Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 8:13

[1] Кињәшмәдәгеләрнењ барысы да, торып, Гайсәне Пилат янына алып килделәр.

[2] – Без бу Кешене халкыбызны аздыручы дип таптык. Ул Үзен Мәсих, Патша дип атый ћәм кайсарга салым түләүне тыя, – дип гаепли башладылар.

[3] Пилат Аннан: – Син яћүдләр Патшасымы? – дип сорады. Ул ања: – Моны син үзењ әйтәсењ, – диде.

[4] Пилат исә баш руханиларга ћәм халык тѳркеменә: – Мин бу Кешене гаепләрлек бер сәбәп тә күрмим, – диде.

[5] Әмма алар: – Ул Гәлиләядән башлады, хәзер монда да килде. Бѳтен Яћүдиядә ѳйрәтеп, Ул халыкны котырта, – дип, үз сүзләрендә нык тордылар.

[6] Пилат исә Гәлиләя дигәннәрен ишетеп: – Ул гәлиләялеме? – дип сорады.

[7] Гайсәнењ Һируд патша идарә иткән ѳлкәдән икәнен белгәч, ул Аны Һируд янына җибәрде. Ул кѳннәрдә Һируд үзе дә Иерусалимда иде.

[8] Һируд исә, Гайсәне күреп, бик шатланды, чѳнки ул Аныњ хакында ишеткәнлектән, күптәннән Аны күрәсе килеп йѳргән ћәм Ањардан нинди дә булса могҗиза күрермен дип ѳметләнгән иде.

[9] Һируд Ања күп сораулар бирде; ләкин Гайсә ања бер генә җавап та кайтармады.

[10] Шунда булган баш руханилар ћәм канунчылар исә Аны бик каты гаепләделәр.

[11] Әмма Һируд үзенењ гаскәриләре белән Гайсәне мәсхәрәләп ћәм Ањардан кѳлеп, Аны купшы киемнәргә киендереп, кире Пилат янына җибәрде.

[12] Шул кѳнне Пилат белән Һируд дуслашып киттеләр. Моња хәтле алар бер-берсенә дошман иделәр.

[13] Пилат баш руханиларны, башлыкларны ћәм халыкны җыеп,

[14] аларга әйтте: – Сез миња бу Кешене халыкны котырта дип алып килдегез; менә мин сезнењ алда аннан сорау алдым, ләкин бу Кешене сез әйткән гаепләрнењ берсендә дә гаепле дип тапмадым.

[15] Һируд та гаепле дип тапмады; чѳнки ул Аны кире безгә җибәрде. Менә шулай, Ул үлем җәзасы бирерлек ћичнәрсә дә эшләмәгән.

[16] Шулай булгач, мин Аны, җәзалап, иреккә җибәрәм. [

[17] ]

[18] Әмма барысы бер тавыштан: – Ања үлем! Ә безгә Барабны азат ит! – дип кычкыра башладылар.

[19] Бараб шәћәрдә чуалыш китереп чыгаруы ћәм кеше үтерүе ѳчен тѳрмәгә утыртылган кеше иде.

[20] Пилат, Гайсәне иреккә җибәрергә теләп, тагын аларга мѳрәҗәгать итте.

[21] Әмма алар: – Аны хачка кадакла, кадакла! – дип кычкыра бирделәр.

[22] Ул ѳченче мәртәбә аларга әйтте: – Ул нинди явызлык эшләгән соњ? Мин Ањарда үлем җәзасы бирерлек ћичнинди гаеп тапмадым; шулай итеп, мин Аны, җәзалап, иреккә җибәрәм.

[23] Ләкин халык тѳркеме тагын да катырак тавыш белән Аныњ хачка кадаклануын таләп иттеләр; ћәм ахыр чиктә үз дигәннәренә ирештеләр.

[24] Пилат, алар теләгәнчә булсын, дигән карар кылды.

[25] Чуалыш китереп чыгарган ћәм кеше үтергән ѳчен тѳрмәгә утыртылганны, алар сораганча, азат итте; ә инде Гайсәне аларныњ ихтыярына тапшырды.

[26] Гаскәриләр Аны алып барганда, кырдан кайтып килүче күриниле Шимун атлы бер кешене туктаттылар да, хачны аныњ җилкәсенә салып, Гайсә артыннан алып барырга куштылар.

[27] Артыннан күп санлы халык тѳркеме, шулай ук, Аны кызганып, үкереп елый-елый, хатын-кызлар да барды.

[28] Гайсә исә борылып аларга әйтте: – Әй, Иерусалим хатын-кызлары! Минем ѳчен еламагыз, бәлки үзегез ћәм балаларыгыз ѳчен елагыз.

[29] Чѳнки килер кѳннәр ћәм: «Кысыр хатыннар, әле бала тудырмаган карыннар ћәм бала имезмәгән имчәкләр бәхетле!» – дип әйтерләр.

