[1] Бервакыт Гайсә бер урында дога кылды. Ул дога кылып бетергәннән соњ, шәкертләренењ берсе Ања: – Раббым! Яхъя үзенењ шәкертләрен ѳйрәткән кебек, безне дога кылырга ѳйрәтче, – диде.
[2] Ул аларга: – Дога кылганда болай дип әйтегез: «Атабыз! Исемењ, изге дип, икърар ителсен; Синењ Патшалыгыњ килсен.
[3] Кѳндәлек икмәгебезне безгә кѳн саен бир.
[4] Безнењ гѳнаћларыбызны кичер, чѳнки без дә үзебезгә явызлык кылучы ћәркемне кичерәбез; Һәм безне сынауга дучар итмә», – дип әйтте.
[5] Аннары Гайсә шәкертләренә әйтте: – Әйтик, сезнењ берегез тѳн уртасында дусты янына барып, ања: «Әй дустым, бурычка ѳч ипи биреп торчы,
[6] чѳнки узып барышлый миња бер дустым килеп керде, ә минем аныњ алдына табынга куярга бернәрсәм дә юк», – дип әйтер.
[7] Ә ул ѳй эченнән: «Борчып йѳрмә әле, инде ишекләр бикле, балаларым да минем белән ятакта; урыннан торып, син сораганны бирә алмыйм», – дияр.
[8] Мин сезгә шуны әйтәм: ул дуслык хакына гына торып, икмәкне бирмәсә дә, инде тегенењ үз дигәнендә нык торуы сәбәпле, ања нәрсә кирәк булса, шуларныњ барысын да бирер.
[9] Шулай булгач сезгә әйтәм: сорагыз – сезгә бирерләр; эзләгез – табарсыз; шакыгыз, ћәм сезгә ачарлар.
[10] Чѳнки ћәр сораучы ала, эзләүче таба, ћәм шакучыга ачарлар.
[11] Сезнењ арагызда кайсы да булса ата балык сораган улына елан бирерме?
[12] Яки күкәй сораса, чаян бирерме?
[13] Шулай итеп, сез явыз кеше булып та, балаларыгызга яхшы нәрсәләр бирә беләсез икән, күктәге Ата Үзеннән сораучыларга Изге Рухны бигрәк тә бирәчәк.
[14] Гайсә бер телсез кешенењ эченнән җенне куып чыгарды. Җен чыкканнан соњ телсез кеше сѳйләшә башлады, халык моња хәйран калды.
[15] Аларныњ кайберләре исә: – Ул җеннәрне җеннәр башлыгы Белзебул кѳче белән куып чыгара, – диделәр.
[16] Ә башкалары, Гайсәне сынарга теләп, Аныњ күктән берәр илаћи билге күрсәтүен таләп иттеләр.
[17] Әмма Ул, аларныњ уйларын белеп, халыкка әйтте: – Үз эчендә бүлгәләнгән ћәр патшалык җимерелер; ћәм үз эчендә бүлгәләнгән гаилә дә таркалыр.
[18] Ә шайтан патшалыгы бер-берсенә каршы ѳлешләргә таркалса, ул ничек тора алыр? Мин моны шуња әйтәм, чѳнки сез Миња: «Җеннәрне Белзебул кѳче белән куып чыгарасыњ», – дисез.
[19] Мин җеннәрне Белзебул кѳче белән куып чыгарам икән, сезнењ иярченнәрегез кемнењ кѳче белән куып чыгара соњ? Шунлыктан, сезнењ хаклы булмавыгызны алар үзләре күрсәтерләр.
[20] Ә инде Мин җеннәрне Аллаћы кѳче белән куып чыгарам икән, димәк, Аллаћы Патшалыгы сезгә инде килеп җитте.
[21] Кѳчле кеше үз йортын корал белән саклаган вакытта, аныњ милке иминлектә булыр.
[22] Ә инде аннан кѳчлерәк берәү, ања ћѳҗүм итеп, аны җињсә, аныњ таянычы булган коралын тартып алыр, ћәм ањардан талап алганнарны бүләр.
[23] Кем Минем белән түгел, ул Миња каршы; кем Минем белән җыймый, ул тарката.
[24] – Шакшы рух, кеше эченнән чыкканнан соњ, сусыз урыннарда үзенә сыеныр урын эзләп йѳри; ћәм таба алмагач: «Элекке йортыма әйләнеп кайтыйм әле», – ди.
[25] Кире кайткач, ул аны себерелгән ћәм җыештырылган хәлдә таба.
[26] Аннары ул үзеннән дә явызрак җиде рухны ияртеп кайта, ћәм алар шунда яши башлыйлар. Һәм ул кешегә элеккегә караганда да начаррак була.
[27] Гайсә моны сѳйләгән чакта, халык арасыннан бер хатын, тавышын күтәрә тѳшеп, Ања: – Сине күтәреп йѳргән карын ћәм Сине имезгән имчәкләр бәхет-сәгадәтле! – диде.
[28] Ә Ул әйтте: – Әмма Аллаћы сүзен тыњлаучылар ћәм аны үтәүчеләр сәгадәтлерәк!
[29] Гайсә тирәсенә кешеләр тагын да күбрәк җыелган вакытта, Ул сѳйли башлады: – Бу буын кешеләре – явыз; алар илаћи билгеләр таләп итә, әмма аларга Юныс галәмәтеннән башка билге бирелмәс.
