Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 7:24

[1] Изге Рух белән сугарылган Гайсә Үрдүн елгасы буеннан чүлгә китте, ћәм Рух Аны чүл буйлап йѳртте.

[2] Гайсә анда кырык кѳн буена иблис вәсвәсәсе астында булды, бернәрсә дә ашамады. Соњгы кѳннәрендә Ул ачыкты.

[3] Иблис исә Ања әйтте: – Әгәр син Аллаћы Улы булсањ: «Бу таш ипигә әйләнсен», – дип әйт.

[4] Гайсә ања болай дип җавап бирде: – Изге язмада: «Кеше икмәк белән генә яшәми», – дип язылган.

[5] Шуннан соњ иблис Гайсәне биеклеккә алып менде ћәм Ања мизгел эчендә галәмдәге барлык патшалыкларны күрсәтте.

[6] – Шушы патшалыкларныњ барысы ѳстеннән хакимлекне дә, аларныњ даннарын да сиња бирермен, – диде Ања иблис, – чѳнки боларныњ барысы да миња бирелгән ћәм мин аларны кемгә теләсәм, шуња бирә алам.

[7] Шулай итеп, миња табынсањ, барысы да Синеке булыр.

[8] Моња каршы Гайсә җавап бирде: – Изге язмада: «Раббы Аллаћыња табын, Ања гына хезмәт ит», – дип язылган.

[9] Шуннан соњ иблис Гайсәне Иерусалимга алып китте. Ул Аны Аллаћы Йортыныњ ињ биек урынына бастырды: – Әгәр дә Син Аллаћы Улы булсањ, шушы урыннан түбәнгә ташлан.

[10] Изге язмада: «Ул Үзенењ фәрештәләренә Синењ хакта кайгыртырга әмер бирер.

[11] Алар Сине күтәреп алырлар, аякларыњ ташка бәрелмәс», – дип язылган бит.

[12] Гайсә ања: – Изге язмада: «Раббы Аллаћыњны сынама», – дип язылган, – диде.

[13] Иблис, вәсвәсәсен бетергәч, икенче бер уњайлы вакытка кадәр Аныњ яныннан китте.

[14] Рухныњ кодрәте белән сугарылган Гайсә Гәлиләягә кайтты. Аныњ хакындагы хәбәр бѳтен тирә-якка таралды.

[15] Ул аларныњ гыйбадәтханәләрендә ѳйрәтте, ћәм барысы да аны мактады.

[16] Гайсә Үзе үскән шәћәргә – Насарага килде ћәм, гадәттәгечә, шимбә кѳнне гыйбадәтханәгә керде. Изге язманы укырга дип, урыныннан торгач,

[17] Ања Ишагыйя пәйгамбәрнењ язмасын бирделәр. Гайсә, кулъязма тѳргәген ачып, шундый сүзләр язылган урынны тапты:

[18] «Раббыныњ Рухы Минем ѳстемдә, Чѳнки Ул Мине майлап махсус эшкә сайлады. Ул Мине фәкыйрьләргә Яхшы хәбәрне җиткерергә, Әсирләргә – азатлык, сукырларга – күрә башлауны игълан итәргә, Җәберләнгәннәрне иреккә чыгарырга, Раббыныњ шәфкать күрсәтә торган елын хәбәр итәргә җибәрде».

[20] Гайсә, тѳргәкне җыеп, аны кире хезмәтчегә бирде дә урынына утырды. Гыйбадәтханәдәге ћәммәсенењ күзе Ања текәлде.

[21] Ул аларга: – Бүген, сез Язманы тыњлаганда, бу сүзләр тормышка ашты, – диде.

[22] Барысы да Гайсәне мактадылар ћәм, Аныњ мәрхәмәт тулы сүзләренә тањ калып: – Бу Йосыф улы түгелме соњ? – диештеләр.

[23] Гайсә аларга әйтте: – Әлбәттә, сез Миња «Табиб! Үзењне-үзењ дәвала» дигән мәкальне әйтерсез. «Кәпәрнаумда кылган эшләрењне ишеттек. Монда да, Үз шәћәрењдә дә шуларны эшлә», – диярсез.

