Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 4:57

[1] Гайсә Үзенењ шәкертләренә шуны әйтте: – Кешеләрне гѳнаћка этәрүче вәсвәсәләр килүе котылгысыз; әмма алар кем аркылы килсә, шуња кайгы:

[2] шушы кечкенәләрнењ берсен юлдан яздыручыны, муенына тегермән ташы асып, дињгезгә ташласалар, аныњ ѳчен яхшырак булыр иде.

[3] Нәрсә кылуыгызга игътибарлы булыгыз. Туганыњ сиња карата гѳнаћ кылса, аны дусларча шелтәлә, ә инде тәүбә кылса, аны кичер;

[4] сиња карата кѳнгә җиде тапкыр гѳнаћ кылып, гѳнаћ кылган саен яныња килеп: «Мин гаепле», – дисә, аны кичер.

[5] Рәсүлләр Раббыга: – Безнењ иманыбызны арттырчы, – диделәр.

[6] Ул әйтте: – Сезнењ горчица орлыгы кадәр генә иманыгыз булса ћәм менә бу тут агачына: «Тамырыњ белән кубып, үзењне дињгезгә күчереп утырт», – дисәгез, ул сезне тыњлар иде.

[7] Сезнењ кайсыгыз җир сукалап яки кѳтү кѳтеп кырдан кайткан хезмәтчесенә: «Әйдә тизрәк ашарга утыр», – дип әйтер икән?

[8] Киресенчә: «Миња кичке аш әзерлә дә, билењне буып, мин ашап-эчкән вакытта миња хезмәт күрсәт; шуннан соњ үзењ дә ашап-эчәрсењ», – дип әйтмәссезме?

[9] Кушканнарны эшләгән хезмәтчегезгә рәхмәт әйтеп тормассыз бит.

[10] Шулай итеп, сез дә кушылганныњ барысын да башкарганнан соњ: «Без бары хезмәтчеләр генә, нәрсә эшләргә тиеш булсак, шуларны гына башкардык», – диегез.

[11] Иерусалимга барышлый, Ул Самарея белән Гәлиләя ѳлкәләрен чикли торган җир буйлап үтте.

[12] Һәм бер авылга килеп кергәндә, Аны махау авырулы ун кеше очратты. Алар еракта туктап калып,

[13] кѳчле тавыш белән: – Гайсә, Өйрәтүче, безгә шәфкать күрсәтче! – дип кычкырдылар.

[14] Ул аларны күргәч: – Барыгыз, үзегезне руханиларга күрсәтегез, – диде. Алар барган чакта ук савыктылар.

[15] Аларныњ берсе исә, үзенењ савыкканын күреп, кире кайтты ћәм кычкырып Аллаћыны данлады,

[16] ћәм Гайсәнењ аяклары алдына егылып, Ања рәхмәт әйтте. Бу кеше самареяле иде.

[17] Шунда Гайсә әйтте: – Савыктырылганнар унау иде түгелме? Тугызы кайда соњ?

[18] Ят ѳлкәдән булган бу кешедән башкалары, Аллаћыга рәхмәт белдерү ѳчен, кире кайтмадылармыни?

[19] Гайсә ања: – Тор, юлыњда бул; ышануыњ сине савыктырды, – диде.

[20] Фарисейләр Гайсәдән: – Аллаћы Патшалыгы кайчан килер? – дип сорадылар. Ул аларга болай дип җавап кайтарды: – Аллаћы Патшалыгы күзгә күренеп килмәс.

[21] «Менә ул монда», яки: «Әнә тегендә», – дип беркем дә әйтмәс. Чѳнки Аллаћы Патшалыгы сезнењ арада.

[22] Гайсә шәкертләренә мѳрәҗәгать итте: – Адәм Улы кѳннәренењ берсен генә булса да күрәсегез килгән вакыт килер, әмма күрмәссез.

[23] Кешеләр сезгә: «Кара, Ул анда», яки: «Кара, Ул монда», – диярләр; беркая да бармагыз, алар артыннан чапмагыз.

[24] Чѳнки яшен яшьнәп, күкнењ бер читеннән икенче читенә чаклы ялтырап киткән кебек, Адәм Улы Үз кѳнендә шулай булачак.

[25] Әмма башта Ул күп газаплар чигәргә ћәм бу буын тарафыннан кире кагылырга тиеш.

[26] Нух кѳннәрендә ничек булган булса, Адәм Улы кѳннәрендә дә шулай булачак:

[27] Нух кѳймәгә кергән кѳнгә кадәр кешеләр ашаганнар, эчкәннәр, ѳйләнгәннәр, кияүгә чыкканнар. Ул кѳймәгә кергәннән соњ, туфан килеп барысын да ћәлак иткән.

[28] Лут кѳннәрендә ничек булган булса, шулай булачак: ашаганнар, эчкәннәр, алыш-биреш иткәннәр, чәчкәннәр, тѳзегәннәр.

[29] Әмма Лут Сәдүм шәћәреннән чыккан кѳнне, күктән ут белән күкерт яњгыры яуган ћәм аларныњ барысын ћәлак иткән.

[30] Адәм Улы күренгән кѳнне дә шулай булачак.

[31] Ул кѳнне кем ѳй түбәсендә булып, ә әйберләре ѳй эчендә калган булса, аларны алыр ѳчен түбәнгә тѳшмәсен; шулай ук кем кырда булса, ѳенә кайтмасын.

[32] Лутныњ хатынын исегездә тотыгыз.

[33] Тормышын саклап калырга тырышучы аны югалтыр; ә инде тормышын югалткан кеше аны саклап калыр.

[34] Сезгә әйтәм: ул тѳнне ике кеше бер ятакта булыр: берсе алыныр, ә икенчесе калдырылыр.

[35] Ике хатын бергә ашлык тартыр: берсе алыныр, ә икенчесе калдырылыр. [

[36] ]

[37] Аныњ бу сүзләренә шәкертләре: – Раббыбыз, бу кайда булыр? – дип сорадылар. Ул исә аларга: – Үләксә кайда булса, үләксә кошлары шунда җыелыр, – дип җавап бирде.

Лүк Бәян Иткән Яхшы Хәбәр — Chapters