[1] Гайсә Үзенењ шәкертләренә әйтте: – Бер байныњ хуҗалыгы белән идарә итүчесе булган. Аныњ хакында байга: «Милкењне туздырып бетерә», – дип килеп әйткәннәр.
[2] Бай аны чакырып: «Мин синењ хакта нәрсә ишетәм? Үзењнењ идарәњ хакында хисап бир, чѳнки моннан ары син минем хуҗалыгым белән идарә итә алмыйсыњ», – дигән.
[3] Шунда идарә итүче: «Инде нәрсә эшләргә? Хуҗам мине идарә эшеннән азат итә. Җир казырга кѳчем юк, хәер сорашырга оялам.
[4] Хуҗалык белән идарә итү эшеннән чыгарылгач, кешеләр мине үз йортларына кабул итсеннәр ѳчен, хәзер нәрсә эшләргә кирәген беләм», – дип уйлаган.
[5] Шуннан ул, хуҗасына бурычлары булган кешеләрне бер-бер артлы чакырып, беренчесеннән: «Минем хуҗама синењ күпме бурычыњ бар?» – дип сораган.
[6] Теге ања: «Йѳз үлчәү май тиешмен», – дигән. Идарә итүче ања: «Бурыч кәгазењне ал да, тиз генә утырып, илле үлчәү, дип яз», – дигән.
[7] Аннары икенчесеннән: «Ә синењ күпме бурычыњ бар?» – дип сораган. Ул ања: «Мењ үлчәү бодай», – дигән. Идарә итүче: «Бурыч кәгазењне ал да, сигез йѳз үлчәү, дип яз», – дигән.
[8] Ә хуҗа намуссыз идарәчене тапкырлыгы ѳчен мактаган. Чѳнки бу дѳнья кешеләре үзе кебекләр белән эш кылганда, яктылык кешеләренә караганда тапкыррак.
[9] Сезгә әйтәм: җирдәге байлык белән үзегезгә дуслар булдырыгыз. Шулай эшләсәгез, байлык беткәч, мәњгелек яшәү урынына кабул ителерсез.
[10] Кечкенә нәрсәдә ышанычлы булган зур нәрсәдә дә ышанычлы булыр, ә кечкенә генә нәрсәдә ышанычсыз булган зур нәрсәдә дә ышанычсыз булыр.
[11] Шулай итеп, сез җирдәге байлык белән ышанычлы эш йѳртмисез икән, чын байлыкны сезгә кем әманәт итәр?
[12] Әгәр дә сез башкалар милке белән ышанычлы эш итмисез икән, үзегезнекен сезгә кем бирер?
[13] Берәү дә ике хуҗага хезмәт итә алмас: берсен яратмас, ә икенчесен яратыр; берсенә тугры булыр, ә икенчесен санга сукмас. Аллаћыга да, байлыкка да берьюлы хезмәт итә алмассыз.
[14] Фарисейләр боларныњ барысын да ишеттеләр ћәм үзләре акча яратканлыктан, Гайсәдән мыскыл итеп кѳлештеләр.
[15] Ул аларга әйтте: – Сез кешеләр алдында үзегезне яхшы итеп күрсәтәсез, әмма Аллаћы сезнењ күњелегезне белә; кешеләр югары бәя биргән нәрсә – Аллаћы каршында җирәнгеч.
[16] Муса кануныныњ ћәм пәйгамбәрләрнењ заманы Яхъя пәйгамбәр килгәнгә кадәр булды; шуннан бирле Аллаћы Патшалыгы хакында Яхшы хәбәр таратыла, ћәм ћәркем анда бик зур тырышлык куеп керә.
[17] Әмма күк ћәм җир бетсә дә, канунныњ бер генә сызыгы да юкка чыкмаячак.
[18] Үз хатынын аерып, башка хатынга ѳйләнүче ћәркем зина кыла; ћәм иреннән аерылган хатынга ѳйләнүче дә зина кыла.
[19] – Кайчандыр бер бай булган. Ул бик кыйммәтле киемнәр генә кигән ћәм ћәр кѳнне зиннәтле мәҗлесләр үткәргән.
[20] Ә аныњ капка тѳбендә бѳтен тәне җәрәхәтләр белән капланган Лазар исемле бер фәкыйрь ята икән.
[21] Ул бай табыныннан тѳшкән сынык-саныклар белән тукланырга теләгән. Хәтта янына этләр килеп, аныњ җәрәхәтләрен ялыйлар икән.
[22] Кѳннәрдән беркѳнне фәкыйрь вафат булган ћәм фәрештәләр аны Ибраћим янына илткәннәр; бай да үлгән, аны күмгәннәр.
[23] Бай тәмугта газап чиккән вакытта, башын күтәреп караган ћәм еракта Ибраћимны, аныњ янында Лазарны күргән.
[24] Шунда кычкырып: «Ибраћим атам, миња шәфкать күрсәтче, Лазарны яныма җибәрче, ул бармак башын суга чылатып, минем телемне суытсын иде, чѳнки мин бу ялкында бик каты газап чигәм», – дигән.
[25] Әмма Ибраћим ања әйткән: «Углым! Исењә тѳшер, син тормышыњда бар рәхәтне татыдыњ инде, ә Лазар михнәт чикте; хәзер исә ул монда юаныч күрә, ә син газап чигәсењ.
[26] Моннан тыш, безнењ белән сезнењ арада зур упкын бар, шунлыктан моннан сезнењ якка чыгарга теләүче чыга алмас, сезнењ яктан да бу якка беркем дә чыга алмас».
[27] Бай исә әйткән: «Атам, алайса, зинћар ѳчен, Лазарны атам йортына җибәрче,
[28] чѳнки минем биш туганым бар: ул аларны кисәтсен, алар да бу газаплану урынына эләкмәсеннәр иде».
[29] Ибраћим ања әйткән: «Аларда Муса ћәм пәйгамбәрләр бар; шуларны тыњласыннар».
[30] Бай исә әйткән: «Юк, Ибраћим атам. Ә менә үлгәннәрдән берәү терелеп, алар янына барса, тәүбә итәрләр иде».
[31] Ә Ибраћим ања әйткән: «Алар Мусаны ћәм пәйгамбәрләрне тыњламыйлар икән, хәтта, берәү үледән терелсә дә ышанмаслар».