[24] Ул дәвам итеп әйтте: – Сезгә хак сүз әйтәм: бер пәйгамбәрне дә үз илендә теләп кабул итмиләр.

[25] Бу чынлап та шулай: Ильяс пәйгамбәр кѳннәрендә ѳч ел ярым күкләр ябылып яњгыр яумады ћәм бѳтен Исраил илендә зур ачлык булды. Исраилдә тол хатыннар күп иде,

[26] ләкин Ильяс аларныњ берсе янына да түгел, ә Сидун җирендәге Сарепта шәћәрендә яшәүче бер тол хатын янына гына җибәрелде.

[27] Шулай ук, Элиша пәйгамбәр вакытында Исраилдә махау авырулылар күп булды, әмма сурияле Нагаманнан башка бер махаулы да чистарынмады.

[28] Шушы сүзләрне ишетеп, гыйбадәтханәдәге кешеләрнењ барысы да бик нык ачуланып ярсыдылар.

[29] Алар, урыннарыннан торып, Гайсәне шәћәрдән кѳчләп алып чыктылар ћәм, кыядан тѳртеп тѳшерергә уйлап, шәћәрләре салынган тауныњ чыгып торган ѳлешенә алып менделәр.

[30] Әмма Гайсә, халык арасыннан үтеп, алар яныннан китеп барды.

[31] Шуннан соњ Гайсә Гәлиләянењ Кәпәрнаум шәћәренә килде ћәм шимбә кѳнне халыкны ѳйрәтте.

[32] Аныњ ѳйрәтүенә хәйран калдылар, чѳнки Ул хакимнәрчә сѳйли иде.

[33] Гыйбадәтханәдә эчендә шакшы рух булган бер кеше кѳчле тавыш белән:

[34] – И, насаралы Гайсә, Сиња бездән нәрсә кирәк? Син безне ћәлак итәргә килдењме? Мин Синењ кем икәнењне беләм. Син – Аллаћыныњ Изгесе, – дип кычкырды.

[35] Ә Гайсә ања каты итеп боерды: – Эндәшмә, аныњ эченнән чык! Җен, теге кешене бар халык алдында егып ташлап, ања ћичбер зыян китермичә, аныњ эченнән чыкты.

[36] Барысы да тањ калып: – Нинди сүзләр бу? Ул шакшы рухларга хакимлек ћәм кодрәт белән боерык бирә ћәм алар чыгалар, – диделәр.

[37] Аныњ хакындагы хәбәр бѳтен тирә-якка таралды.

[38] Гайсә гыйбадәтханәдән Шимунныњ ѳенә барды. Шимунныњ каенанасы бик нык кызышып, авырып ята икән. Гайсәдән ања ярдәм итүен сорадылар.

[39] Ул хатын янына килде, ања таба иелеп, кызышуга чыгарга әмер бирде ћәм кызышу аны калдырды. Шимунныњ каенанасы шундук торып басты ћәм аларга табын әзерли башлады.

[40] Кояш баеган вакытта тѳрле авырулардан газап чигүче якыннары булган бар кешеләр аларны Гайсә янына алып килделәр. Ул, авыру кешеләрнењ ћәрберсе ѳстенә кулларын куеп, аларны савыктырды.

[41] Шулай ук күпләрдән: «Син Аллаћы Улы», – дип кычкыра-кычкыра җеннәр чыкты. Ә Гайсә аларны сѳйләүләреннән тыйды, чѳнки алар Аныњ Мәсих икәнлеген беләләр иде.

[42] Кѳн тугач, Гайсә, шәћәрдән чыгып, аулак урынга китте. Халык тѳркемнәре Аны эзләделәр, эзләп тапкач, янына килеп, Аны үзләре яныннан җибәрмәс ѳчен тотып калырга тырыштылар.

[43] Ләкин Ул аларга: – Мин башка шәћәрләргә дә Аллаћы Патшалыгы хакындагы Яхшы хәбәрне җиткерергә тиешмен, чѳнки Мин шуныњ ѳчен җибәрелдем, – диде.

[44] Ул яћүдләр җирендәге гыйбадәтханәләрдә Яхшы хәбәрне сѳйләп йѳрүен дәвам итте.

Лүк Бәян Иткән Яхшы Хәбәр — Chapters