[30] Шул кѳннәрдә кешеләр тауларга: «Безнењ ѳскә авыгыз!», калкулыкларга: «Безне каплагыз!» – дип әйтерләр.

[31] Чѳнки яшелләнеп үсеп утырган агач белән моны эшлиләр икән, корыган агач белән нәрсә булыр соњ?

[32] Гайсә белән бергә ике җинаятьчене дә җәзалап үтерергә алып бардылар.

[33] Баш сѳяге дип аталган урынга җиткәч, Аны ћәм шул җинаятьчеләрне дә – берсен Аныњ уњ ягына, ә икенчесен сул ягына – хачка кадакладылар. [

[34] Гайсә исә әйтте: – Йа, Ата! Аларны кичер, чѳнки алар нәрсә эшләүләрен белмиләр.] Гаскәриләр исә, жирәбә салышып, Аныњ киемнәрен бүлештеләр.

[35] Халык моны карап торды. Башлыклар да Гайсәдән мыскыллап кѳлделәр ћәм: – Ул башкаларны коткарды! Әгәр Ул Аллаћы тарафыннан сайланган Мәсих булса, Үзен-үзе коткарсын! – диделәр.

[36] Гаскәриләр дә, Ања якын килеп ћәм шәраб серкәсе тәкъдим итеп, Аны мыскыл иттеләр

[37] ћәм: – Син яћүдләр Патшасы булсањ, Үзењне-үзењ коткар! – диделәр.

[38] Аныњ баш ѳстенә хачка: «Бу – яћүдләр Патшасы», – дип язылган язу беркетелгән иде.

[39] Хачка асып куелган җинаятьчеләрнењ берсе, Аны хурлап: – Син Мәсих түгелме соњ? Шулай булса, Үзењне дә, безне дә коткар! – диде.

[40] Икенчесе исә: – Син үзењ Аныњ кебек үк хѳкем ителгән, әллә син Аллаћыдан да курыкмыйсыњмы? – дип, тегене тыйды.

[41] – Безне гадел хѳкем иттеләр, чѳнки кылган эшләребезгә карата тиешлесен алдык; ә Ул ћичбер начарлык эшләмәде, – диде.

[42] Һәм Гайсәгә: – Гайсә, Үзењнењ Патшалыгыња кергәч, мине искә ал, – диде.

[43] Гайсә ања: – Хак сүз әйтәм: бүген үк син Минем белән бергә җәннәттә булачаксыњ.

[44] Инде кѳн урталары иде. Шул вакыт кояш яктыртмый башлады, бѳтен җир ѳстен карањгылык каплап алды, ћәм кѳндезге ѳчкә кадәр шулай булды. Ә Аллаћы Йортындагы пәрдә урталай ертылды.

[46] Гайсә каты тавыш белән: – Ата! Мин рухымны Синењ кулыња тапшырам, – дип кычкырды ћәм шуны әйткәннән соњ җан бирде.

[47] Бу вакыйганы күреп торган йѳзбашы Аллаћыны данлап: – Чыннан да бу Кеше тәкъва булган икән, – диде.

[48] Моны карарга җыелган бѳтен кеше, булган вакыйганы күргәннән соњ, күкрәкләренә суга-суга, кайгырып ѳйләренә кайтып киттеләр.

[49] Ә Гайсәнењ бар дуслары, шулай ук Ања ияреп Гәлиләядән килгән хатыннар да бу хәлне ерактан карап тордылар.

[50] Югары кињәшмәдә Яћүдия җирендәге Ариматай шәћәреннән Йосыф исемле бер кеше бар иде. Ул, Кињәшмә әгъзасы булса да, анда чыгарылган карарны ћәм бу эшне хупламады. Ул игелекле ћәм тәкъва булып, Аллаћы Патшалыгы килүен кѳтә иде.

[52] Йосыф, Пилат янына барып, Гайсәнењ гәүдәсен бирүен сорады.

[53] Ул, гәүдәне хачтан алды ћәм, җитен тукымага тѳреп, таш тауны тишеп ясалган бер кабергә салды. Моња кадәр анда әле ћичкем дә салынмаган була.

[54] Бу – бәйрәмгә әзерләнә торган җомга кѳн иде, инде тиздән шимбә кѳн башланасы иде.

[55] Гайсә белән Гәлиләядән килгән хатыннар Йосыф артыннан бардылар, каберне ћәм Гайсәнењ гәүдәсен ничек итеп кабергә куйганнарын карап тордылар.

[56] Шуннан соњ алар, ѳйләренә кайтып, Гайсәнењ гәүдәсенә сѳртү ѳчен бәлзәм ћәм хуш исле майлар әзерләделәр; ћәм Муса канунында кушылганча, шимбә кѳнне ял иттеләр.

Лүк Бәян Иткән Яхшы Хәбәр — Chapters