[51] Сез Мине җиргә тынычлык китерергә килде дип уйлыйсызмы әллә? Юк, Мин аерырга дип килдем.

[52] Чѳнки моннан соњ биш кешедән торган гаилә кешеләре бер-берсенә каршы булыр, ѳчесе икесенә каршы, ә икесе ѳчесенә каршы булыр.

[53] Ата улына, улы атасына каршы; ана кызына, кызы анасына каршы; каенана килененә, килене каенанасына каршы булыр.

[54] Гайсә халыкка да әйтте: – Сез кѳнбатышта болыт күтәрелгәнен күрүгә үк: «Яњгыр явар», – дисез; ћәм шулай була да бит.

[55] Кѳньяктан җил искән вакытта: «Бик эссе булыр», – дисез; ћәм шулай була да бит.

[56] Монафикълар! Җир ћәм күк йѳзен күзәтеп, ћава торышын билгели аласыз, әмма ничек соњ бу заманны ањлата алмыйсыз?

[57] Сез ни ѳчен нәрсәнењ дѳрес икәнлеген үзегез хәл итмисез?

[58] Дәгъвачыњ сине хаким янына алып барганда, аныњ белән юлда ук килешергә тырыш, юкса ул сине хаким алдына ирексезләп алып барыр, ә хаким сине җәзалаучыга тапшырыр, җәзалаучы исә тѳрмәгә ябар.

[59] Сиња шуны әйтәм: бурычыњныњ актык тиененә кадәр биреп бетермичә, аннан чыкмассыњ.

Лүк Бәян Иткән Яхшы Хәбәр — Chapters