[30] Юныс Нинәви кешеләренә галәмәт булган кебек, Адәм Улы да бу буын ѳчен галәмәт булыр.
[31] Кѳньякныњ патшабикәсе кыямәт кѳнендә, бу буын кешеләре белән бергә торып, аларны гаепләячәк, чѳнки ул Сѳләйман патшаныњ зирәк сүзләрен тыњлау ѳчен җир читеннән килгән; ә Мондагы – Сѳләйманнан бѳегрәк.
[32] Нинәвилеләр кыямәт кѳнендә бу буын кешеләре белән бергә торып, аны гаепләячәкләр, чѳнки алар Юныс пәйгамбәрнењ вәгазен ишетеп тәүбә иткәннәр; ә Мондагы – Юныстан бѳегрәк.
[33] Беркем дә, шәм яндырып, аны яшерен урынга [яки чүлмәк астына] куймый, бәлки, керүчеләр яктылыкны күрсен ѳчен, шәмдәлгә утырта.
[34] Тәнењнењ яктырткычы – күзләрењ. Күзләрењ яхшы булса, бѳтен тәнењ дә якты була; ә инде күзләрењ начар булса, тәнењ дә карањгы була.
[35] Шуња күрә, синењ эчењдәге яктылык карањгылык булмасын.
[36] Ә инде синењ бѳтен тәнењ якты ћәм анда бер генә дә карањгы ѳлеш юк икән, яктырткыч нурлары сине яктырткан кебек, тәнењ дә шулай якты булыр.
[37] Гайсә сѳйләп бетергәннән соњ, бер фарисей Аны ѳенә ашка чакырды; Гайсә, ѳйгә кереп, ѳстәл артына утырды.
[38] Фарисей исә, Аныњ ашар алдыннан юынмавын күреп, гаҗәпкә калды.
[39] Әмма Раббы ања әйтте: – Әйе, сез, фарисейләр, савыт-сабагызныњ тышкы ягын чистартасыз, ә үзегезнењ эчегез комсызлык ћәм явызлык белән тулы.
[40] Ахмаклар! Тышкы якны тудырган Аллаћы эчке якны да тудырган түгелме соњ?
[41] Савыт-сабаларыгызда булганны фәкыйрьләргә ѳләшегез; шул чакта сезнењ ѳчен ћәрнәрсә пакь булыр.
[42] Кайгы сезгә, фарисейләр, сез бѳтнекнењ, рутаныњ ћәм ћәртѳрле яшелчәнењ уннан бер ѳлешен бирәсез, ә гаделлеккә ћәм Аллаћыны яратуга игътибар бирмисез; менә боларны үтәргә ћәм канунныњ калган ѳлешләрен дә калдырмаска кирәк иде.
[43] Кайгы сезгә, фарисейләр, сез гыйбадәтханәләрдә ињ яхшы урыннарда утыруны ћәм җыелыш мәйданнарында үзегезне ихтирам итеп сәламләүне яратасыз.
[44] Кайгы сезгә, чѳнки сез – кешеләр белмичә таптап йѳри торган билгесез каберләр тѳсле.
[45] Моња карата канунчыларныњ берсе: – Остаз! Бу сүзләрењ белән Син безне дә мыскыл итәсењ, – диде.
[46] Әмма Гайсә әйтте: – Сезгә дә, канунчылар, кайгы, сез кешеләр ѳстенә күтәреп йѳрергә авыр булган йѳкләр саласыз, ә үзегез ул йѳкләргә хәтта бер бармагыгыз белән дә кагылмыйсыз.
[47] Кайгы сезгә, чѳнки сез пәйгамбәрләргә кабер ћәйкәлләре куясыз. Ә бит нәкъ менә ул пәйгамбәрләрне сезнењ ата-бабаларыгыз үтергән.
[48] Моныњ белән сез ата-бабаларыгыз кылган эшләр белән килешүегезне күрсәтәсез; алар пәйгамбәрләрне үтергәннәр, ә сез аларга кабер ћәйкәлләре куясыз.
[49] Шуныњ ѳчен Аллаћыныњ Зирәклеге әйткән: «Мин аларга пәйгамбәрләр вә рәсүлләр җибәрәм, аларныњ кайберләрен үтерерләр, ә кайберләрен эзәрлекләрләр».
[50] Шуња күрә дѳнья яратылганнан бирле барлык пәйгамбәрләрнењ түгелгән каны ѳчен бу буын кешеләре хѳкем ителәчәк,
[51] Һабил каныннан башлап, корбан китерү урыны белән Изге йорт арасында үтерелгән Зәкәриянењ канына кадәр. Әйе, сезгә әйтәм, бу буын кешеләре хѳкем ителәчәк.
[52] Кайгы сезгә, канунчылар, чѳнки сез белем ачкычын үзегезгә алдыгыз: үзегез дә кермәдегез, керергә теләүчеләргә дә комачауладыгыз.
[53] Гайсә фарисей ѳеннән чыккач, канунчылар ћәм фарисейләр, тәнкыйтьләп, Ања күп санлы сораулар белән ћѳҗүм итә башладылар.
[54] Алар, Гайсәне тозакка эләктерергә теләп, Ул әйткән сүзләрдән гаеп эзләделәр.