Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 6:02

[1] Гайсә Үз шәкертләренә, ћәрвакыт күњелне тѳшермичә дога кылырга кирәклеген күрсәтү ѳчен, гыйбрәтле хикәя сѳйләде:

[2] – Бер шәћәрдә Аллаћыдан курыкмаучы ћәм кешеләрне ихтирам итмәүче бер хаким булган.

[3] Шул ук шәћәрдә бер тол хатын яшәгән ћәм ул, хаким янына йѳреп: «Мине дошманымнан яклачы», – дип әйтә торган булган.

[4] Әмма хаким озак вакыт тол хатынныњ дәгъвәсен хәл итәргә теләмәгән. Ә аннары болай дип уйлаган: «Мин Аллаћыдан курыкмасам да, кешеләрне ихтирам итмәсәм дә,

[5] бу тол хатын миња тынгылык бирмәгәнгә күрә, аныњ дәгъвасын хәл итим, мине башка ялыктырып йѳрмәсен».

[6] Һәм Раббы әйтте: – Гадел булмаган хакимнењ нәрсә әйткәнен ишетәсезме?

[7] Кѳне-тѳне Үзен ярдәмгә чакыручы Үзе сайлаганнарны Аллаћы якламасмыни? Ул түзеп тора алырмы?

[8] Сезгә әйтәм: Ул тоткарланмас, яклар. Әмма Адәм Улы килгәч, җирдә иман табар микән?

[9] Гайсә үзләрен тәкъва дип хисаплаучы ћәм башкаларны түбәнсетүче кайберәүләргә бу гыйбрәтле хикәяне сѳйләде:

[10] – Ике кеше дога кылу ѳчен Аллаћы Йортына кергән: берсе фарисей, ә икенчесе салым җыючы булган.

[11] Фарисей, торып, болай дип дога кылган: «Йа Аллаћы! Мин моныњ ѳчен Сиња рәхмәт белдерәм: мин башкалар кебек талаучы да, алдакчы да, зина кылучы да, яки менә бу салым җыючы кебек тә түгел.

[12] Атнага ике тапкыр ураза тотам, табышымныњ унынчы ѳлешен Сиња бирәм».

[13] Салым җыючы исә читтәрәк басып торган ћәм күзләрен күтәреп күккә карарга да батырчылык итмәгән; әмма күкрәгенә суга-суга: «Йа Аллаћы! Мин гѳнаћлыга мәрхәмәтле бул!» – дигән.

[14] Сезгә әйтәм: тегесе түгел, бәлки монысы Аллаћы алдында акланган хәлдә үз ѳенә кайтып киткән; чѳнки, үзен-үзе күтәрүче ћәркем түбәнсетелер; ә үзен-үзе түбәнсетүче күтәрелер.

[15] Кайбер кешеләр, фатихалау ѳчен Гайсә кулларын куйсын дип, Аныњ янына яшь балаларны да алып килделәр. Шәкертләре исә, моны күреп, аларны шелтәләделәр.

[16] Ә Гайсә балаларны Үзе янына чакырып әйтте: – Балаларга Минем янга килергә ирек бирегез, аларга комачауламагыз, чѳнки Аллаћы Патшалыгы менә шундыйларныкы.

[17] Сезгә хак сүз әйтәм: Аллаћы Патшалыгын балалар кебек кабул итмәгән кеше анда кермәячәк.

[18] Башлыкларныњ берсе Гайсәдән: – Игелекле Остаз! Мәњгелек тормышны мирас итеп алу ѳчен миња нәрсә эшләргә кирәк? – дип сорады.

[19] Гайсә ања әйтте: – Нигә син Мине игелекле дип атыйсыњ? Бер Аллаћыдан башка ћичкем дә игелекле түгел.

[20] Аныњ әмерләрен беләсењ: зина кылма, кеше үтермә, урлама, ялган шаћитлек бирмә, атањны ћәм анањны хѳрмәт ит.

[21] Ә башлык әйтте: – Мин боларныњ барысын да яшьтән үк үтәп килдем.

[22] Моны ишеткәч, Гайсә ања әйтте: – Сиња әле бер нәрсә җитми: нәрсәњ бар, барысын да сат ћәм фәкыйрьләргә ѳләш, шулай эшләсәњ, күктәге хәзинәгә ия булырсыњ. Аннары яныма кил дә Миња ияр.

[23] Ул исә, моны ишеткәч, кайгы-хәсрәткә тѳште, чѳнки бик бай иде.

[24] Гайсә, моны күреп, әйтте: – Байлыгы булганнарга Аллаћы Патшалыгына керү ничек кыен!

[25] Бай кешегә Аллаћы Патшалыгына керүгә караганда, дѳягә энә күзе аша үтү җињелрәк.

[26] Моны ишетүчеләр: – Алай булгач, кем генә котыла алыр соњ? – дип сорадылар.

[27] Ул әйтте: – Кешеләргә мѳмкин булмаган Аллаћыга мѳмкин.

[28] Петер исә әйтте: – Менә без, булган нәрсәләребезнењ бѳтенесен калдырып, Сиња иярдек.

[29] Ул аларга болай диде: – Сезгә хак сүз әйтәм: Аллаћы Патшалыгы хакына йортын яки хатынын, агай-энеләрен, ата-анасын яки балаларын калдырган ћәркем,

[30] хәзерге вакытта күп тапкырга артыграк, киләчәк дѳньяда исә мәњгелек тормыш алачак.

[31] Гайсә, унике шәкертен янына чакырып алып, аларга әйтте: – Без Иерусалимга менеп барабыз, ћәм пәйгамбәрләр тарафыннан Адәм Улы хакында язылганнарныњ барысы да тормышка ашачак.

[32] Аны мәҗүсиләр кулына тапшырачаклар, алар Аны мыскыллаячаклар, хурлаячаклар ћәм Ања тѳкерәчәкләр;

[33] Аны камчылаячаклар ћәм үтерәчәкләр. Ә ѳченче кѳндә Ул үледән терелеп торачак.

[34] Әмма шәкертләр бу сүзләрдән бернәрсә дә ањламадылар; алар ѳчен бу сүзләрнењ мәгънәсе яшерен иде, ћәм алар әйтелгәннәргә тѳшенмәделәр.

[35] Гайсә Әрихәгә якынлашып килгәндә, бер сукыр юл буенда хәер сорашып утыра иде.

[36] Ул, яныннан күп кешеләр үтеп баруын ишетеп: – Бу ни бу? – дип сорады.

[37] Алар ања: – Насаралы Гайсә үтеп бара, – диделәр.

[38] Шунда ул: – Давыт Улы Гайсә! Кызган мине! – дип кычкырып җибәрде.

[39] Алдан баручылар ања дәшмәскә куштылар; әмма ул тагын да катырак итеп: – Давыт Улы! Кызган мине! – дип кычкырды.

[40] Гайсә, туктап, аны Үз янына китерергә кушты. Сукыр Аныњ янына килгәч, Ул аннан:

[41] – Син Миннән нәрсә телисењ? – дип сорады. Ул Ања: – Әфәнде! Күзләрем күрсен иде, – диде.

[42] Гайсә ања: – Күзләрењ күрсен! Сине ышануыњ савыктырды, – диде.

[43] Ул шундук күрә башлады ћәм, Аллаћыны данлап, Гайсәгә ияреп китте. Андагы кешеләр, моны күреп, Аллаћыны данладылар.

Лүк Бәян Иткән Яхшы Хәбәр — Chapters